Албит » Интервью » «Үсәсе дә, үсәсе әле!» (Гүзәл Сәгыйтова белән әңгәмә)
18/02/2011

«Үсәсе дә, үсәсе әле!» (Гүзәл Сәгыйтова белән әңгәмә)

Гүзәл белән күптәнге әңгәмәне табып алдым. Урнаштырырга булдым…

sagitova

Гүзәл Башкортстанның Шаран районы Түбән Заит авылында туып үскән. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алган, шунда ук аспирантура тәмамлаган. Укыган чагында ук «Болгар», «Шәрык» радиоларында эшләгән. Ул Казан дәүләт университетында диссертация якларга да өлгерде инде.

– Татарстанга күчеп килергә ничек җөрьәт иттең?

– Аспирантурада укыган беренче елымда Татар яшьләре көннәренә дип, Казанга килгән идем. Болай да Казанга тартылган күңелем шул барып кайтудан соң бөтенләй тынычлыгын югалтты. Уфада эшләрем яхшы бара, укыйм, радиода эшлим, концертлар алып барам, сценарийлар язам, бию ансамблендә чыгышлар ясыйм, матбугатта мәкаләләрем даими басылып килә, биредә минем туганнарым, дусларым… Ә Казан… Казан – ымсындыргыч бер дөнья, ымсындыргыч та, куркыныч та. Татарлар мәркәзе мине кабул итәрме? Анда миннән башка да кеше күп, үз урынымны таба алырмынмы? Бу күченү тормышымны яңа­дан башлап китүгә тиң иде. Ахыр чиктә, Чеховның «Өч сеңел» әсәрендәге каһарманнар «Мәс­кәү! Мәскәү!» дип яшәгән кебек, мин дә «Казан! Казан!» дип яши башладым һәм «кайтырга беркайчан да соң түгел» дигән фикер белән ике ел элек бирегә күченеп килдем.

– Телевидениегә нинди уй-ниятләр, идеяләр белән килдең? Аларны чынга ашыра алдыңмы?

– Казанга күчкәч, мин шактый вакыт эш эзләп йөрдем, төрле уку йортларына, редакция, министрлык, радиоларга резюмеларымны җибәрдем, телевидениегә дә барып карадым. Ул вакытта минем өчен иң мөһиме кая да булса барып эләгү, Казанда төпләнеп калу иде. Шуңа күрә бирегә әллә нинди зур әзер идеяләр белән килдем дип әйтә алмыйм, гәрчә балачагымнан телевидение турында хыяллансам да.

– Үз урынымны таптым дип уйлыйсыңмы?

– Бу минем үз-үземә иң еш бирә торган авыр сорау. Телевидениедә эшли башлаган беренче чорларымда мин бик озак күңел төшенкелегендә йөрдем, бу эш минем хыялымда бөтенләй башка төрле иде, ә чынында ул күпме көч, вакыт таләп итә торган авыр хезмәт булып чыкты. өч минутлык сюжет өчен генә дә өч көн сарыф ителә, «эх, бу вакыт эчендә мин кимендә ике фәнни мәкалә язып ташлаган булыр идем», дип бәргәләнә торган идем. Бүген кадр артындагы мәшәкатьләр минем яраткан шөгылемә әверелде, хәтта кайчак «шушы ләззәт өчен миңа тагын акча да түлиләр» дип уйлаган чакларым да була. Хәзерге вакытта мин бөтен барлыгым белән телевидениедә. «Хәерле иртә» кысаларында «Сезгә нинди җыр кирәк?», «Пәрдә артында» сәхифәләрен алып барам. Көздән «Мәдәният дөньясында» тапшыруында эшли башладым. Бу тапшыруга алынгач, син биргән сорауны үземә сирәгрәк юллыйм.

– Үзең кайсы тапшыруларны яратып карыйсың?

– Минем бөтен көнем эштә уза. Еш кына иртәнге дүрттә торып эфирга килгән килеш, кичке унбер-уникегә кадәр студиядә калам. Ял көннәре дә күбесенчә телевидениедә уза. Буш ара булганда телевизорны ачып куям да пульт уйната башлыйм, нәрсә бар — барысын да рәттән карыйм, башкаларның ничек эшләүләрен күзәтәм, өйрәнәм. Шимбә көннәрендә «Эхо Москвы» радиосында барган «Человек из телевизора» тапшыруын тыңлау — үзе бер мәктәп. Атна буена телевизор карамаган очракта да Ксения Ларина, Ирина Петровскаялар ярдәмендә эфирда барган тапшырулар турында гомуми күзаллау туа.

– Туры эфирда эшләү күп нәрсә турында сөйли дип уйлыйм…

– Туры эфир — зур, ләкин шул ук вакытта кызыклы сынау ул. Барысы да менә шу­шы мизгелдә хәл ителә, бер карышка да чигенү юк! Ниндидер гадәттән тыш вакыйга килеп чыкса да, алып баручы аны тамашачыларга сиздермичә эфирда хәл итәргә бурычлы. Колакта – режиссер, редакторлар белән бәйләнеш, аларның үзара сөйләшүләрен, операторга һәм үзеңә әйтелгән киңәшләрен тыңлап, параллель рәвештә фикер йомгагын югалтмыйча, кунак белән сөйләшү – шактый катлаулы нәрсә. әмма никадәр кызык! «Сезгә нинди җыр кирәк?» сәхифәсендә турыдан-туры эшләүгә күнеккән идем, «Мәдәният дөньясында»ны алып баруга ияләшү күпкә кыенрак булды. Ягъни «Хәерле иртә»дә мин үземә үзем хуҗа, әңгәмәне кайсы якка борасым килсә, шул якка юнәлдерә алам, ә биредә коллегамның уй-фикерләре, теләкләре белән килешеп эшләү мәҗбүри! Икенчедән, студиягә бер кеше урынына уртача сигез-ун кунак килә, аларның барысы да зур шәхесләр. Шуны уйлау гына да үзеннән-үзе каушата, кайвакытны дулкынланудан хәтта әйтер сүз­лә­рең дә тиешенчә әйтелми, фикер чуалып кала. «Мәдәният дөньясында» тапшыруында Наи­лә Сабитова белән эшлибез. Ул бик җитди режиссер, үз хезмәтенә үтә җаваплы карый, шул ук вакытта вакытның кадерен белүче шәхес. Тапшыруны тасмага яздырган очракта да ул аны һәрвакыт беренче дубль­дан ук үтәп чыгуны таләп итә. ә туры эфирда булмау үзеннән-үзе артык тынычландырып җибәрә, аннан соң, «эх, начар әйттем, тагын бер кабатларга иде», дип, үз-үземне ашап йөрим… Гомумән, һәр җәһәттән үсәсе дә үсәсе әле!

– Синеңчә, безнең телевидение кайсы якка карап камилләшә барырга тиеш?

– Хәзер кешелек Шәрыкның Көнбатышка караганда тулы канлырак икәнен аңлады булса кирәк. Шулай да Көнбатыш тәэсире безнең бөтен өлкәләргә үтеп кергән, аңардан бөтенләй баш тарту мөмкин түгел һәм ул дөрес тә булмас иде. Бу очракта алтын урталыкны сайлау — Көнчыгыш белән Көнбатыш синтезы, минемчә, иң кулай, уңышлы юнәлеш. Ничек кенә булмасын, татар телевидениесе татар халкына, аның рухын, милли үзаңын үстерүгә хезмәт итәргә бурычлы.

Сәхифә: Интервью    Тамгалар:

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

OLYMPUS DIGITAL CAMERA kuyan_0  milli2 pled2_1 kur3

Сандык