Яңа китапны каршы алыгыз!
“Яшәгән ди бер Суалчан. Көннәрдән бер көнне Яңгыр аны үзенә кунакка дәшкән. Суалчан бик озаклап җыенгач, Яңгыр янына кунакка киткән. Бик, би-и-ик, би-и-и-и-ик озак барган ди бу. Барган да барган. Һич тә ашыкмаган. Тамчы да ашыкмаган. Барып җитсә, ни күрсен: Яңгыр моны көтә-көтә Карга әйләнгән…”. “Әхәт Гаффар” китабыннан бу өзек. Әхәт абый Гаффарның бала теле ачылганда, йоклар алдыннан укый торган кыска гына,оста гына әкиятеннән ул. Әти-әниләр, әби-бабайлар өчен нәниләренә укырга шундый шәп китап! Телне баетер өчен, сөйләмне үстерер өчен, логик фикерләр өчен бик кирәкле китап. Соңгы арада популяр әкияттерапия дигән күренешкә менә дигән мисал. Китапта тагын авторның “Бабай чишмәсе” шәлкеменнән Каюм атлы малай турында хикәяләре, мәктәп сәхнәләре өчен пьесалары урын алган. Әхәт абыйның “Әхәт Гаффар” китабын нәшриятның фирма кибетләрендә һәм сайтыбызда www.tatkniga.ru сатып алырга мөмкин.
чыганак: https://vk.com/tatkniga
Яңа фикерләр