Албит » Көндәлек » Карбыз-кавыннар
28/07/2010

Карбыз-кавыннар

Бүген эштә менә мондый салатлар ясадык. Журналыбызның август санында мастер-классын күрә алырсыз. Ә мин аның язмасын  монда хәзер урнаштыра торыйм әле?

Кадерле кунакка җиләк салатлары

Кирәк:

— карбыз яки кавын;

— җиләк-җимешләр (төче чия, йөзем кебек баллылары да, нектарин, шәфталу, кара карлыган, бөрлегән кебек әчкелтемнәре дә булсын);

— агач таякчыклар;

— бау, карандаш.

Карбыздан «кәрзин» ясыйбыз. Моның өчен карбыз төбен юка гына итеп кисеп алабыз һәм шул ягы белән утыртып куябыз. Өстен турылап кисәр өчен, карбызны бау белән бәйләп бау урынын карандаш белән сызып чыгабыз. Шул юл буйлап кисеп, карбыз капкачын ачабыз. Карбыз кырыйларын сырлап кисәбез. (Кавын капкачын баусыз да тигез итеп кисәргә була.)

Карбызның кисеп алынган капкачыннан «кәрзин» тоткасы ясыйбыз. Тотканы утырту өчен карбыз эчендә уемнар кисеп алабыз. Тоткабыз нык торсын дип аны җиләк белән бизәлгән таякчыклар ярдәмендә беркетәбез.

Карбыз эчен кисеп алып турыйбыз да, «кәрзин»не туралган карбыз белән тутырабыз, өстенә виноград, кара карлыган, бөрлегән, төче чия таратабыз. «Кәрзин» кырыйларына җиләкләр тезелгән таякчыклар кадап чыгабыз.

Кавын «кәрзине»нә исә туралган кавын, нектарин салып, өстенә шулай ук әчкелтем җиләкләр өстибез.

карбыз-кавыннар

2 комментария

  • Rail— 08.08.2010 21:42

    ням ням!

    Reply

  • Sombel— 08.08.2010 22:07

    🙂 бик кызык комментарий :):)

    Reply

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

dsc01386 _5 busy3 1_0 SONY DSC 6_2

Сандык