Албит » Әхәт Гаффар » Язучының гомер кичәсе
19/12/2019

Язучының гомер кичәсе

43Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган прозаик һәм драматург Әхәт Гаффарның 70 яшьлегенә багышланган кичә булды.

Әле 70 нче еллар үрендә үк “Әҗәт” исемле тәүге әсәре белән әдәбият сөючеләр күңелен яулаган әдипне Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Әфган сугышы ветераны, тарихчы-галим Альберт Борһанов,  төрле елларда белем алсалар да, бер үк Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаган иҗатташлары Равил Шәрәфиев белән Хәлим Җәләй, Балык Бистәсе район башлыгы урынбасары җитәкчелегендә килгән якташлары, туганнары һәм хезмәттәшләре тәбрикләде. Сагындырган җырчыларыбыз Искәндәр Биктаһиров белән Лидия Әхмәтова, берсеннән-берсе кечерәк гармуннарда уйнап сокландырган Кирам Сатиев чыгышлары кичәгә моң өстәде.

чыганак: http://madanizhomga.ru/news/kөn-temasyi/yazuchyny-gomer-kichse

Сәхифә: Әхәт Гаффар    Тамгалар:

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Язылу

Календарь

Август 2020
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Июн    
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31  

Рәсемнәр

pesi vino fondyu1 img_3288 fest s17

Сандык