Албит » Интервью » СӨМБЕЛ ГАФФАРОВАНЫҢ ТОРМЫШ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
21/02/2020

СӨМБЕЛ ГАФФАРОВАНЫҢ ТОРМЫШ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

88Әти-әниең танылган кешеләр булу барыбер ниндидер ишекләрне ача ул.Син үзгә бер мохиттә, исемнәре билгеле кешеләр даирәсендә яшисең. Әнием тарихчы-галимә Фәридә Гаффарова мине журналистлар, галимнәр дөньясына кертеп җибәрде. Әти иҗатка якынайтты, әтигә карап яза башладым. Заманында, ышанмыйча: «Әтисе язып биргәндер», – дигәннәрен ишеткән бар иде. Кайчандыр миңа «Әхәт Гаффар кызы» дип караган булсалар, хәзер әтигә «Сөмбел Гаффарова әтисе» диләр икән.

12 яшьләремдә әти миңа язучы Гариф Ахуновлардан ак песи алып кайтты. Танылган язучы белән шулай «туганлаштык». Шигырь бәйрәменең берсендә язучы-шагыйрьләр имзалары куелган зур агач каләм бүләк иттеләр. Автографлы китаплар… Танылган шәхесләр белән бергә төшкән фотолар… Миңа 7-8 яшьләрдә гаиләбез белән Латвиядә, язучыларның Дубулты иҗат йортында ял иткән идек. Бөтен Советлар Союзыннан ялга килгән язучылар, аларның балалары белән аралашып йөрүләр… Соңыннан Якутск, Ташкент, Мәскәү кызлары белән хатлар алыштык. Ул аралашулар офыкларымны киңәйтте. Атаклы Ш. Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе, «Сәләт» оешмасы, мәктәптә укыганда ук «Ялкын» журналында эшләвем, университетта укыган еллар, Төркиядә белем эстәүләр, шушы «багаж» белән «Сөембикә» редациясенә килүем… Болар барысы да язмышыма зур йогынты ясады.

Янгын сүндерүче, детектив, тележурналист, җырчы, тагын әллә кемнәр булырга хыялландым. Актриса булырга хыялланмаган кыз юктыр да ул!.. Драматургиягә кереп китүем боларның барысына да якынайтты – персонажларың аша теләсә кем була аласың.

Әнинең «тәрбияви күз карашын» онытырлык кынамы соң?! Кылган гамәлемнән риза булмаганда, кашын җиңелчә җыерып бер генә карый – барган җиремнән туктап калам, басып торган җиремнән йөгереп китәм. Безне тәрбияләгән вакытта психологлар да, махсус телевизион тапшырулар да булмады бит. Әмма начар булып үсмәдек. Сере, мөгаен, чиксез яратудадыр. «Үз балаларың булгач, аңларсың мине. Син әйләнеп кайтканчы ут йотам!» – дип әйтүләрен хәзер генә аңлый башладым. Әни йөрәге гел сызлый икән ул: авыр чакта да, тыныч чакта да.

Әниемне бик юксынам. «Кызым, мин сине шулкадәр яратам! Әйдә, кочаклашып утырыйк әле»,– дигәннәре әле дә колагымда. Шул сүзләре искә төшкән саен күземә яшьләр килә. Әниемне белмәгән-күрмәгән кызым Суфия көн саен диярлек: «Әнием, кочаклашып утырыйк әле», – ди. Каян белә диген! Кызларыма әнием сыман әни була алсам иде!

Әти мине әкият дөньясына алып кергән кеше. Фантазия, үзгә фикер йөртү– барысы да аңардан килә. Өч куллы пәлтә, шалкан койрыгы дип белеп, үз койрыгын кимергән күсе, юынмый торган балык… Әтинең бу әкиятләре башкача уйларга өйрәтте. Әти Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә эшләгәндә без Әлмәттә яшәдек. Ишегалдыбызда зур бер агач үсә иде. Мин әле бәләкәй чак. Әти бер кичне: «Мин шушы агачта үстем бит», – сөйләп китте. Ул әйтте дә онытты, ә ул картина әле дә күз алдымда. Балалар өчен язган «Чынга ашачак хыял» повестемда өе агачта булган бер йомран бар. Әти менә шул геройның прототибы икән!  

