Албит » Көндәлек » АК КАЛФАГЫМ ТӨШЕРДЕМ КУЛДАН
8/04/2017

АК КАЛФАГЫМ ТӨШЕРДЕМ КУЛДАН

Премьера белән!
Гаҗәеп куелыш. Актерлар уйнавы. Кайбер актерларның кечкенә генә роль белән дә спектакльнең ахырына кадәр сәхнәдә утыруы да аерым осталык сорый.
Ап-ачык әйтелгән мәгънә, тамашачыга уйларга да бирмичә, алдан ук мәгънәне әйтеп кую, мораль әйтү ошамаса да, халыкка шулай кирәктер.

Аерым ошаган урыннарга тукталыйм әле сезне кызыктырып.

Сәхнәдәге операторлар телекүпердә катнашучыларны зур һәм кечкенә экраннарга күрсәтеп баралар. Ул камералар ярдәмендә артистлар йөзен, мимика, эмоцияләрен якыннан күрү — үзе бер ләззәт.

Кинохроника сыйфатында төшерелгән видео — Эмиль Талипов белән Илнур Закиров. Ихлас! Чын! Илшат Рәхимбай оста инде.

Искәндәр Хәйруллин — чебен ролен башкарырга туры килсә дә, үзенә, героена гашыйк итә алучы артист. Тавышның төрле ноталары, хәрәкәтләре генә  түгел, күз карашы да уйный аның.

Люция Хәмитова — аңа каравы рәхәт. Чибәр, яшь кала бирүен кара син! Күзенә тулы бер галәм сыйган бит аның.
Рузия Мотыйгуллина героинясының «Татарга да тылмач кирәк хәзер!» дигән сүзеннән әллә көљергә, әллә еларга инде…

Ләйсән Фәйзуллина героинясыннан рәхәтләнеп көлдек.

Залда күнегелгән телефон шалтыраулар, йөткерү-төчкерү кыштырдау юк иде. Халык сәхнәгә кереп китеп, үткәнен айкый сыман иде.

Спектакльнең иң үтемле өлешләре — музыкаль бизәлеше. Фин татарлары җыры, Төркия татарлары җырлавы — моң-зар тулы җырлар…
Лирик чигенеш ясыйм әле. Мин АКШта булганда, андагы яңа танышым-музыкантка татар көйләрен, җырларын тыңларга биргән идем. Тыңлады-тыңлады да: «Карале, ничә җыр тыңлаттың, салмак җыр булсынмы, тиз шаян җыр булсынмы бөтенесе минор ачкычта язылга бит. Бигрәк моңлы халык икән сез», — диде…

Ак калфакның каралган чагы… Кешеләр язмышы. Кешелекнең язмышы. Күздән бәреп яшь ага.

Сәхифә: Көндәлек

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Декабрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Ноя    
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Рәсемнәр

svadba arbuz zeleniy-kot 1_0 t3 ej2

Сандык