Албит » Интервью » Дүрт шкаф тулы бәхет
4/02/2011

Дүрт шкаф тулы бәхет

kuyan1Кыска гына вакыт арасында бер дә белмәгән, беренче мәртәбә күргән кеше белән сөйләшү ихлас булырмы, әңгәмә җай гына агып китәрме? Герой үзе турында кызык итеп язарлык мәгълүматлар бирергә, истәлекләре белән бүлешергә теләрме-юкмы? Наилә Вәлиевна ишекне ачып җибәрү белән әлеге борчулы уйларым бөтенләй булмагандай эреп югалдылар.

Гомере буена мәктәптә немец телен укыткан, кырык өч ел укыту бүлеге мөдире вазифасында эшләгән Наилә Вәлиевна Мингазова Мәгариф отличнигы, Хезмәт ветераны кебек дәрәҗәле исемнәргә лаек булган. Казан шәһәре Вахитов районының район советы депутаты итеп сайланып, кешеләргә күп файда китерә алган. Аның гаиләсе турында озын-озак һәм кызыклы итеп сөйләргә мөмкин: гомере буена табиб булып эшләүче өлкән апасы Көлемсәрнең мәшһүр җырчы Мәрьям Рахманкулова гаиләсенә килен булып төшүе, дүрт кыз туганның да – Илсөяр, Асия, Наилә һәм мәрхүм Көлемсәрнең, ир туганнары булмаганлыктан, фамилия югалмасын диеп, әтиләре фамилиясендә калулары; әтиләренең туганнан туганы танылган физик-галим Хәмит Мөштәри белән бәйле никадәр тарих белеп буладыр! Әмма сөйләшүебез мәктәп турында да, укучылар тирәсендә дә, нәсел-нәсәб тирәсендә дә түгел. Без Наилә Вәлиевнаның… үзенең куян сыннары коллекция-тупламасы турында сөйләгәнен йотлыгып тыңлыйбыз.

– Балачагым уенчыксыз узды. Каян килсен инде! Чарасызлыктан, әниемнең миңа кулчатырдан күлмәк тегеп киерткәне хәтердә. Кулыма эләккән бердәнбер уенчыгым – апам Көлемсәр медицина институтын тәмамлагач алып биргән немец курчагы булды. И аның матурлыгы!.. Зәңгәр күлмәкле, сары озын толымлы, күзе ачылып-йомылып торучы курчакка урамыбыздагы бөтен балалар мөкиббән иде. Кызганыч, күпмедер вакыттан соң, югалмасын-таушалмасын дип, әтием аны сандыкка салып куйган, ә ул аннан исән-сау чыга алмады инде – фарфор бите чатнап ватылды. Ул курчак дип түккән күз яше!.. Шуннан соң уенчыклар белән арам бөтенләй өзелде. 1975 елда гына икенче апам Илсөяр (хәзер аңа сиксән өч яшь булса да, әле дә Петербургның медицина университетында укыта) Яңа ел бәйрәменә миңа Ломоносов заводының фарфор куянын бүләк итте. Ул вакытларда йолдызлыклар, кытай, япон календарьлары турында сүз тарала гына башланган иде әле. Апам исә шундук хисаплап чыгарган: “Сеңлем, син Куян елында тугансың икән, бүләгем-куян уенчыксыз узган балачак хатирәләреңнең компенсациясе булсын”, – дигәне истә. Шуннан әкренләп уенчык куяннарга игътибар итеп йөри башладым. Йә куян рәвешендә коелган шәм алып куям, йә тагын нәрсә… Беренче куяныма унике ел тулгач, чираттагы Куян елы килеп җитте. Шунда миңа бер укучым – исемен дә хәтерлим – Женя Губанов үзе теккән һәм Пионерлар йортында узган бәйгедә беренчелекне яулаган йомшак куянын бүләк итте. Бу ике куян бүген дүрт йөз данәгә җитеп килгән коллекциямне җыюга рухландырулары белән кадерле. Алга таба нинди генә куяннарга тап булмадым! Туганнарым, дус-ишләрем үзләре барган шәһәрләрдән бүләккә куян сыннарын алып кайтып тора. Аларны ясаган осталарның фантазиясен күр син! Калининградтан – гарәбә куян, Түбән Новгородтан – агач, Плес шәһәреннән – балчык сыбызгы куян, Сочидан, әлбәттә, кабырчыктан ясалган куян… Дулев һәм Ломоносов фарфор заводларының куяннары аерым бер туплама булды инде! Вакытлар узу белән дөньялар да үзгәрде, балаларым чит илләргә чыга башлады. Шкафыма Җир шарының төрле якларында “туган” куянкайлар кереп “оялый” башлады. Венециядән – пыяласы, Нидерландтан – стилизацияле чүпрәк куяннар… Израиль, Кипр, Малайзия, Тунис, Шотландия, Германиядән! Оныгым Кытайдан очына кечкенә куян сыны сырланган таш экслибрис (китап мөһере) алып кайтты, кытайлардан аңа “дәү әни” дип яздырткан! Шоколад, күн, тимер, аккургаш, кара кургаш, салам, сердолик, нефрит, бәллүр һәм башкалар – санап бетергесез! Голландиядән куян сынлы йомырка куеп ашау савыты алып кайтсалар, Франциядән куян белән бизәлгән раритет борыч-тоз савыты бүләк итүләре белән сөендерделәр. Уылдык савыты, калак, сәгать, чыршы уенчыклары, кер эләктергеч, акча җыю тартмалары – дөньяда ниләрне генә куян сыны, куян сурәте белән бизәп бетермиләр икән ул!

