Албит » Интервью » Reseda Tilsim
23/11/2009

Reseda Tilsim


Ул 2001 елда татарча үзе язган бәетләре белән a-capella җырлый башлый. Берничә ел буена джаз студиясендә укый. Бу вакытта «Студентлар язы», «Джазовая капель», «Ягымлы Яз» фестивальләренең лауреат дәрәҗәсенә лаек була. Джаз исә аның импровизацияләү сәләтен ачып җибәрә. Әлеге сәләт аны музыка иҗат итүгә, тавыш режиссурасына алып кереп китә. 2007 елны ул үзенең «Tilsim» дигән беренче альбомын дөньяга чыгара.

Резедә Әхмәтова (Reseda Tilsim) – лаунж (lounge (ингл.) — «ял итү бүлмәсе», «ял итү») – медитация, уйлану, ял итү музыкасы) һәм фьюжн стилендә иҗат итүче композитор, аранжировка ясаучы, җырчы. Аның иҗатындагы үзенчәлек татар рухы, мәдәнияте белән сугарылган: йомшак ритм-көе , нәфис тавышы – татар текстлары белән, электрон музыкасы исә көнчыгыш дала моңы белән өркетелгән. Җырлары, тавышы, музыкасы тыңлаучының тыныч, романтик мизгелләрен бизәп тора…

— Сихерле музыкаң лаунж стилендә язылган дип сөйлиләр, язалар. Син моның белән килешәсеңме?

— Хәзерге заман музыкада стильләр бик күп. Аларны бер-берсенә кушып, яңа жанр китереп чыгару өчен өчен мөмкинлекләре бар.
Музыканың кайсы стильгә караганын билгеләве кыен. Минем иҗатым – аларның төрле катнашмасы ул. Аны этника, фьюжн, психоделика тәэсирендәге лаундж дип әйтеп була. Көнбатыш музыкантларның кайберләре аны tatar lounge дип атый. Тыңлаучыларым исә минем музыкамны magic дип бәяли. Бәлки стилемне magic lounge дип атарга кирәк түгел микән дип тә уйлап куйгалыйм.

— Чыгышларың Казанга бик тансык. Бездә сирәк күренәсең түгелме, Резедә…

— “Повседневные танцы” джаз-модерн студиясе белән хезмәттәшлек итәм. Студиянең директоры һәм хореографы Әминә Баһаутдинова оештырган концертларга катнашам, шул исәптән ул мине хәйрия концертларына да чакырып ала. Алар белән эшләү ошый миңа. Джаз-модерн стилендәге бию дә сихерле, күңелгә үтеп керердәй… Дөрес инде, мин Казан тамашачысыннан ераграк торам, күрәсең.
Бүгенге көндә, ни кызганыч, тамашачым – Казаннан шактый читтәгеләр ул. Хәтта Россиядән дә ераграк яшәүче тамашачы дип әйтергә кирәк. Иҗатым – формат түгел. Музыкамның калыбы республикабызда да, Россиядә дә алай күп таралмаган. Безнең халык болай гына дип әйтә: “артык катлаулы, артык акыллы – аңлашылмый”. Хәзерге тамашачыга бүтән төрдәге музыка кирәк шул. Иҗатымны Көнбатышта югары бәялиләр-бәяләвен. Бу – һич тә мактануым түгел, ничек барын шулай гына әйтүем (Моны www.myspace.com/resedatilsim адресына кереп күрә аласыз). Тыңлаучыларым – АКШ, Канада, Франция, Төркия, Германия һәм Европаның башка илләре кешеләре. Аларга мин – ерак-ерактагы – әллә кайдагы серле, сихерле хис-тойгылар турында җырлаучы гаҗәеп бер татар кызы булып күренәмдер.

Ә ничек кенә булмасын, безнең тамашачыбыз күңеленә, җанына үтеп керер тырышып-тырышып эшлим кебек. Әкрен-әкрен булса да, туган ягым да тыңлаучылары да арта барыр әле.

