Албит » Фәнни мәкаләләр (Фәридә Гаффарова) » Һади Максуди һәм Муса Бигиев
20/01/2010

Һади Максуди һәм Муса Бигиев

Бүген инде без Муса Бигиевның ислам дөнясында иң күренекле шәхесләрдән һәм илаһият галимнәреннән булганын һәм, шулай ук, ХХ йөз башы татар милли-азатлык хәрәкәте идеологларының берсе булуын таныдык.

Г.Ибраһимов соңарак бәяләп үткәнчә, “Татар бурҗуазиясенең сәяси-иҗтимагый хәрәкәтләре тарихын язучы бердәнбер мөхәррир” һәм “мөселман фракциясенә җан өрүче” дә булган дин эшлеклесе М. Бигиев ХХ йөзнең 1 чирегендә татар халкының милли, дини тормышында әһәмиятле роль уйнаган шәхес.

“Мин исламның хаклыгына, бөеклегенә инанам” һәм 1924 лда кулга алынгач, ГПУ тикшерүчесенә үзенең дини эшчәнлеге турында биргән аңлатмаларында: “Коръән тәгълиматен минемчә аңлату гына дөньяга солых бирә ала” дигән һәм бөтен эшчәнлеген ислам диненең асылын ачуга багышлаган, ягъни дини мәсьәләләрдә үзенең яңача фикерләү рәвеше булган М.Бигиевнең әлеге мәсьәләләрне яңача аңлатуы дин әһелләрендә, халыкта төрле фикер һәм бәхәсләр тудырган. Мәсәлән, аның Коръәннең Казан басмаларындагы хаталарны күрсәтүгә багышланган хезмәтеннән (“Тәсхыйх хатт рәсм әл- Корән”) әче телле Тукаебызның да “Муса Биги хата тапкан Коръәннән” дигән шигыри юллары бар.

М.Бигиевнең дини эшчәнлегенә милли хәрәкәттәге татар зыялыларының мөнәсәбәтләре һәм бәяләре төрлечә булган, моның шулай икәнлеге ул еллардагы татар вакытлы матбугатында да ачык күренә.
М.Бигиев С.Максуди һәм Һ.Максудилар белән дусларча аралашып яшәгән. Чөнки ул И.Гаспринский, Й.Акчура һәм Һ.Максудилар кебек үк С.Максудиның милли эшчәнлегенә дә, шәхси тормышына да йогынты ясаган һәм хәлиткеч роль уйнаган шәхес.

М.Бигиев милли хәрәкәтнең либераль канатында булган һәм татар халкының мөселман халыкларының тормышын реформацияләр юлы белән, ягъни патша хөкүмәте тарафыннан мөселман халыклары өчен кирәкле булган законнар чыгартып, шул законнар нигезендә үзгәртү, яңарту- яхшырту юлын сайлаган һәм шуны тормышка ашыру өчен көрәшкән С.Максуди һәм үзенең “Йолдыз” газетасында шул мәсләкне яклаган Һ.Максуди белән дә фикердәш булган. Әлеге газетада М.Бигиевнең мәктәп-мәдрәсә һәм дини эшләрдә реформацияләр ясау кирәкеге турындагы шактый гына мәкаләләре басылган. Мәсәлән: “Һәр ни дән бераз” (1911 ел, 649, 653, 657 саннар), “Аклау тиеш иде” (1911ел, 677 сан), “Динемезнең, милләтемезнең кыйммәте” (1915ел, 1493 сан), “Мөфтилек этрафында” (1915 ел, 1544 сан), “Биниәмин Әхтәмов” (1911 ел, 631 сан) кебек мәкаләләренең һәрберсенә карата аларда күтәрелгән проблемаларны теге яки бу рәвештә яклау, хуплау тапкан мәкеаләләр басылган. Һ.Максудиның М.Бигиев турында “Йолдыз”да түбәндәге мәкаләләре чыккан:”Муса Җаруллах” (1914 ел, 1224 сан), “Уфак фикерләр” (1914 ел, 1224 сан), “Муса Бигиев һәм аның мәсьәләләре” (1915 ел, 1340 сан), “Фракция һәм Муса әфәнде” (1916 ел, 10 июнь). Җәяләр эчендә генә шуны да әйтеп китәргә кирәктер: (С.Максудиның шәхси тормышын җайга салучы, ягъни аңа Шакир Рәмиевнең кызы Камиләне димләүче дә, Рәмиевләр белән сөйләшүләр алып баручы да һәм аларга никах укучы да, шулай ук, 1918 елда совет власте тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән Эчке Русия һәм Себер төрки-татарларының Милли-мәдәни мохтариате рәисе булган С.Максудига Финляндиягә китәргә булышкан, ә 1924 елда аның гаиләсенә Финляндиягә чыгарга ярдәм итүче дә М.Бигиев булган).

