Албит » Кул эшләрем » Йомшак ябалак
7/02/2017

Йомшак ябалак

Танышларым сөйли: «Улым йоклар алдыннан гына, иртәгә мәктәптә буласы ярминкә турында әйтте әле. Нишләргә?! Кая йөгерергә?!» Һе! Җаен тапты, әлбәттә, менә дигән куян тегеп ташлады.

Безнеке дә шулайрак былды — иртәгә буласы ярминкә соңгы кичне генә искә килеп төште. Җыеп куелган тукымаларны тартып чыгардым да, интернеттан идея табып, ЯБАЛАК тектем.

 

 

 

 

  1. Интернетта шундый рәсем таптым.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2. Выкройка — интернеттан. Бер авырлыгы юк, кызлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

3. Кулдан гына өлгесен сызабыз, тукымага күчерәбез.
Ике деталь кисеп алабыз.

48

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4. Берсенең алгы ягына канатлар, күзләр, томшык өлешләрен энәләр белән беркетеп куябыз.

Машинкагыз булса, күз ачып йомганчы тегеп куясыз инде. Мин исә кулдан артка атлатып тегеп чыктым.

 

 

 

 

 

 

 

 

5. Томшыгына бераз синтепон тыгып калдырдым.

6. Аскы өлешне текмичә торасы — шуннан синтепон тутырабыз. Астын тегеп бетерәбез.

7. Пөхтәрәк булсынга, җөйне яшерә торган тасма да тегеп куйдым.

Үзем белән бик канәгать калдым — дөньяда бер ябалакка артты бит!

 

биредә күбрәк мастер-класслар бар: http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/rukodelie/

Сәхифә: Кул эшләрем

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Июль 2019
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Июн    
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031  

Рәсемнәр

key2 chakchak taxi sl-8 view1 kur3

Сандык