Шунысын да әйтәсем килә әле: татар эстрадасына да, альтернативага да кермәм анысы. Барлык жанрларны үз иткән тамашачыга җырларга телим. Кемне генә яратса да – Хәния Фәрхинеме, “Иттифак” төркеменме – миңа барыбер. Бу тамашачы да, теге тамашачы да кайвакытта гадәти булмаган, серле, сәер музыка тыңларга тели икән, шул чакта мине дә ишетеп алыр әле дип ышанам. Мин аларның барчасына бүтән төр музыка бүләк итә алырмын дип ышанам.

— Тылсымлы, сихерле музыка иҗат итүче бу кыз – син кайда эшлисең?

— Казан дәүләт университетының механика-математика бүлеген тәмамладым. Ни өченме? Җәмгыятьнең халык тормышына ярашкан бердәмлеге булсын дип. Хәзер бу миңа абсурд булып тоела… Бик озаклап – биш ел буена маркетолог-аналитик сыйфатында хезмәт иттем. Коточкыч офис эше инде бу!.. Әлбәттә, тугыз сәгать тоташлый эшләп арыгач, музыкага вакытым да, көчем дә тә калмый иде. Үземне-үзем ниндидер тозакка килеп эләккән сыман тоя идем. Музыка дискымның демо-версиясен чыгарырга, сәхнә киемнәре өчен дип алынган кредитларымны кайтарып түләргә кирәк иде бит. Иҗат әһеленең матди, социаль яклавы булмаганда бик авырга туры килә. Җитәрлек кадәрле акчаң, ярдәм итәрдәй кешең булмаганда, ихтыяр көчең белән өметең генә көч-куәт бирә… Безнең илдә гомер-гомергә шулай инде ул… Кеше бары тик ашау-эчүгә, торакка түләр өчен эшли, тырмаша-тырмаша көн күрә. Күпчелек халык кемгәдер ялланып эшли, үзенең ниме дип яшәвен дә аңламый, үзенең рухи яктан кем, нинди икәнен дә белми. Буш сүзләр түгел бу. Яшь булсам да, тормыш итүем, эш дәверендә мин менә шушундый нәтиҗәгә килдем инде. Шуңа күрә дә мин нәкъ мондый кешеләргә үз музыкам белән ярдәм итәргә телим дә! Үзләрен, үз уйларын, фикерләрен үзләре ишетсә иде дип телим.

Бәхеткә, мин тормышта үз урынымны сайлап алалдым. Хәзер мин фәкать музыка белән генә шөгыльләнәм инде. Бу һич тә җиңел эштән түгел. Аның каравы, һәммә киртәләрне җиңү – илһам биреп тора. Яраткан эшеңә бар күңелең, җаның-тәнең белән бирелү – бәхет бит ул! Барысы да яхшы булырына ихластан инанам.

— Резедә, син татарча җырласаң да, туган телеңдә кытыршырак сөйләшәсең…

— Совет һәм рус әдәбияты атфосферасында тәрбияләндем – шуңадыр. Фикер йөртүем – русча. Туган телемне үзлегемнән өйрәнергә туры килде. Иң яраткан язучым – Әмирхан Әники. Әлбәттә, акцентым бар – ул әллә кайдан беленеп торадыр. Әмма туган телемдә саф итеп сөйләшергә тырышам. Бик тырышам… Үзем дә аңлыйм: болай дип әйтү – кызганыч күренеш…

Туган телемдә мин… күңелемдәге татар рухы аша сөйлим… Ничегрәк аңлатыйм икән… нинди генә җыр җырласам да, мин аны татар халкындагы пентатоника алымына корам. Хәтта “The Beatles”ның “Yesterday” җырын да татар моңына төреп җырлыйм. Үз җырларым да шулай килеп чыга: яртысы – “татар”, яртысы “белмим нәрсә”. Нәтиҗәдә татарлар өчен дигән иҗатым – сәер, көнбатыш халкы дигәне – кызык һәм “Никадәрле татар бу!” дип кабул ителә.

Сәхифә: Интервью    Тамгалар:

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

balyk kenny_0 ujin-doma-sista-i-ya fondyu1 vtoraya-jizn-futbolki sl-18

Сандык