Албит » Без рубрики » Йосыф Акчура (1876—1935)
6/04/2010

Йосыф Акчура (1876—1935)

Тарихта Акчуриннар фамилиясе 15 нче гасырдан ук билгеле. Йосыф Акчура исә— шул нәселдән килгән атаклы Сембер сәүдәгәрләре Акчуриннардан чыккан шәхес. Й. Акчура 1876 елның 2 декабрендә Сембер шәһәрендә туган. Аның әтисе Хәсән Сөләйман улы, әнисе Бибикамәрбану Казан фабриканты Г.Юнысов кызы була. Й.Акчура бик иртә әтисез кала, әнисе исә мирас аркасында чыккан низаг аркасында, 6 яшьлек Йосыф белән Төркиягә китәргә мөжбүр ителә. Алар Истанбулда Аксарайда йорт сатып алалар. Бераздан әнисе дагестанлы Осман бәйгә кияүгә чыга. Осман бәй Йосыфны башта мәктәпкә, аннан югары хәрби училищега урнаштыра. 1889 елны әнисе Йосыфны алып, үзләренә тиешле мирасны алу нияте белән, Сембергә кайта.
Мирасны алу бер елга сузыла һәм 14 яшьлек Йосыф бу вакытны бушка уздырмый: агасы Ибраһимның бай китапханәсендәге татар, төрек, рус телендәге китапларны укый һәм укыган әсәрләр турында агасы белән бәхәс—әңгәмәләр алып баралар. Хәрби училищедә укыган елларында да Йосыф Сембергә агасы Ибраһимнарга кайткалап йөри. Ул Казанда,Уфада, Касыймда була. К.Насыйри, Г.Баруди, легендар шәхес шәех Шамилнең оныгы генерал Шамил белән очраша, аның улыннан француз теленнән,Төркия тарихы, каллиграфия буенча дәресләр ала. Алдынгы карашлы , милли жанлы һәм 5—6 тел белгән агасы Ибраһим белән аралашып—фикерләшеп яшәү һәм татарның алдынгы шәхесләре белән танышу, аралашу— яшүсмер Йосыфта милли хисләр уянуга нигез сала.

1895 елда Истанбулдагы жир тетрәү вакытында аның әнисе һәлак була. Моңарчы әнисеннән яшереп кенә А. Жәүдәтнең “Икъдам” журналы тирәсенә тупланган яшь милләтчеләр белән кызыксынган Й. Акчура алар белән ныклап аралаша башлый һәм ул солтан Габделхәмит П идарәсенә каршы чыккан яшь төрекчеләр хәрәкәтенә кушылып китә.

Бу чорда ул Төркия зыялыларын Россиядәге татарлар белән таныштыру нияте белән мәгьрифәтче галим Ш.Мәржаниның тәржемәи хәлен яза һәм аны Истанбулда чыга торган “ Мәгьлумат” мәжмугасында бастыра. Ул К.Насыйриның да тәржемәи хәлен яза, әмма бастырып чыгарырга өлгермичә кала, кулга алына. Й.Акчураның төркичелек, милләтчелек идеясын үзенең эшчәнлегенең максаты итеп куюда иң беренче чиратта И.Гаспринский эшчәнлеге һәм тәэсире торса, икенчедән, Ш.Мәржани, К.Насыйрилар хезмәтләрен өйрәнү дә зур роль уйнаган, шулай ук хөр фикерле абзыйсы Ибраһимның да йогынтысы көчле булган.
1897 елда Й.Акчура яшь төрекчеләр белән бергә кулга алына һәм үлем жәзасына хөкем ителә.Әмма бераздан хәрбиләр һәм жәмәгатьчелек басымы астында солтан Габднлхәмит П үлем жәзасын гомерлек сөрген белән алыштыра: һәм аларны— 84 кешене— гомерлек сөргенгә Триполга (Ливия) жибәрәләр.1899 елда ул аркадашы Фәрид белән Туниска кача, аннан ул Франциягә—Парижга килә.1899—1903 елларда Й.Акчура Парижда хосусый “Ирекле сәясәт мәктәбе”ндә һәм Сорбонна университетының югары мәктәбендә укый. Биредә ул бик бирелеп танылган галимнәр-француз милләтчеләре А.Сорель,Т.Ф.Брентано, А.А.Болье кебек галимнәрдән фәлсәфә, социология , сәяси тарих кебек фәннәрдән дәресләр ала. Әлеге фәннәрне тирәнтен өйрәнү аңа милләтчелекнең сәясәттәге роле, урыны турында уйланырга мөмкинлек бирә.