Мин әлеге мәкаләдә бер генә мәсьәләгә тукталырга уйладым: бу — ул да булса — 1914 елда Һ.Максудиның “Йолдыз” газетасы битләрендә М. Бигиев белән бәхәскә кереп язылган берничә мәкаләсе. Һ.Максуди мәкаләләре шактый усал язылган булсалар да, ул М.Бигиевне шәхес буларак хурлау дәрәҗәсенә төшмәгән — бәхәсләрнең – мәкаләләрнең язылу һәм гаепләүләрнең әйтелүе билгеле бер әдәп кысаларыннан чыгып китмәгән, чөнки бу очракта сүз Коръән тәрҗемәләре, ягъни М.Бигиевның Коръәнне татарчага тәрҗемә итүе һәм тәрҗемәсен нәшрер итәргә бирүе турында барган.

1914 елның ахырында татар дөньясында шау-шу тудырган мәсьәләләрнең, вакыйгаларның берсе — Коръәнне татарчага тәрҗемә итү турында татар матбугатында үз фикерен әйтмичә калган каләм ияләре сирәк булгандыр. “Йолдыз” газетасында Һ.Максудиның бу мәсьәләгә багышланган 3 мәкаләсе басылган һәм аларның икесе дин галиме Муса Бигинең Коръәнне тәрҗемә итәргә алынуына үз мөнәсәбәтен белдереп, өченчесе исә аның бу тәрҗемәсенең “Өмид” матбагасында бастыра башлавы турындагы хәбәрдән соң язылган. Әлеге хәбәр матбугатта чыкканнан соң Диния нәзарәте “Өмид” матбагасына: “Сезнең безнең рөхсәттән башка Корьән тәрҗемәсен басарга хакыгыз юк” дигән рәсми протест-мөрәҗәгать чыккан. Һ.Максуди үзенең мәкаләсендә “Коръән Кәримне тәфсирсез тәрҗемә кыйлуны хәзергә мөнәсүп булмау” хакында яза һәм Коръәнне тәрҗемә итү эше бары тик М.Бигиевнең теләге, эше булмыйча, бөтен халык һәм дини голамә эше икәнлеген әйтә. Ул әлеге мәкаләсендә бу мәсьәләне хәл итү өчен аерым бер комиссия төзү кирәклегенә, Коръәнне тәрҗемә итү мәсьәләсе бары тик Идарәи Руханиянең ризалыгы белән генә эшләнергә тиешлегенә басым ясый. Һ.Максуди аның мөселман дөньясындагы иң укымышлы һәм күренекле, мәртәбәле дин белгечләреннән булуын һич тә инкаяр итмәвен әйтә, әмма, шулай да, “Муса Бигиев үзенең башка хезмәтләрендә дә төрле хаталардан хали түгел иде, аның теле дә Коръәнне татарча тәрҗемә итәрлек йөгерек тел түгел, чөнки телендә гарәпчә, фарсыча күп катнашкан”, дип яза. Ислам динен, кануннарын, тарихын яхшы белгән указлы имам буларак, Һ.Максуди әлеге бик тә четерекле изге эшкә — Коръәнне тәрҗемә итүгә — зур һәм мөһим эш дип караган. Шулай булмаса, ул үзе бик хөрмәт иткән һәм татар милләтенең иң могътәбәр кешеләреннән саналган М.Бигиев белән бәхәскә кермәгән булыр иде.

