Албит » Әхәт Гаффар » Күренекле язучы Әхәт Гаффар «Казан нуры» мәчетеннән соңгы юлга озатылды
2/01/2021

Күренекле язучы Әхәт Гаффар «Казан нуры» мәчетеннән соңгы юлга озатылды

Күренекле язучы Әхәт Гаффар «Казан нуры» мәчете ишегалдыннан соңгы юлга озатылды. Озатучылар арасында рәсми затлар да, язучының каләмдәшләре дә, якташлары һәм укучылары да бар иде.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстан Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең кайгы уртаклашу телеграммасын укыды.

Татарстан Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова мәрхүм белән булган соңгы сөйләшүләре турында әйтте, туганнарының кайгысын уртаклашты.

Әхәт Гаффар үзенең рәсми туган көнендә — 1 гыйнвар көнне үз өендә вафат булган. Язучы, «Мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон берничә сәгать элек кенә телефоннан сөйләшүләрен, халык шагыйре, «Татмедиа» агентлыгы киңәшчесе Равил Фәйзуллин шушы көннәрдә Әхәт Гаффарның Аккош күленә килергә җыенуын искә алды.

Җыелган халыкка рәхмәт сүзләрен язучының кызы Сөмбел Гаффарова әйтте.

Әхәт Гаффар Курган зиратына җирләнде.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

_5 taxi varenye_0 _9 z5 IMG_0137

Сандык