Ләйлә апам минем өчен иң зур авторитет. Балачакта әни миңа шаярып кына үпкәләп тә куя иде хәтта – берәр эшкә тотыныр өчен әнинең рөхсәте генә җитми, апамның «ярый» дип хуплавы да кирәк була иде бит.Ул тәрҗемәче. Күп нәрсәне белә, аңлый, анализлый. Мин аңа сокланам. Үз эшенең чын остасы ул!

Күз алдына китерегез: Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә матур бәйрәм бара. Бер кыз бала үзенең «Безнең-сезнең заманда» дигән әкиятләр китабын чыгарган – шуның презентациясе! Һәм ул мәҗлескә аксакал язучы Әмирхан ага Еники үзе килгән! Кыз бала – 10 нчы сыйныф укучысы Сөмбел Гаффарова! Яраткан язучым Әмирхан Еникиның китабым презентациясенә килүе минем өчен һаман төш сыман. Миңа ихтирам күрсәтеп, Сөмбел туташ дип дәшүләре, сәхнәгә менеп кулымны үбүе, аерым бер нәзакәт белән миңа чәчәкләр тапшыруы – беркайчан онытылмас! Нәрсәләр әйттеме? «Язарга өйрәнеп булмый, аның мәктәбе юк. Ул Ходай Тәгаләдән бирелә торган сәләт.Моны зур осталыкка әйләндерү үзе бик күп эш сорый… Мин 88 яшькә җитсәм дә, кайбер вакытларда ничегрәк язарга дип баш ватам. Кат-кат язылса да, кире кайтып төзәтеп куям. Бер киңәшем – иң кирәклесен генә яза белү, сүзеңне кешенең хәтеренә кереп калырлык итеп әйтә белү, сүз белән оста эш итә белү…» – дип, миңа карап теләкләрен җиткерде.

Татар әдәбияты укытучыбыз Флера Рәис кызының сүзләре гомергә истә калды. «Миңа сезнең китап сүзләре белән җавап бирүегез кирәкми. Иң мөһиме – фикер йөртү! Шәхес булу!» – дигән иде ул. Без – татар халкының өметле киләчәге дигәнне сеңдерде гимназиябез.

Иң зур әдәби тетрәнүне мин мәктәп елларында Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ын укыганда алдым. Шунда әсәрнең баш героеның нинди булырга тиешлеген аңлап, персонажларның эчке дөньяларын, каршылыкларын күреп таң калган идем. Бу минем өчен зур һәм әһәмиятле ачыш булды. Кешеләрне яхшы һәм начарларга аеру мөмкин түгел икән.

«Килмешәк» – тормышымдагы иң зур уңышларымның берсе. Балачактан ук мин яраткан Люция апа Хәмитова уйнасын әле! Режиссерым Фәрит абый Бикчәнтәев үзе булсын әле! Яңа ел теләкләре чынга аша икән – мин нәкъ шушы ике кешегә якынаюымны үземнең теләгем итеп пышылдаган идем бит. Пьесадагы төп героем Нәкыйпкә – дәү әниемнең сугышта хәбәрсез югалган абыйсына үзенә бер һәйкәл дип уйлыйм «Килмешәк»не. Дәү әнием спектакльне күрергә өлгерсә, ни дияр иде микән дип хәзер дә уйланам.

Үзем өчен шуны ачтым: юлыңның берникадәр өлешен – берничә метр гына булсын ул – янәшәңдә Шәхес атлый икән, алга таба адымыңны вакламаска – киң атларга тиеш син. Г. Камал театрында Равил Шәрәфинең үз юбилеенда «Килмешәк» спектакленә карата сүз әйтүе мине җирдән аерып күккә менгерде.

Балалар өчен повесть яздым – китабым нәшер ителде. Хәзер икенче повестем белән утырам. Анысы да балалар өчен. Балачак ишеген яба алмадым.

Драматургия – ул тормыш.Бүгенге тормышыбызны, ул тормышта мин риза булмаган нәрсәләрне сурәтләү… Абсурдист Самуэль Беккет, Эжен Ионеску әсәрләрен укып, үзем өчен драматургиядә юл сайладым. Хәзер һәр әсәремдә абсурдизм, символизм урын ала.