Парижда яшәгәндә Й.Акчура Франциядәге төрек сәяси качаклары жәмгыятен төзи, ”Генч төрекләре” житәкчесе А. Риза чыгарган гәзиттә языша, шулай ук француз телендә чыккан “Киңәш” гәзитендә дә аның шактый гына мәкаләләре чыккан. Й.Акчураның милләтчелек—төрекчелек фикеренең формалашуы нәкь менә Парижда укыган елларга туры килә. Биредә ул яшь төрекләр—А. Риза, А. Жәүдәт, принцлар бертуган Сабахаттиннәр белән якыннан таныша, дуслаша. Аларны бер идея— Төркиядә 1876 елда кабул ителгән, әмма соңарак солтан Габделхәмит П тарафыннан юкка чыгарылган Конституцияне яңадан тергезү идеясе берләштерә. Парижда ул Сорбонна университетында укучы Садри Максуди белән таныша, дуслаша һәм бу дуслык аларның гомерләре буе дәвам итә. (1936 елда С.Максуди Й.Акчураның үлеменең бер еллыгы уңае белән “Дустым Йосыф Акчура” дигән күләмле мәкаләсен язачак һәм аны “Төрки дөньяның олуг милләтчесе” дип атаячак).

Й.Акчура 1903 елны “Госманлы имприясенең идарә институтлары тарихын өйрәнү” дигән темага диплом эше яклый һәм шул ук елны, укуын тәмамлагач, Россиягә кайта. Башта ул Сембердә Дибердиевләр гаиләсендә яши, аннан Казанга килә. Ул Казанда үзенең төрки дөньяда зур яңгыраш тапкан “Өч төрле сәясәт” дигән хезмәтен яза һәм аның киләчәктә төзеләчәк дөүләтнең нигезендә милли принцип, ягьни милли бердәмлек идеясы ятарга тиеш, чөнки милли идея — киләчәк жиңүләрнең юлкүрсәткече булачак, милли идеяга бернинди көч тә каршы тора алмый, дигән фикерен аңлаткан әлеге мәкаләсе Каһирәдә яшь төрекче А. Кемал нөширлегендә чыга торган “Төрек” гәзитендә басыла. Мәкалә, 1907 елда Казанда брошюра итеп басылып чыкканнан соң, Русиядәге төрки милләтләр арасында, бигрәк тә татар жәмәгатьчелегендә көчле яңгыраш таба.(Әлеге мәкалә 1912 елда Истанбулда, 1976,1987 елларда Әнкарада да басылган.)

Казанда яшәгән ул елларда Й.Акчура “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Россия тарихы буенча лекцияләр укый (Башка мәдрәсәләрнең шәкертләре соравы буенча бу лекцияләрне 1906 елда “Фәннәр вә тарих” дигән брошюра итеп бастырып чыгаралар). Аннан ул Казанда 1905 елның 29 октябрендә С.Алкин нәширлегендә чыга башлаган “Казан мөхбире” гәзитенең мөхәррире була. 1905 елгы революциядән соң татар жәмәгатьчелеге арасында үзенең белеме, милләтчелек фикерләре белән таныла барган Й.Акчура Бөтенруссия мөселманнарының “Иттифак әл—мөслимин” берлегенең сьездларын чакыруда һәм аны сәяси партия итеп оештыруда башлап йөрүчеләрдән һәм аның Уставын төзүчеләрнең берсе буларак (соңарак Г.Ибраһимов язганча: “1905 елгы революциядә татар буржуазиясенең иң төпле сәяси юлбашчысы“) татар зыялылары тарафыннан әлеге партиянең фикери юлбашчысы булып кабул ителә. Татар милли хәрәкәте идеологларының берсенә әверелеп барган Й.Акчураның 1 Россия Дәүләт думасына сайлануын теләмәгән хөкүмәт органнары аны сайлаулар вакытында кулга алалар һәм ул сайлаулар узганчы төрмәдә утыра. П Дәүләт думасы патша тарафыннан таратылгач ул “3 июнь вакыйгасы” дигән мәкаләсен яза һәм шул мәкаләсе аркасында полиция күзәтүе астына алына.1908 елның мартында Й.Акчура эзәрлекләүләрдән качып, Кырымга—Бакчасарайга китә. Апрель аенда биредә И.Гаспринскийның “Тәржеман” гәзитенең 25 еллык юбилее уздырыла.Чакырылган кунаклар арасында Й.Акчура да була. (Биредә ул әле генә Каһирәдән кайтып төшкән Г.Баттал белән таныша, дуслаша һәм аларның дуслыклары Төркиядә дә дәвам итәчәк). Русия төркиләренең күренекле шәхесләре, төрки халыкларның милли хәрәкәте лидерлары, идеологлары жыелачак бу мәжлескә кадәр “Тәржеман” гәзитенең 25 еллык жыелмасын укып өлгергән Й.Акчура “Тәржеман” гәзитенең төрки халыкларның милли аңын уятуда, үстерүдә уйнаган роленә һәм И.Гаспринскийның эшчәнлегенә зур бәя биргән чыгышын ясый.

