Албит » Без рубрики » Мин нишлим? Алар нишли?
13/04/2020

Мин нишлим? Алар нишли?

5e86e57c3e35a_C3B08DAA-A24C-49CF-A8C7-2EC4CE012AF8Инстаграмдагы дусларым мәш килә. Интернет – дөньяга тәрәзә, бер-беребезнең тәрәзәсенә шакышабыз. Төшенке уйлар белән йөзгә-йөз калмас өчендер инде бу – башкаларның тормышы белән кызыксыну бермә-бер артып китте. Мин дә эш аралаш шунда кереп чумам. Үзем язылган, миңа язылган дуслар-танышлар-таныш булмаганнар, әмма кайдадыр күрешкәннәр белән аралар якынайды, җылынды. Кем ничек яши, кем ничек төшенкелеккә бирелми, кем нинди молодец – шуны тикшерешәбез, мактанышабыз. Оятка каласы килми дигәндәй, үзем дә нидер майтарам. Радмила Хакованың нон-фикшн язырга өйрәтүче курсынакушылдым әле. Нон-фикшн язып, социаль челтәрдә куеп барам. Вәт!

Көн дә җыештырам, юам, үтүклим – нәтиҗәсе генә юк… Бар да шул ук хәлдә кала сыман. Шулай итеп, гамәлемнең уңай, башкаларны мотивацияли торган нәтиҗәм юк – Инстаграмга куярлык нәрсә юк… дияр идем дә… анысы да табыла. Кыскасы, мин дә молодец!

Дөнья университетлары, театрлары, музейлары бушка яки юк кына бәягә Интернет аша үз ишекләрен-тәрәзәләрен ачты. Өйдә утыр да укы, кара, өйрән, белем эстә. (Кайсыннан файдаландыгыз?) Мин моңа бик куанам. Үзем дә драматургия курсларын тыңлыйм. Прәннек чәйни-чәйни. Бәйлим. Брошкалар чигәм.

Инстадусларымның эшләре каты дигәч, мисаллар да китерим инде.

Раил белән Альбина (Испания) – көн саен балалары белән бергә спорт белән шөгыльләнәләр. Шуны төшереп Интернетка салып баралар. Алар өчен, куана-куана, аларны мактый-мактый карыйм. Кулымда прәннек булыр. Бик тырышып чәйним, чөнки казналыкны эшләтергә кирәк дип, теш врачлары колак итен чәйни (бу мәгълүмат йөз процент төгәл түгел).

Чулпан (Бөекбритания) – соңгы фотосында яшел чирәмгә тәгәрәгән, кояшта кызына. Балаларының җәйге яллары башланган – шуңа куана. Әйе, алар да үзизоляцияда. Кыркылган газонда самоизоляцияләнү авыр түгелдер…

Гүзәл (Гонконг) – гыйнварда ук карантиннарын видеога төшереп барды. Әле ул вакытта инфекция илебезгә кермәгән иде. Чир бик ерак кебек тоелды. Гүзәл балалар мәйданчыкларын дезинфекцияләгәннәрен, кешеләрең бер-берсенә якын килмичә дистанция саклаганнарын күрсәтеп барды. Кытай халкының никадәр тәртипле булуларына тел шартлатырлык шул.

Әнә безнең дезинфекцияләнмәгән ишегалды бала-чага белән тулы – уйныйлар. Картлар исә элеккегечә төркемнәргә җыелып гәп кора. Пандемия хакындадыр инде… Битлекләре дә бар: берсенең борыныннан төшерелгән, икенчесенең иягендә асылынып тора, өченчесенеке кесәсеннән күренеп тора… Нишләтәсең инде аларны, җә?! Без өеребез белән чир таралмасын өчен өйдә утырабыз, 65+ урамда култыклашып йөри…

Ләйлә Лерон (Казан) – пешергән ризыкларын күрсәтә, марафоннар уздыра, бүләк уйната, курс җыеп, укыта… Күтәренке кәефе белән башкаларның күңелләренә өмет чаткысы уята. Елмайган йөзен күрү ничектер тынычландырып җибәрә. 

Җырчылар (татар эстрадасы) – и-и-и! Безгә якынаеп беттеләр! Башкалар белән бергә Лилия Хәйруллинаның мунча буяганын, ризык пешерүен, спортка бирелүен күзәтәм. Башкаларның нидер эшләүләре, селкенүләре, безне дә нидер эшләтте, селкенергә этәрде. Мин дә селкендем – степперга бастым. Кулымда – прәннек…

Прәннегем җитәрлек – ике пакет алдык. Стрессны юмалыйм дигән сылтау белән баллыны бик азга гына булса да арттырдым. Иң мөһиме, кичке алтыдан соң прәннек ашамаска (бәлеш, өчпочмак, дүртпочмак, бишпочмак – сезнең Истаграмда нинди ризык анда?) яки Интернетка кермичә торырга. Гаилә белән өстәл уеннары уйныйбыз, шаярып котырып алабыз, көлә-көлә әкият китабы укыйбыз. Боларны видеога төшереп, Интернетка куймыйм… безнеке булып калсын. Пандемия бөтен ишекләрне, бөтен тәрәзәләрне ачып бетермәсен әле. Серләр дә калсын.

Бу акыллы сүзләрне язганда кулдан прәннек төшеп китте әле. Әллә читкә алып куяргамы?..

чыганак: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/min-nishlim-alar-nishli-kndlek-9-04-2020

Сәхифә: Без рубрики

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Август 2020
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Июн    
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31  

Рәсемнәр

dsc01505_0 za-oknom hallowen sl-17 ejik z5

Сандык