Албит » Көндәлек » Истанбулда Садри Максуди Арсал искә алына
23/02/2017

Истанбулда Садри Максуди Арсал искә алына

Күренекле хокук белгече, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди Арсалның үлеменә 60 ел тулу мөнәсәбәте белән иртәгә Истанбул университетында искә алу җыены үткәрелә. Чара мәрхүм галимнең оныклары Гөнүл Пултар һәм Гөлнур Учокның инициативасы белән Истанбул университеты Хокук тарихын өйрәнү үзәге тарафыннан оештырылган.

Картинки по запросу site:tatar-inform.tatar Максуди

Җыенда Садри Максуди Арсалның хезмәтләре буенча фәнни тикшеренүләр алып барган төрек галимнәре доклад белән чыгачак. Шулай ук Россия Федерациясе Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әлфинә Сибгатуллинаның да чыгыш ясавы көтелә.

Искә алу чарасына Татарстан исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев катнаша.

Программа кысаларында Садри Максуди Арсалның тормышы һәм хезмәт юлына багышланган рәсем күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.

Искә алу җыенын мәрхүм галимнең оныгы Али Вахит Турһан алып барачак.

Мәгълүмат өчен. Күпләргә билгеле булганча, Садри Максуди Арсал 1878 елда Казанга ерак булмаган Ташсу авылында дөньяга килә. 1901 елда Казандагы Рус укытучылар мәктәбен бетергәннән соң Париждагы атаклы Сорбонна университетында юриспруденция факультетында белем ала. 1906 елда кулына югары белем дипломы тотып Франциядән Казанга кайткач, Думага депутат булып сайлана, Россия мөселманнары фракциясен оештыра. 1907-1012 еллар арасында аларның иҗтимагый вә сәяси хокуларын яклап, Дума мөнбәреннән ялкынлы чыгышлар ясый. 1917 елгы инкыйлап чорында корылган Идел-Урал конфедерациясенең дәүләт рәисе булып сайлана. Ул большевиклар тарафыннан таратылганнан соң, Садри Максуди гаиләсе белән Финляндиягә качарга мәҗбүр була. 1922 елда Берлинга урнашып, фән белән шөгыльләнә башлый. 1923 елда Парижга барып төпләнә, Сорбонна университетының әдәбият факультеты Ислам илләрен өйрәнү институтында төрхи халыклар хокукы дәресләре бирә башлый. 1924 елда яңа корылган Төркия җөмһуриятенең “Төрек учаклары” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган конференцияләрдә чыгыш ясый. Шул ук елның ноябрь аенда төрекләрнең милли лидеры, Төркия җөмһуриятенең беренче илбашы Мостафа Кемаль Ататөрек белән таныша. Ул С.Максудине Төркиягә чакыра. 1925 елда Максуди гаиләсе белән Әнкарага күченә. Әнкара хокук мәктәбен һәм Истанбул университетында Төрек хокукы тарихы кафедрасын кора. 1925 елдан башлап 1950 елга чаклы әлеге уку йортларында төрек хокукы тарихы, хокукның нигезләре, хокук фәлсәфәсе кебек дәресләр алып бара. 1931-1939 һәм 1950-1954 еллар арасында өч тапкыр Төркия парламентына халык депутаты булып сайлана. 1950 елларның башында Төркия президентлыгына кандидат итеп тәкъдим ителә.

Садри Максуди Арсал — Төркиядә дәүләт эшлеклесе буларак кына түгел, сәясәтче, фәлсәфәче, хокукчы, тарихчы буларак та тирән эз калдырган шәхес. Аның гыйльми хезмәтләре бүген дә хокук бүлекләрендә төп дәресләренең берсе буларак укытыла.

Күптән түгел Максудинең чирек гасыр хезмәт куйган тарихи Истанбул университындагы хокук тарихы буенча тикшеренүләр алып баручы фәнни үзәккә аның исеме бирелде. Шулай Истанбулдагы бер урам да Садри Максуди Арсал исемен йөртә.

Милләттәшебез 1957 елның 20 февралендә 79 яшендә гүр иясе булды. Кабере Истанбулның Зинҗирликөй зиратында урын алган.

чыганак

Сәхифә: Көндәлек

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

1_1 4_0 susl 1_3 sl-19 cow

Сандык