1908 елның 23 июлендә Төркиядә яшь төрекләр инкыйлабы була. Солтан Габделхәмит П Конституция игьлан итәргә һәм барлык сәяси сәбәпләр белән сөрелгәннәргә ирек бирергә мәжбүр ителә. Төркия сәясәтенә Й. Акчураның үзе белән бергә сөргенгә сөрелгән иптәшләре, Парижда бергә укыган дуслары килә. Һәм ул, ашыгыч рәвештә, Төркиягә кайтып китә. Й. Акчура Төркиягә сәяси яктан нык үскән шәхес булып кайта, чөнки ул инде Россиядә 1 Рус революциясен кичергән, Бөтенрусия мөселманнарының Иттифак партиясен төзүдә катнашкан, милли хәрәкәттә чыныккан, ягьни татар милләтенең сәяси, мәдәни үсеш чорын кичергән, Кырымның, Кавказның милли хәрәкәтен, Төркестанның уянуын якыннан күргән, гомумән, төрки дөньяның милли аңының уянуын, үсүен күргән һәм үзенең алдагы сәяси көрәш юлын, максатын билгеләгән була. Хәзер инде Й. Акчура өчен “Конституцияле госманлы солтанаты” идеал була алмый.

Ул Төркиягә кайткач, дусларының чакыруына да карамастан, хөкүмәт идарәсенә эшкә бармый, бернинди партияләргә дә әгьза булып керми. Й. Акчураның барлык партияләрнең дә тәкьдимнәрен кире кагуының төп сәбәбе булып аның “госманлы дәүләтчелеге сәхнәсендә түгел, ә милләтчелек сәхнәсендә эшләргә теләве”1 тора. Ул яңа Төркиядә төрки дөньяга төркичелек, киң төреклек фикерен аңлатырга, таратырга тели, төрекчелек байрагын күтәрергә әзерләнә. Әмма хөкүмәт даирәләрендә аркадашлары күп булса да, алар аның бу фикерен аңларга теләмиләр , аның әлеге фикерләрен Й. Акчураның башкалардан аерылып торырга теләве дип кабул итәләр. Й. Акчура үзенең бу фикерләрен аңлата, тарата торган бер мәжмуга чыгарырга тырышып карый—акча таба алмый. “Төрек дәрнеге” исемендә бер оешма төзи, әмма эшләтеп жибәрә алмый. Аңа татар милли хәрәкәтендәге эшчәнлеге, татар халкы арасындагы авторитеты ярдәм итә. Оренбург миллионеры Мәхмуд бай Хөсәенов вафат була, аның хажга барырга дигән бәдал акчасы белән Истанбулга Каргалы имамы Хәйрулла хәзрәт Госман килеп чыга . Й. Акчураның милли эшчәнлеген яхшы белгән имам Й. Акчурага мәрхум Мәхмуд байның рухына дога булып барсын өчен берничә мең сум хәер бирергә теләвен әйтә һәм кемнәргә бирергә икәнлеге турында киңәш сорый. Й.Акчура аңа үзенең “Төрек юрду” мәжмугасын чыгарырга теләвен әйтә һәм әлеге акчаны шул эшкә бирүен сорый. Хәйрулла хәзрәт Госман Й.Акчурага берничә мең сум акча калдыра.

