Албит » Фәридә Гаффарова архивыннан » Казанда Максуди мирасын халыкка таныткан Фәридә Гаффарованы искә алдылар
29/09/2017

Казанда Максуди мирасын халыкка таныткан Фәридә Гаффарованы искә алдылар

1

Бүген Татарстан Милли китапханәсендә танылган тарихчы галимә, тарих фәннәре кандидаты Фәридә Гаффарованың китап коллекциясен тәкъдим итү чарасы узды.

Үзенчәлекле коллекция ачылышында Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Милли китапханәнең химаячеләр шурасы рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Милли китапханәнең фәнни эшләр буенча директоры урынбасары Ирек Һадиев, Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге җитәкчесе Айрат Заһидуллин, галимә Фәридә Гаффарованың кызлары Сөмбел, Ләйлә Гаффаровалар, татар галимнәре һәм Фәридә Гаффарованың сабакташлары һәм якыннары катнашты.

3

“Татарстан Милли китапханәсендә иң борынгы кулъязмалар XIV гасырга карый, – ди Разил Вәлиев. – Милли китапханә башка китапханәләр өчен дә мәгълүмат үзәге булып тора”. Разил Вәлиев Фәридә Гаффарова мирасынның татар халыкы өчен әһәмиятен билгеләп узды. Заманында беренчеләрдән булып Максудины өйрәнгән галимнең хезмәтләре, фән өчен кызыклы мәгълүматларын китапханәгә килеп башка галимнәр дә өйрәнә алачагын җиткерде.

Шулай ук ул Ләйлә Гаффарова һәм Сөмбел Гаффаровага Милли музейның Рәхмәт хатлары тапшырды.

Коллекция ачылышына багышланган чараны Ирек Һадиев алып барды. Милли китапханәдә кулъязмалар һәм сирәк китапларның күп саклануын, бу өлкәдә озак еллардан бирле нәтиҗәле эш алып барганлыгын бәян итеп узды. Тарихчы галим Фәридә Гаффарованың архивын Милли китапханәгә тапшыруларына куанычын белдерде. Башка татар шәхесләренең дә мирасын китапханәгә кабул итеп алырга мөмкинлек барлыгын җиткерде.

4

Сөмбел Гаффарова “Татар-информ” хәбәрчесенә әнисе турындагы истәлекләрен бәян итеп узды. “Безнең әни галимә буларак кына түгел, ана буларак та гәҗәеп кеше иде. Апам белән мине тәрбияләргә ничекләр генә вакыты җиткәндер, әмма ул безгә төпле киңәшләре белән һәрвакыт булышып торды… Шулай бервакыт әнинең архивын барлаганда, нинди зур байлыкның өебездә булуына шатландык. Әнинең бит планнары зурдан иде, тик кайберләре тормышка ашмый калды. Әле дә хәтерлим, әни Төркиягә кадәр барып Максуди мирасын барлый иде. Кешеләр Төркиядән кием-салып алып кайтканда, ул чемодан-чемодан китап ташыды… Китапларның үзебез укый алганнарын апа, әти белән укыдык, укый алмаганнары да шактый күп. Нишләтергә икән боларны дип озак баш ватып тормадык. Радиодан Ләйлә апа Милли музей шәхесләрнең архивларын туплый икән, дигән хәбәр ишеткәч, бирегә тапшырырга карар кылдык”.
На открытии выставки архивов Фариды Гаффаровой

Ләйлә Гаффарова исә, Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге җитәкчесе Айрат Заһидуллинга олы рәхмәтен җиткерде.