М.Бигиев Һ.Максудиның бу мәкаләсенә каршы “Шура” журналында кискен җавап мәкаләсе белән чыккан. Һ.Максуди М.Бигиевнең әлеге мәкаләсенә каршы, шактый соңлап, “Йолдыз”да басылган “Муса әфәнде вә аның мәсьәләләре” (1914 ел, 1340 сан) дигән мәкаләсендә үзенең максатының Коръәнне тәрҗемә итәргә алынган Зыя Камали белән Муса Бигиевләргә тию түгел, ә, бәлки, мәйданга чыккан гомуми бер эш хакында мәҗбүри фикер йөртү иде”, дияргә мәҗбүр була. “Зыя әфәнде инсаф итте, вакыт вә заманны көтеп, эшләнеп беткән тәрҗемәсен дә бастырмады. Муса Бигиев исә эшләнеп бетмәгән тәрҗемәсен “Өмид”кә илтеп бастырып ята”, дип үзенең бу уңай белән нык борчылуын да белдерә.

Ул елларда вакытлы татар матбугатында шактый шау-шу, бәхәсләргә сәбәп булган бу вакыйганың әле бүгенге көнгә кадәр ачыкланып беткәне юк. Муса Бигиев, чыннан да, Коръәнне тәрҗемә итеп бетергәнме,“Өмид” матбагасыннан тәрҗемәне бастырып бетермичә, үзе алганмы, яисә Диния нәзарәтенең рәсми хатыннан соң, матбага үзе бастырудан туктаганмы? Шуннан соң бу тәрҗемә кая киткән, кемдә саклана? Чөнки безнең архивларда да, М.Бигиевнең чит илдәге үз архивында да әлеге тәрҗемәнең бүгенге көнгә кадәр табылганы юк. Дөрес, моннан 4-5 еллар элек М. Бигиевнең кызы Фатыйма апа үзендә М.Бигиев тәрҗемә иткән Коръәннең бер нөсхәсе саклануын әйткән иде. Ләкин ул беркемгә дә — төрек галимнәренә дә, безнең галимнәргә дә Коръәнне күрсәтмәгән.

Соңгы елларда аерым кешеләр Коръәнне татарчага тәрҗемә итеп бастырдылар. Бер яктан, бу кирәкле һәм игьтибарга лаек хезмәт, әмма, икенче яктан караганда, Корьән — изге Китап, аны тәрҗемә итүне бер генә кеше, нинди генә белемле булмасын, колачлый һәм башкарып чыга торган эш түгел, шунлыктан, аны бер кеше генә тәрҗемә итәргә алынырга тиеш түгел. Тәрҗемәгә үзләренең белем дәрәҗәләре белән дә, әхлакый яшәү рәвешләре белән дә ислам диненең бөтен таләпләренә туры килгән ислам галимнәреннән, гарәп теле белгечләреннән Диния нәзарәте, мөфтият сайлаган чын ислам белгечләре алынырга тиештер. Чөнки ул заманда да киң җәмәгатьчелек ислам дине белгечләре арасында иң танылган һәм ихтирам ителгән шәхесләрдән булуларына да карамастан, М.Бигиев белән З.Камалиның Коръән тәрҗемәсенә аерым-аерым гына алынуларын кабул итмәгән.

1915 елда Һ.Максуди белән М.Бигиев арасында килеп чыккан бәхәс-полемиканы татар җәмәгатчелеге бу ике күренекле шәхес, дин эшлеклеләре арасында килеп чыккан бәхәс дип кенә кеабул итмәгән. Бу — изге Китап — Коръәннең татарчага тәрҗемә итүгә бер генә шәхеснең алынуны кабул итмәү һәм Корьәнне тәрҗемә итүнең үтә дә четерекле һәм үтә дә җаваплы эш икәнен күрсәтүче, раслаучы, аңлатучы факт. Шунлыктан, Корьән аллаһтан иңдерелгән изге Китап дип кабул ителгәнгә күрә,тарихтан сабак алып, без бүген дә аны тәрҗемә итүгә аеруча сак килергә тиешбездер.

Эзләү


Язылу

Календарь

Декабрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Ноя    
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Рәсемнәр

dsc01559 salavat shapka2 gaf1 t3 ej10

Сандык