Записи с меткой: матурлык

pled

Әлеге пледны Интернетта күрүгә гашыйк булдым. Бик озак итеп схемасын эзләдем һәм таптым!

Базарда ярым йон җебен алып бәйләдем. Схеманы үземчә укыдым — нәтиҗәдә, плед ике мәртәбә озынрак килеп чыкты! Их! 🙁 Барыбер матур килеп чыкты ул — алучысы табылды. Мин исә шундый ук төстән яңадан плед бәйлим (җебе генә җитми — базарда да беткән :))) нишлисе булыр!), схемасын ∆орес укыйм хәзер, плед озын килеп чыкмас. Суфияне җылытырга, матурлатырга, фантазиясен эшләтергә — менә дигән япма!

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

Зур яка

11/12/2013

vorot
Бу — снуд түгел. Башны капламый. Бары тик яка. Яз-көзен джинс куртка өстеннән кияргә бик матур. Әлегә Диләрә сеңелем күлмәге өстендә генә төшердем:)

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

ak-muensa
Яңа муенса бәйләдем. Араларында — елга энҗесе.
Күптән муенса бәйләмәгәнмен. Сагынганмын икән…

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

Комод өсте гел әллә ниләр белән тула минем — урын җитми. Бик күптәннән бирле магнит тактасы турында хыялландым. Таптым, Кыйммәт икән — такта өчен җәл, дөресрәге. Тоттым да, үзем ясадым! Менә дигән булды! Миңа үтерепләр ошый инде!
dsc_0751
Зажимнар куясың да — алга!
dsc_0755

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

Эзләү


Язылу

Календарь

Октябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Сен    
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Рәсемнәр

runa dsc01384_0 OLYMPUS DIGITAL CAMERA t8 ej10 s1

Сандык