Албит » Интервью » Татар җанлы рус шагыйре
18/11/2009

Татар җанлы рус шагыйре

Каким я вырос? Что мне удалось?
Карьера? Может быть… Да, что карьера…
Стихи – моя надежда, мой колосс,
И честь моя – род чести офицера.

Казан Дәүләт Университеты укытучысы, ГТРК “Татарстан”да “Мир культуры” программасының редактор һәм корреспонденты булып эшли. Казан Кремленең “Эрмитаж-Казан” үзәге каршындагы “Шигърият энтомологиясе” студиясенең һәм “Фибры” поэзия театрының җитәкчесе.

Айрат Бик-Булатов Казан шагыйрьләре арасында билгеле шәхес. Казаныбызның татар һәм рус шагыйрьләрен бер-берсе белән таныштырып кичә уздыру, башка шәһәргә барып шигырьләрен, поэмаларын уку, яшьләрнең театр студиясенең чыгышларын оештыру – аның тормышы. Аның мохите – матурлык. Дөнья матурлыгы. Кеше матурлыгы. Матурлыкка ышана Айрат. Укучысына да матурлыкны күрсәтә.

— Айрат, шигырьләрең, поэмаларың аша укучыга ни-нәрсә җиткерергә телисең?

Укучыма Мәхәббәт турында сөйлим мин. Үз эченә ир белән хатын мөнәсәбәтләре, кешеләргә мәхәббәт, көнкүреш, олы җанлылык, космоска рухи омтылуны сыйдырган галәми Мәхәббәт турында сөйлим.Вот жизнь моя. Она идёт по кругу

Ещё не всю поизносил до дыр,
Хотел спасти детей, себя, подругу,
А мне опять подсовывают мир.

— Кем син, Айрат? Рус телендә иҗат итүче татармы? Татар менталитетлы рус шагыйреме? Үзеңне кем дип кабул иттең? Туган телдә иҗат итә алмау… бу сине тамырларыннан, халкыңнан аермыймы?..

Мин – рус шагыйре. Шуның белән беррәттән татар шагыйре дә… Милләтемә якын мин. Исем-фамилиям белән генә түгел. Хисләрем белән дә. Татар зыялылары, татар яшьләре белән аралашам, милләтемне агартуга өлеш кертергә тырышам, үзем дә милләтем белән бергә мәгърифәткә тартылам. Мин башкарган һәр эшем дә ике телдә алып барыла. Татар әдәби телен белмичә, ун ел буе “Ялкын” яшүсмерләр журналында эшләп килдем, университетта студентларым имтиханны татар телендә тапшыра… Туган телемдә сөйләшкәндә, язганда хаталар җибәрү бик оят. (Инглиз телендә сөйләшкәндә хаталар китсә, алай оят булмый.) Шул сәбәпле, гәрчә туган телемдә сөйләгәнне, укыганны аңласам да, рус телендә аралашам. Татарлык минем өчен ябык түгел, татарлыкны дөньяга танытырга тырышам. Мисал өчен, Америкага барган идем. Анда мин “күбрәк татар идем”, чит илдә, гомумән, милләтеңне ныграк тоя башлыйсың. Минем фикеремчә, татарлар дөнья белән диалогка керергә тиеш. Үз казанда кайнау дөрес түгел. Бай мәдәниятебезне дөньяга чыгарырга тиешбез.

Туган телемне яхшы дәрәҗәдә белмәвем татар халкының интеллигенция вәкилләре белән аралашуга киртә булмады. Язучылар Союзына керү тәкъдиме дә татар язучылары тарафыннан килде, мәсәлән.

“Руслыкка” килгәндә… Рус телендә язам. Үсүем, тәрбиям рус мәдәнияты тәэсирендә барды (алай да, әлеге мәдәният тәэсирендә генә түгел дип ассызыклыйм!). Миңа, шагыйрьгә буларак, рус шигърият традицияләре күпкә якын. Үземдә тойган татар һәм башлангычларының бергә яшәүләре миңа бер кайчан да комачауламады. Мин – татар. Әмма мин рус шагыйре.

