16/02/2021
ТАЛЧЫККАН ГОМЕР/Әхәт ГАФФАР

Тегермәнгә каршы, сөңге учлап,
Дон Кихотлар барган һөҗүмгә…
Ә мин кайтам, яшьлегемне эзләп,
Туган җиргә изге һәр җомга.
Ни эзлим соң?
Шашкын җилгә каршы
Канатланып очар өченме?
Аһ! Әйләнсәм иде канатыңда, –
Шунда табар идем көчемне.
Тегермәннәр! Төштә күрәм сезне,
Ә өнемдә – бушлык, көйсез кыр…
Яшьлегемне бирәм.
Аласыңмы?
Тик әйләндер тагын бер тапкыр!
Әйләндер дә…
Кояш белән Айның
Аргы якларыннан ташларсың.
Ташларсың да,
Көе килде диеп,
Он иттереп,
Җирне ашларсың.
Ташлатканнар сөңгеләрне күптән,
Тәннәребез җирне ашлаткан.
Тик, тәңребез, аермале безне
Тегермәннәр тарткан
Ашлыктан!
Шул җитәрдер!
Интектермә инде –
Җаннар он ителгән ачлыктан.
И Тегермән!
Канатыңа алчы,
Югыйсә мин артык талчыккан.
Яңа фикерләр