Күп очракта язу өчен энергияне рэп укучыларыннан, панк төркемнәреннән алам. Кечкенә чакта әни белән концертка барган идек. Шунда салма-а-ак, озы-ын җыр яңгырады. Ак шәл ябынган бер әби онытылып җыр тыңлый, күзләреннән яшьләре ага… «Абаау! Җыр тыңлап ела инде!» – дип бик гаҗәпләнүем истә. Ә хәзер беренче карашка бик гади текстлы халык җырлары да җанымны актарып, астын өскә китерә. Халык җырларындагы энергетика, акыл, моң катарсис кичерттерә, күңелләрне чистарта, иҗат итәргә этәрә.

Илһам ул язган вакытта гына килә. Көн саен бер абзац кына булса да язмасам, миндә эчке бер канәгатьсезләнү уяна, көнем бушка узган сыман тоела. Гаиләдәгеләргә мөнәсәбәтемдә дә чагыла бу. Язганда кәефем яхшыра, күңелем күтәрелә. Язсам, өйдәгеләргә дә яхшырак. Минем өчен иң мөһим фактор – өй җыештырылган булу. Бүлмәдәге тәртипсезлек ачуымны чыгара. Компьютер артына утырып, шундук гениаль юллар сиптерә башлыйсың дигән сүз түгел бит әле. Бераз фикер тупларга, күзне йомып башка халәткә күчәргә, геройларың янына күченергә кирәк. Көненә бер бит яза алсам, очып йөри башлыйм мин.

 

Геройларым – үземнең замандашларым. Үземне борчыган темаларны күтәрәм. «Мин дөньяны үзгәртәм!» – дип яши башлыйсың, ә адым саен синең идеалларыңа каршы кешеләрнең күбрәк булуы ачыклана. Үзгәртеп булмаса да, нидер эшләми кала алмыйм – ризасызлыгымны иҗатым аша җиткерәм.

Хатын-кызның бәхете гаиләдә икәнен аңладым. Иҗат, эш – болар барысы да яхшы, алар сине алга этәрә, кызык шәхес итә. Әмма балаңны кочып утыру мөмкинлегенә ия булган хатын-кызлар никадәр бәхетле!

Ирем Дмитрий минем ялгыш һәм ялгыш булмаган татарча әйтеп куюларымны күп очракта аңлый. Аңламаса, тәрҗемә итеп сеңдереп куям. Ачуым чыкканда татарча әрләп, дулап, тузып алам. Икебезгә дә рәхәт: мин дә шартламый калам, ул да аңламый, елмая. Бәхетле, тыныч гаилә сере – вакытында телне тешләп, дәшми кала белүдәдер. Икең бергә дуласа, талашып, кирәкмәгән ялгыш сүзләр ычкындыру куркынычы бар. Хәзер инде кагыйдәгә әйләнде – беребез пар чыгарып тузына, ризасызлыгын белдерә, икенчебез каршы дәшми, ситуацияне контрольдә тотарга тырыша. Юморны эшкә җигү – иң дөресе.

Үпкәләшкән, ачуланышкан чаклар сирәк булса да булгалый, әлбәттә. Кайчакларда мин аңа эчемнән генә дулап йөрим, инде уемда без аерылышып балаларны бүлешәбез. Мәңгегә ташлашабыз. Аннары ул уем томан кебек эреп юкка чыга. Ситуациядә казынып алам да, ирем өйгә кайтканда яки күрше бүлмәдән чыкканда инде без туй уздырып бәйрәм иткән булабыз… Хәзер гаилә иминлеген сакларга өйрәтүче төрле тренинглар, коучлар бар. Миңа калса, иң дөрес коуч – Аллаһы Тәгалә ул. Аның сүзеннән чыкмасаң, бәхетле булырсың.