Шулай итеп, 1911 елның ноябрендә “Төрек юрду” журналының беренче саны басыла һәм 1931 елга кадәр аның барлыгы 233 саны чыга. 1917 елга кадәр журналның мөхәррире Й. Акчура була. Й. Акчураның төрекчелек идеясен аңлатуга, таратуга йөз тоткан “Төрек юрду” журналы бик тиз арада, бигрәк тә, төрек яшьләре арасында популярлашып китә. Әлеге журналның тәэсире белән төрек яшьләренең “Төрек учаклары” журналы барлыкка килә. Шулай итеп, төрек дөньясының мәгьнәви берләшүе— милли берлеккә ирешүенең идеологиясе эзләнә, эшләнә башлый. Й. Акчура житәкчелегендәге “Төрек юрду” журналы әлеге төрек берлегенең юлбашчысы да, остазы, байрагы да булып таныла. “Төрек юрду” журналын татар зыялылары да укый. (Мәсәлән, Әхмәдһади Максудиның бүгенге көнгә кадәр сакланган китаплары арасында әлеге журналның төрле елларга караган берничә саны бар.) Й. Акчура фикеренчә, журнал бөтен төрки дөнья өчен чыгарга тиеш булган һәм ул, шуңа күрә, төрек укучыларын башка төрки халыклар белән таныштыруны да максат итеп куйган. Шунлыктан, журналда төрек һәм төрки халыкларны кызыксындырган сәясәт, икьтисад, әдәбият, мәдәният,тюркология, археология, фәлсәфә, спорт, архитектура, тәрбия-әхлак проблемаларына, музыка, шигьрияткә багышланган мәкаләләр дә күп басылган.

Г. Исхакый Й. Акчураның үзенең шул журналы аркылы төрек берлеге турындагы идеясын тарату буенча алып барган эшчәнлегенә зур бәя биреп: “Әгәр Балкан сугышы, аның артыннан башланып киткән Бөтендөнья сугышлары булмаса, төрек берлеге бөтен төрек дөньясында, Русиядә, Иранда, Төркестанда, Чинда гәүдәләнеп өлгереп, милли бер оешма хәленә килеп житәчәк иде, дөнья сәясәтендә зур роль уйный торган бер куәт булып өлгерәчәк иде” дип язган “Мәрхүм Йосыф Акчура бәй” дигән мәкаләсендә.

2 1915—1916 елларда Й. Акчура Төркия дәүләте делегациясе составында төрки халыкларның, хәрби әсирләрнең хокукларын яклау өчен төзелгән оешма белән Россиядә, Австро—Венгриядә, Германиядә була, Швейцариядә Цюрихта В.И.Ленин белән очраша. 1917—1919 елларда Кызыл Ай жәмгыяте канаты астында әсирлектәге төрек әсирләренең проблемаларын хәл итү өчен төзелгән оешмада эшли һәм шул максат белән 1917 елда Россиягә килә. Ул Казанда, Уфада була һәм үзенең милли хәрәкәттәге фикердәшләре, көрәштәшләре Г.Баруди, Ә.Максуди, С.Максуди һәм башкалар белән очраша. Бу очрашу татар зыялыларының 1917 елның июлендә Казанда Эчке Русия һәм Себер төрек–татарларның Милли–мәдәни мохтарияте игьлан ителгәннән соң Милли—мәдәни мохтарият идеясен тормышка ашыру юлында янып яшәгән көннәрендә була.

1923 елның 29 октябрендә Төркия жөмһүрияте игьлан ителгәч һәм Мостафа Кемал властька килгәч, Й. Акчура, бик бирелеп, М.Кемал хөкүмәтенә хезмәт итә башлый. Әмма ул үз карашларының бәйсезлеген саклау ниятеннән, бер партиягә дә керми. М.Кемал аны нәкь менә үз фикерендә нык тора, үз фикерен яклый белүе өчен хөрмәт иткән. Й.Акчура аның сәясәт һәм мәдәният буенча Киңәшчесе була, Бөек милләт мәжлесенә Истанбулдан вәкил итеп сайлана. Ул Тарих жәмгыятен һәм аның 1 Конгрессын оештыруда, алып баруда катнаша, Конгрессның рөисе була. 1928 елда төрек әлифбасын латин әлифбасына күчерү турында закон кабул ителгәч госманлы телен төрекләштерү, төрек телен алынма сүзләрдән чистарту , яңа сүзләр ясау һәм латин өлифбасын тормышка ашыру өчен Тел жәмгыятен төзүдә һәм аның эшчәнлегендә Й. Акчура төп көчләрнең берсенә әверелә,Тел Академиясен оештыруда башлап йөрүчеләрдән була һәм ул ике жәмгыятьнең дә әгьзасы итеп сайлана.Ул елларда Й. Акчура Истанбул университетында сәяси тарих профессоры вазыйфасын башкара, Әнкара хокук мәктәбендә, профессор буларак, сәяси тарих буенча лекцияләр укый. Шул ук вакытта аның Истанбулда, Әнкарада чыккан төрле гәзит—журналларда тарих һәм тел проблемаларына багышланган дистәләрчә мәкаләләре басыла.