А всё же весть, а всё же Божья весть
Живёт во мне, как чистая вода
В старинном глиняном сосуде.
Под кружечку заварки можжевеловой,
И мы трясёмся, вторя поездам.
И с боковушки старика разбудят
Мои стихи – опять не рассчитал,
И громче говорил, а ночь – не снилась,
А всё текла, под долгий разговор…
Я всё читал… И тихо дымка вилась,
В окошки поездов сквозь щели штор.

— Татарстанның Язучылар Союзына керү-кермәү ничек хәл ителде?
Союзга керүне миңа мәрхүм Мөдәррис Әгъламов тәкъдим иткән иде. “Язучы өчен бу – Татарстан гражданлыгы белән бер ул. Союзга кер!”, — дип бер елга якын әйтеп килде. Союзларга сак белән карыйм мин. Әмма уйлап карадым, чыннан да, Союзга керүем Татарстан шагыйрь-язучыларына якынайтып куяр мине, дигәнне аңладым. Икенчедән, яшь шагыйрьләргә булышлык иткәм, Союзның да ярдәме тисә яхшы, дип уйлап куйдым.
Секция утырышыннан 2005 елда ук уздым. Язучылар Союзына керү елларга сузыла, шуның өчен бу күренешне – гадәти дип кабул итәседер. Көз башында эшләр янә кузгалып китте кебек, карары озак көттермәс инде. Союзга әгъза булу Казандагы әдәби процессны ооештыруга корылган эшчәнлегемә ярдәм итәр иде дип уйлыйм.
— Бүгенге татар һәм рус шигъриятен ничек бәялисең?
Бу ике шигърият – ике төрле заман яссылыгында яши… Гомумән, төрле шигърият алар. Рус шигъриятендә силлабо-тоника, татарныкында – силлабика өстенлек итә. Рус шигъриятендә техника белән җентекле эш, тел мөмкинлекләрен аерыр идем, бүгенге көндә анда пафос кимеде. Татар укучысы шагыйрьдән техника таләп итми дә. Татар шигъриятендә исә моң өстенлек итә. Шигырьләремдә моң булуы минем өчен бик мөһим.
Рус поэзиясенең алгарыш векторының үзгәрүен теләр идем. Соңгы дистә елда шуны тоям – рус шигърияте Шигъриятнең төп мәгънәсен – кешене (укучыны) рухи яктан күтәрүне – җуя кебек. Татар шигъриятендә бу югалмаган. Моңа ике куллап тотынырга, моны җибәрмәскә, ычкындырмаска кирәк!
Рус әдәбияты өчен Казан – провинция, татар әдәбияты өчен – башкала. Бу аңламдагы провинциядә яшәвемә шат, чөнки рус әдәбиятен сәламәтләндерү провинциядә генә мөмкин.
-Бүгенге көндә кеше шигърияткә мохтаҗмы, Айрат?

Минем фикеремчә, бүгенге көндә кеше Сәнгатькә мохтаҗ. Шигърият – сәнгатьнең иң демократик төре. Элек күп кеше шигырь язган. Дәфтәрдән дәфтәргә күчерелеп язылган ул шигырьләр. Яхшы булмасын ул, әмма эчке матурлык хисе белән язылган алар…
Бүгенге шигырь язучылар уен, вакыйгалар сүрәтләү, “мин-мин!” белән мавыга. Мондый шигырьләр галәмгә юл тапмый, алар лирик герой белән очрашу өчен – мин дә дә нәкъ шуны хис итәм – өчен язылмый. Мондый шигырьләрне укыганда йөрәк кысылып куймый, шагыйрьнең үз-үзе белән сокланганын күзәтеп кенә барасың. “Укучы, теләмисең икән, укыма!” – дигән юлларны күреп була аларда. Кайбер авторлар: “Күңелләр дәваламыйбыз без, сүзләр генә тезәбез” – дип әйтә. Яхшы язылган текст – чын сәнгать әсәре түгел әле ул…
Укучыга, миңа калса, сәнгать кирәк. Күңел Дәвалаучы, Рухны Галәмгә Очыртучы Сәнгатькә мохтаҗ ул.

Сәхифә: Интервью    Тамгалар:

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

klover_0 zavtrak t9 dsc_0720 dsc_0755 suf

Сандык