Гайшәгә 2 яшь тулды! Бәйрәм бездә!

Узган җәй бер озынборын Гайшәнең борынын талады. Әти аңа борчылган иде, баланы җәлләде. Мин аннан моның хакта шаян шигырь язарга тәкъдим иттем. Янәсе, озынборын тешләгән дә Гайшәне, ә кыз “мин дә борыныңнан тешлим хәзер!” дип теге черкине эзләп киткән дә, таба алмаган. Киләсе җәйне генә бик сагынышып кына табышканнар, кебегрәк сюжет та әйткән идем. Әти көлде дә, язам диде. Ике дүртьюллык кына язды, эзләнәм әле, дип, һаман сузды. Язып бетерергә өлгермәде. Киләсе җәйгә дәү әтисез генә эзләр инде Гайшә озынборынны…
Шигырьне Йолдыз Миңнуллинадан яздырып бетердем. (Беренче дүрт юл һәм җәяләргә алынганы – әтинеке, алга таба – Йолдызныкы). Аннан Гайшәгә шушындый зур бүләк булды.
Бик озын борынлы
Бер бөҗәк нишләгән?
Бәләкәй Гайшәнең
Борынын тешләгән!
(Гайшә аны бик озак
Эзләгән, эзләгән:
“Үзеңне тешлим”, – дип,
Күп йөргән эзләрдән.)
Тик торган җиреннән,
Әйтмичә-нитмичә,
Тешләгән Гайшәнең
Борынын ул кичә!
Тешләгән дә качкан
Карават астына.
Безләргә дә куркып
Сулаган сак кына.
Ул үзенчә шулай
Качышлы уйнаган.
Менә хәзер килер
Диебрәк уйлаган.
Ә Гайшә килмәгәч,
Бу бөҗәк нишләгән?
Ул тагын Гайшәнең
Борынын тешләгән!
П.С. Дуслар! Сез дә язып карагыз әле бу шигырьне? Беренче дүрт юл әтинеке кала, калганы – сездән.
Барлык вариантларны да саклап калачакмын үземә. Гайшәгә олы истәлек итеп калдырачакмын.
Еллар узар, сез үсәрсез, бөтенләй зур кеше булып бетәрсез, Гайшә күңеленә сезне кертеп куярмын. Сезне, аны тешләгән озынборынны, “безнең Бибигайшәбез” дип әйтергә яраткан дәү әтисен һәм аны бер дә күрмәгән, әмма, беләм, аны бик яратучы дәү әнисен.
Туган көнең белән, Гайшә!
Яңа фикерләр