“Йосыф Акчура, бөтен төрек илләрендә уртак бер юлбашчы булып, төреклекнең уртак бер остазы булып хисап ителәчәк. Исеме Исмәгыйль бәк исеме берлә бергә булачак һәм бөтен төрек илләренең яңадан тууларында Тимер Казык йолдызы ролен үтәп китәчәк.”3 Й. Акчураның төрекчелек идеясын тудыруда, үстерүдә, аңлатуда уйнаган роленә һәм аның сәяси эшчәнлегенә бирелгән иң югары бәя бу. Чөнки Төркиядәге сәяси эшчәнлегендә Й. Акчура үзенең бар сәяси тәжрибәсен бер максатка— төрекчелек кыйбласына, ягъни төрекчелек идеясен үткәрүгә хезмәт итүгә багышлаган иде. Ул бу эшкә зур тәжрибә туплап килгән— рус инкыйлабы үзе зур сәяси мәктәп булса, татар милли хәрәкәтендәге эшчәнлеге, реакция еллары исә аның милләтчелек хисләрен көчәйтүгә,үстерүгә сәбәп булган иде.

Европа галимнәре дөньяда, төрки халыкларда бер сүрелеп, бер кабынып киткән төрки бердәмлек идеясен, аның тарихи асылын, үсешен тикшерүгә игьтибар биреп киләләр һәм шуларның берсе француз тюркологы Франсуа Жоржон 1978 елда “Йосыф Акчура.Төркиядәге милли хәрәкәтне өйрәнүгә кереш” дигән докторлык диссертациясен яклый.1986 елда исә аның 154 битле “Төрек милләтчелегенең тамырлары. Йосыф Акчура (1876—1935)” дигән китабы Әнкарада төрек телендә дә басылып чыга. Бу хезмәтнең безнең өчен әһәмияте Ф.Жоржонның төрекчелекнең үсешен Й.Акчураның эшчәнлеге һәм татар жәдидчелеге белән аерылгысыз бәйләнештә,үсештә күрсәтүдә.

Й.Акчура 1935 елның 11 мартында Истанбулда вафат була. Аның белән хушлашырга төрки халыкларның күп санлы вәкилләре жыела, жензасы өстендә Садри Максуди, Мостафа Чокай, Г.Исхакый, С.Гыйффәт, Рәсүлзадә Мөхәммәд Әмин кебек күренекле милләтчеләр саубуллашу сүзе әйтә. Алар Й.Акчураның шәхес буларак ижтимагый әхлакка ия, үтә саф һәм садыйк кеше булуы турында әйтәләр, аның сәяси, милли, ижтимагый эшчәнлегенә олы бәя бирәләр, төрек милләтенә иксез—чиксез мәгьнәви мирас, меңнәрчә шәкертләр калдырып китте, диләр. (Г.Исхакый)

Төркия тарихына Й.Акчура — беренче булып төркичелек,төрекчелек идеясен барлыкка китергән, аны аңлатуга,таратуга, тормышка ашыруга күп көч куйган, шуның белән Төркиянең беренче төрекче теоретигы З.Гекалпның эшчәнлегенә юл ачкан һәм Төркия Республикасына,төрек халкына фидакарьларча хезмәт итүе белән “яңа Төркия жөмүһриятен төзүдә зур мәгьнәви көч булып катнашты” дип бәяләнеп кереп калган шәхес.
Искәрмәләр.

1.Г.Исхакый. Мәрхүм Йосыф Акчура бәк // Яңа милли юл.—1935.—6 сан (89).
2. Шунда ук.
3 .Шунда ук.

Сәхифә: Без рубрики

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

korabl dsc01558 tukay-yadkere1 sl-10 sl-18 ej1

Сандык