Албит » Көндәлек » КАМАЛ ТЕАТРЫНДА “ЯҢА ТАТАР ПЬЕСАСЫ-2017” КОНКУРСЫНДА КАТНАШУЧЫ ЯШЬ ДРАМАТУРГЛАРНЫҢ ПЬЕСАЛАРЫН УКУ УЗА
7/11/2017

КАМАЛ ТЕАТРЫНДА “ЯҢА ТАТАР ПЬЕСАСЫ-2017” КОНКУРСЫНДА КАТНАШУЧЫ ЯШЬ ДРАМАТУРГЛАРНЫҢ ПЬЕСАЛАРЫН УКУ УЗА

DSC_9668_resize

2017 елның 6, 7 һәм 8 декабрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә “Яңа татар пьесасы-2017” конкурсы һәм лабораториясенең өченче этабына узган яшь драматургларның пьесаларын уку уза. Пьесалар режиссерлар җитәкчелегендә профессиональ актерлар тарафыннан укылачак.

Өченче этапка узучы яшь драматурглар исемлеге:

1.      Сөмбел Гаффарова

2.      Гүзәл Сәгыйтова

3.      Рәдиф Кашапов

 

4.      Энҗе Гыйззәтова

5.      Алинә Бикмуллина

6.      Миләүшә Имамназарова

7.      Алсу Газтдинова

Исегезгә төшерәбез, быел “Яңа татар пьесасы-2017” конкурсы беренче тапкыр лаборатория форматында уза. Моңа кадәр яшь драматурглар лабораториясенең беренче ике этабы: иҗади белем алу һәм пьесалар язу этаплары узды.

“Яңа татар пьесасы-2017” лабораториясе һәм конкурсы яшь талантлы авторларны ачыклау максаты белән үткәрелә. Конкурсны һәм лабораторияне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге,  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты.

чыганак: https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/media/news/kamal-teatrando-aa-tatars-plessy-2017-konkursanta-cataluca-iasi-dramaturgically-pasalary-ucu-uga/?lang=tat

 
Сәхифә: Көндәлек

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Июнь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Апр    
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

leysan garnitur 5_0 chess t11 RCQsGUhvFIU

Сандык