Кызларыбызга мәгънәле, ике телдә дә матур яңгырашлы исем эзләп куйдык.Суфия һәм Гайшә (документта Аишә). «Сәләт»тә әйдаман булганда анда бер кызның Суфия исемле икәнен белдем. Уф, балага шушындый исем бирәләрме инде дип уйлап куйганым истә. Аишәләр исә Төркия тулы иде, сирәгрәк исем табалмыйлар микәнни дип аптырадым… Ә үзебезгә менә нәкъ шушы фундаменталь, кешелек тамырында урнашкан исемнәргә тукталырга насыйп булды.

Мин – таган шикелле әни. Бер мизгелдә шаян һәм киң күңелле була алам, аннан сабырлыгым чиләктән түгелеп, шундук кызып та китәм.

Кайнанам алтын минем.Тормышы гөрләп тора аның – эше, гаиләсе, бакчасы, хоббилары дисеңме… Без аларга кунакка кайткач, чып-чын бәйрәм ясый: Суфияне командасына алып, конкурс-бәйгеләр оештыра. Безне йөгертәләр, төрле биремле уеннар уйнаталар! Бабай да сикерә, бабайның апасы да сикерә, ирем дә сикерә… Суфия шушындый тату, күңелле мохиттә үсә.

Ирем матур сүзләргә күмүчеләрдән түгел.Бер мәзәкне беләсездер инде… Әби бабасыннан сорый икән: «Син мине яратасыңмы?» Тегесе: «Мин сиңа илле ел элек яратам дидем. Шуннан бирле берни үзгәрмәде». Аның яратуы мине өй мәшәкатьләреннән ял иттерүдән дә тора – тәмле ризык пешереп ашата, чәй тәкъдим итә. Миңа ямансу булганда көлдерә…

Башкаларның сүздә тора белмәве чыгырдан чыгара мине.Башта аптырап калам, аннан дулый башлыйм. Апам тәрбиясе инде, ул мине шулай үстерде – берәр нәрсә вәгъдә иткән булса, һичшиксез сүзендә тора! Һәм мин гомер буе башкалардан шуны көтәм, үзем дә ялганчы булып калмаска тырышам.

Бәйләргә, энҗе-мәрҗәннәрдән муенса, беләзек, алкалар ясарга яратам. Минем өчен иң яхшы ял ул. Сәйләннәр сайлап нидер ясаганда үзенә күрә ниндидер әкият, картина уйлап чыгарам.Шул чакта дөнья мәшәкатьләреннән аерылып торам.

Мин көлдерергә яратам. Көлү, юмор хисе кешене коткара куркуларыннан арындыра, авыруларын дәвалый, кәефен күтәрә… Әгәр театрда роль уйнау мөмкинлеге булса, ике дә уйлап тормыйча Мюнхгаузенны сайлар идем.

Ялганлый белмим. Дөресен әйткәч, үземә начар буласын белсәм дә, ялганламыйм. Кешегә авыр сүз әйтмим мин. Беркайчан да.Үземә начар мөгамәләдә булсалар да, мин аларга шулай ук итеп җавап бирә алмыйм. Бәлки, кайгысы бардыр, күңелсезлек килеп чыккандыр дип, аны аклый башлыйм, гафу итәргә тырышам.

Үземне һаман 20 яшьлек кыз кебек хис итәм.Фәкать тормыш шартларым, ролем генә башка. Әни, ир хатыны ролендә җаваплылык өстәлде, күпмедер дәрәҗәдә акыл, тормыш тәҗрибәсе тупланды… Кайчак үземне балалар бакчасы мәйданчыгында уйнап йөргән, гимназия коридорларыннан йөгереп узган, университет фестивальләрендә кайнаган кыз итеп күз алдыма китерәм. Әйлән дә кайт икән шул ваемсыз чакларга!.. Юк, булмый шул. Шуңа төшенгәч, бермәл үземне алданган сыман хис итеп куям. Ләкин моңсуланып торыр чакмы?! Суфиябез балачак белән тоташтырып тора. Аның белән мәктәпкә кердек. Хәзер укыйбыз, яңа дуслар табабыз, бергәләп яңа дөнья ачабыз…

Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде.

чыганак: http://syuyumbike.ru/news/rules/rizasyzlygymny-iatym-asha-itkerm

Сәхифә: Интервью

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Апрель 2020
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Мар    
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930  

Рәсемнәр

amerika 5_1 img_3263 mail elf mini5

Сандык