Албит » Көндәлек » Кызганыч…
8/05/2011

Кызганыч…

Өч көн буена «Казанская ярмарка»да «Сөембикә» журналына яздырдык.

Ни кадәр халыкны күрдем!..

Рус апалары кем елмаеп китә — «Не понимаю»,  «А.. по-татарски… Не надо», «Татарча не надо» дип әйтүчеләр, мөрәҗәгатемә бөтенләй бернинди реакция бирмәүчеләр дә булды. Кем елмайды, кем бөтенләй игътибар бирми узды.

Йөрәкне иң бозучылар… татар апалары булды. Кайсысы: «Татарча укымыйм»,  кем «Мин бөтенләй укымыйм»,  кем «Кирәкми журналыгыз», «Без татарча укып үсмәдек» дип киттеләр. Кайсыберләре «Менә шундый татар марҗалары инде без» дип китте.

Ә бер рус егете «Татарча белмим шул дип» гаҗәпләндерде. Минем елмаюымны-аптырашымны күргән егет белән ярты сәгать буе сөйләштек. Дөресрәге, ул миңа тарих турында сөйләде. Татарларның ялгыш сәясәт алып баруы турында да әйтте. «Татарларда хәзер ачу сизелә. Мин сезне аңлыйм. Әмма диннәребезнең якын булуы турында сөйләмәвегез турында сөйләмәвегез иң  зур хата! Мулла белән Попны очраштырып әңгәмә корыгыз. Аңлатсыннар — пәйгамбәрләребез — бер, Аллабыз бер турында сөйләгез, шуны халыкка җиткерегез! Рус белән татарны аеру — сәясәт! Моның белән көрәшерегә кирәк! Христианнар белән мөселманнар бер-берсен мәҗүси ди! Моның дөрес булмауны халыкка җиткерү мөһим!» — дип сөйләде.

Яныбыздан исә «Татарча укымыйм», дип, балаларын җитәкләгән  татар хатыннары уза торды…

Сәхифә: Көндәлек

3 комментария

  • Лэйлапа— 09.05.2011 11:31

    Видимо, интеллектуального уровня этих «татар апалары» хватает только на просмотр сериалов

    Reply

  • Гөлшат— 09.05.2011 12:20

    Татарча белмәүләре-укымаулары түгел, ә белергә-укырга теләмәүләре үтерә!

    Reply

  • Гөлүсә— 13.05.2011 21:35

    Кайчак мин дэ уземне эллэ мин чыннан да тилеме сон дип уйлап куям…. «Соембикэ» җурналы хатын-кыз булган һәр өйгә килергә тиеш, дип әйтәм икән…. миңа сәер итеп карап куялар… Үзләре киосклардагы арзанлы гайбэт язып тутырылган ялтыравык җурналлардан башка яши алмыйлар…

    Reply

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

nebo1 yort sl-10 sl-18 ej6 ej10

Сандык