Албит » Интервью » «Караламалар»/Илназ ГӘРӘЕВ
16/08/2016

«Караламалар»/Илназ ГӘРӘЕВ

5StAGSbC5-4

 

«Алканат» төркеменең соңгы концертыннан соң берничә ай гына үтте. Без моны уйлап рефлексировать итеп ятканда, төркемнең җитәкчесе-җыр текстлары авторы Илназ Гәрәев яңа альбом яздырып ташлаган.

Сүз унаеннан, Илназ альбомын тыңлап чыктым, дип мактана алам. Беренче җырыннан башлап авызым ерылды һәм бүтән җыелмады 🙂 Рәхәтләнеп көлдем — стебтан, көтелмәгәнлектән, оригинальлектән, Илназ уңышы өчен сөенүдән.

Ике генә серне булса да ачыйм, йә шартлармын тагын!

 

Беренчесе – «Фәнис» исемле җырда Илназның шәхси тормышына экскурс бар дип әйтимме… (Әлбәттә, шаярту, әмма татар җыры өчен бик көтелмәгән борылыш бар җырда.)

Икенчесе – «Түрәләр»дә исә «Алканат»ның «Йолдызларга» җырын дәвам иткән урын бар (тәгәрәдем просто!).

Бер нәрсә генә үзгәрмичә калган: телгә бәйләнеп калучан көй, сыйфатлы текст, Илназның сихри тембры. Өч нәрсә икән.

Сентябрьдә сатуга-таратылуга чыгачак «Караламалар» исемле альбом турында Илназдан сорау алдык.

 

— Альбомың турында сөйләп китче, кайда, ничек яздырдың?

— Альбомны үземнен кечкенә генә студиямдә яздырдым. (- Нәкъ шулай, кайтарып сорадым, үзенең студиясе бар – С. Г.) Альбом дип тә әйтеп булмый: бу бары тик минем дуслар өчен жырлаган жырлар, бернинди җитди максаты булмаган – фәкать музыка, стеб, яхшы жырларга каверлар.

 

— «Алканат»ның «тәне» суынырга да өлгермәгән, ә син җыр-моңга әйләнеп кайттың, иҗатың җан тәслим кылып торган группаның җырларыннан нәрсәсе белән аерыла?

— Җырларым «Алканат»тан 1000% аерылып тора. Монда «Алканат»ка житеп бетмәгән кыюлык, сыйфатлы стеб, акыллы итеп сүгенү һәм йомшак яңгыраш. Альбомда минем өчен ачыш булган Розалия Нәбиуллинаның тавышын ишетергә була. Розалия белән эшләү минем өчен яңа тәҗрибә булды дип әйтә алам. Илаһи тавыш, зәвык һәм тыйнаклык. Шулай ук, дустым Артур Исламов гармунда сыздырды, ә Искәндәр Хабибуллин перкуссия һәм барабаннарны дөбердәтте.

 

— Илназ, син кем булып эшлисең соң? Җыр синен өчен нәрсә ул?

— Эшем, гомумән, бизнес белән бәйле: берничә ширкәтем бар. Көз көне сатуга бик кызыклы продукт чыгарырга әзерләнәм. (Яшерен реклама-анонс булды бу — С.Г.) Ә җыр минем өчен җанга ял, дөньяны яхшыга үзгәртүдә керткән өлешем. Хобби… Кемдер эчә, кемдер исни, кемдер диванда ятып футбол карый, ә мин жырлар яздырам 🙂

 

— Альбомның презентациясе кайчан һәм ничек узачак? Альбом кайда сатылачак?

— Андый житди планнар юк. Альбомны челтәрдә йөкләтеп алырга мөмкин булачак. Шулай ук, әлбәттә, «Алканат» ресурсларында, айтьюнз һәм гуглмаркетта урнаштырылачак… Кыскасы, сатып алырга да, бушлай алырга да тәкъдим итәргә уйлыйм.

 

— Тыңлаучыны нинди сюрприз көтә?

— Дусларым «һәр җырың сюрприз синең!» диләр. Чыннан да, альбомда бер-берсенә охшаган жырлар юк: каты политик панктан алып, йомшак поп-балладаларга кадәр, шаблоннар юк, көтелмәгән борылышлар күп. Үземә бик ошый, бу — иң мөһиме.

Ә концертлар турында исә уйлаган да юк, бәлки оештырылыр да… Хәзер берәр күңелле клип төшерү теләге бар — шаблоннарны ертучы һәм стериотиплы башларның арт саннарын яндыручы! Әмма да ләкин җүнле режиссер юк… О! Әгәр дә бу материалны син, җүнле манарасыз режиссер, укыйсың икән, миңа хәбәр ит яз, кыздырып алырбыз!

сылтама

Сәхифә: Интервью

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

1 dsc01558_0 5_0 tasma5 photo_picture30 vorot

Сандык