5

“Татарстан Милли китапханәсе өчен әлеге тупланма икеләтә кадерле, ди Айрат Заһидуллин. – Галимә Фәридә Гаффарова коллекциясендәге ядкарьләрнең иң әһәмиятлеләре – авторы Әхмәтһади Максуди булган һәм заманында аның милкендә торган китаплар, шушы атаклы мәгърифәтченең XIX гасырга караган кулъязмалары, типография өчен әзерләнгән басмаларының гранкалары, аның кулы белән язылган караламалары, гаилә әгъзалары арасында язышкан хатлар, газета-журналлар һәм Ә.Максудига кагылышлы материаллар. Ә Әхмәтһади Максуди исә – 1906 елда Казанда “Китапханәи Исламия”не оештыруда башлап йөргән һәм аны гамәлгә куйган, бар иткән шәхес. Бүгенге Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлекләре – шушы элекке китап йортының дәвамчылары”.

 

7

Әлеге тупланмада 20 берәмлек кулъязма исәпләнә. Болар – шәхси хатлар, Ә.Максудиның үз кулы белән 1907 елда язылган (автограф) «Нәсыйхәте гомумия» китабы, 1920 нче елларда Ә.Максуди тарафыннан төзелгән сүзлекнең кулъязмасы һәм гранкалары. Болар барысы да Милли китапханә залына урнаштырылган. Китапханәгә килгән һәр кеше алар белән таныша ала.

2

Айрат Заһидуллин белдергәнчә, тупланмада шулай ук 200 басма китап теркәлгән. Алар арасында Әхмәтһади (Һади) Максудига автографлары белән язучылар, галимнәр бүләк иткән китаплар күп. Әйтик, Муса Бигиевнең 1912 елда Казанда басылган “Шәригать ни өчен рияне игътибар итмеш?” дигән китабында “Остазе мөхтәрәм, борадәр дамелля Мөхәммәтһади хәзрәтләренә. Муса” дигән сүзләр бар. Тел галиме Гыйбадулла Алпаров 1911 елда Стәрлетамакта басылып дөнья күргән “Сәнәи һиҗрия-камәрия өчен кесәлек мәңгелек календарь: икенче җөзъә” дигән басмасын “Фазыйләтле Һади Максудов җәнабләренә мөрәттибтән һәдия. Би тарикате интикад өчен. 12 февраль, 1912 сәнә” дип язып бүләк иткән. Әдип һәм сәясәтче Исмәгыйль Гаспралының укучысы һәм хезмәттәше, кырымтатар җәмәгать эшлеклесе, язучы, галим, журналист Хәсән Сабри Айвазов та Әхмәтһади Максудига үзенең китабын һәдия кылган. Язмасы болай: “Мөхтәрәм әдибебез Әхмәтһади әфәнде Максуди җәнабларына бер иншанәи өхувәт вә саммияттер. Сәнәи 1914. 9. 10. Бакчасарай. Х.С.Айвазов”.

6

Моннан тыш, тупланмада ХХ гасыр башында чыккан “Ак юл”, “Ялт-йолт”, “Мәктәп”, “Шәрык кызы”, “Дин вә мәгыйшәт”, “Хокук вә хәят”, “Аң” журналларының аерым саннары, “Йолдыз” газетасы нөсхәләре, Төркиядә 1980 елларга кадәр милләттәшләребез тарафыннан нәшер ителгән “Каzаn” журналы игътибарны җәлеп итә. “Кармак” журналының исә моңарчы Милли китапханә фондында бер саны да юк иде. Фәридә Гаффароваколлекциясендә җәмгысе 243 ләп кулъязмалар, басма китаплар һәм газета-журналлар бар, диде А. Заһидуллин.

Яңа коллекция ачылышы Ф.Гаффарованы искә алу мизгелләре белән үрелеп барды. Озак еллар Казан университетында укыткан Лена Таҗиева, Гаффаровның сабакташлары һ.б. килгән кунаклар Фәридә ханымны шәхес һәм үзенчәлекле галимә буларак сөйләп уздылар.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/29/149279/

автор: Мөршидә КЫЯМОВА

Фото: Рамиль ГАЛИ

 

Эзләү


Календарь

Июнь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930  

Рәсемнәр

dsc0138323 pled2 tree_0 tukay-yadkere1_0 sl-19 z6

Сандык