Албит » Кул эшләрем » Бәйләнгән брошь
29/09/2011

Бәйләнгән брошь

Мастер-классны Ләйсән ХАҖИЕВА алып бара

brooch2

Кирәк:

* “ирис” җебе;

* ыргак;

* каптырма;

* сәйләннәр.

 

Эш барышы:

71 күзле чылбыр бәйлибез.

1 нче рәт:

а) бишенче күздән чалып ясалган багана бәйләп чыгарабыз;

б) буш күзне калдырып китәбез;

в) чалып ясалган багана, буш күз, чалып ясалган багана – ахырга кадәр кабатлыйбыз.

Шулай итеп, чылбыр түгәрәкләнә башлый.

 

2 нче рәт:

а) борылыр өчен бер буш күзне бәйләп чыгарабыз;

б) баганалар арасындагы буш күздән 2 чалып ясалган багана, 3 буш күз, 2 чалып ясалган багана бәйләп чыгарабыз;

д) ахырга кадәр кабатлыйбыз.

 

3 нче рәт:

а) борылыр өчен бер буш күзне бәйләп чыгарабыз;

б) 3 буш күздән ясалган аркадан 9 чалып ясалган багана бәйләп чыгарабыз.

в) ахырга кадәр кабатлыйбыз.

brooch

40-50 см җеп калдырып, кисәбез. Бәйләнгән тасманы спираль рәвешендә урнаштырып, тегеп куябыз. Каптырма тагып, уң ягын сәйләннәр белән бизибез.

 

фото: Г. Хафизов

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

2 dsc01505_0 banan vystavka t7 busy1

Сандык