Уенчыксыз узган бала чагымдагы бушлыкны Германиянең Нюрнберг шәһәренә дәваланырга барган җиремдә тулыландырдым. Анда мин… өч катлы уенчык музеена кердем! Андагы уенчык! Сәгатьләп йөрдек! Балаларны сәнгатькә якынайту өчен ниләр генә уйлап тапмаганнар: агачтан ясалган сыннарны буйый алалар, кисә алалар – өлгеләре әзер. Шәһәрнең бер мәйданында зу-ур бер һәйкәл күреп алдык. Якынрак барып карасак, ул да куянга куелган һәйкәл булып чыкты!..

Иң кадерле бүләкләремнең берсе хакында да әйтеп китим әле. Ирем Роберт Зәкиевич (ул “Геолнеруд” фәнни-гамәли институтында эшли, фәннәр кандидаты, геолог) кечкенә генә шкатулка бүләк итте. Әлбәттә инде, куян-шкатулка. Алай гынамы? Ачып җибәрсәм… Эченнән алтын чылбырга тагылган шундый ук куян-кулон килеп чыкты! Шул бүләге белән ул мине гаҗәпкә калдырды!

– Коллекционерга бүләк сайлау бик ансат икән!

– Бар кеше дә шулай ди! Ике ел элек юбилеема элеккеге укучыларым гипстан ике сын ясатты – берсе немец теле дәреслеге тоткан күзлекле куян – мин, икенчесе – рюкзак аскан, кәйлә тоткан геолог куян – ирем!
Коллекция җыю үзенә күрә бер күңел тынычлыгы бирә. Туган-тумачалар арасында кемдер клоуннар җыя, кемдер кечкенә йортлар, кемдер сувенир туфли, кемдер әдәби персонажлар, кемдер әтәч сыннарын. Кызык бит, ул уенчыкларны нинди генә материалдан ясамыйлар! Әлбәттә, мондый коллекция җыюны каприз дип атаучысы да булыр. Әмма… Бер көнне үземә дип туфли эчендә китап укып утыручы куян сатып алдым. Карадым-карадым да бүләк итәргә булдым. Ул дустым миңа ике мәртәбә шылтыратып рәхмәтләр укыды – шуның кадәр куанды! Гомеребез тоташ бәхеттән тормый бит, ә менә бәхетле мизгелләргә бай булырга мөмкин! Мин кемгәдер күпмедер сөенечле мизгел бүләк иткәнмен икән – үземә дә рәхәт. Петербургтан апам открытка җибәрде – аңа уенчык куян тагылган, куян рәсеме төшерелгән. Моны махсус табарга да кирәк бит әле. Ә ул минем өчен эзләгән, үзенең хисләрен шулай күрсәткән. Коллекция җыю гаиләне туплый. Уйлап карагыз, һәр сын үзендә никадәр хатирәләр саклый! Шул хатирәләрне уртага чыгарып салу, эш, уку, дөнья хәлләре турында түгел, ә бәлки сәяхәтләр, сәнгать, хыяллар турында сөйләштерә…

Куяннарым тезелгән шкафым яныннан узган саен туганнарымның, дусларымның миңа карата никадәр игътибарлы булуларын, мине ни дәрәҗәдә яратуларын тоям. Янымда – кырык алты ел бергә гомер кичкән ирем. Улларыбыз Мурат һәм Илдарның гаилә бәхетләренә шатланып яшибез. Тормыш мәгънәсе нәкъ менә шундадыр инде ул…

Фото: Г. Хафизов.

Сәхифә: Интервью    Тамгалар:

2 комментария

  • Лэйлэ— 04.02.2011 18:45

    Оччень интересно и образно! А картинка — это фото мамыТансылу и Камилятины? )))

    Reply

  • Sombel— 04.02.2011 21:56

    Аеруча ошаган куяннар шушылар! 🙂 Таңсылу һәм Камилә! 🙂

    Reply

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

arbuz_0 coffee20 _6 dimulka nkc-%d0%ba%d0%be%d0%bf%d0%b8%d1%8f t3

Сандык