Албит » Әхәт Гаффар » Балык Бистәсендә туган язучы Әхәт Гаффар Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат
15/04/2017

Балык Бистәсендә туган язучы Әхәт Гаффар Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат

Хакыйкать хакын хаклап…

Ә син, кеше буларак,

Яшәү дәрьясында йөз дә йөз.

Әхәт Гаффар

         Быелгы Татартстан Республикасы Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар арасында танылган татар әдибе Әхәт Гаффар да бар. Язучыны рәсми рәвештә Татарстан китап нәшрияты коллективы тәкъдим итсә дә, аны татар әдәбиятын, аерым алганда Әхәт Гаффар иҗатын, чын ихлас яратучы күп санлы укучыларының теләге, үтенече дип тә карау мәслихәт булыр. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, Әхәт Гаффарның элегрәк тә әлеге дәрәҗәле бүләккә тәкъдим ителеп , башка бер язучы файдасына, киң күңеллелек күрсәтеп, үзе теләп баш тартуы мәгълүм.

Язучы-прозаик, драматург һәм публицист Әхәт  Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) 1948 елның 23 декабрендә, тагын да тәгаенләсәк, ягъни туу турындагы таныклыгында 1949 елның 1 гыйнварында, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының гөрләп, күкрәп торган Олы Әшнәк авылында дөньяга аваз сала. Туган авылы Олы Әшнәктә сигезьеллык һәм күрше  данлыклы Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлый. Аңа кадәр инде бу мәктәптә Равил Шәрәфиев, Рауза Хәйретдинова, Хәлим Җәләлов, Вакыйф Нуруллин һәм башка күренекле артистлар һәм язучылар, шагыйрьләр белем алган була. 1966-1971 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына кереп югары белем ала. Бәлки, биштәренә китап төяп барган кешедән дә ерак барып җитүче юк, дигән мәгълүм фикер аңа шул вакытта ук килгәндер. 1971-1981 елларда Казан шәһәрендә Республикада чыгучы көндәлек матбугатта – “Яшь леничы” (хәзерге “Сабантуй”), “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газеталарында хәбәрче-кореспондент һәм “Казан утлары” журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли.1980-1982 елларда Татарстан Язучылар берлеге аңа ифрат җаваплы вазыйфа йөкли: язучыларның Әлмәт оешмасын җитәкләүне ышанып тапшыра. Ниһаять, янәдән Казанга кайтып, 1987-1990 елларда Казанда СССР  (Россия ) Культура  фондының Татарстан Мәдәни  фондында җитәкчелек итә . 1987 елдан башлап, ул, кабат  җиң сызганып, матбугат хезмәтендә эшкә керешә : “ Шәһри Казан “, “ Ватаным Татарстан” , “Мәгърифәт “ газеталарында , “Казан “ , “Мирас”   журналарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире вазифаларын  җиренә җиткереп алып бара,  С.Сәйдәшев исемендәге  Дәүләт зур концерт залында әдәби мөхәррир булып эшләгән еллары да эзсез калмады.

Тәҗрибәле газетачы –журналист булу  өстенә Әхәт Гаффар күпсанлы әдәби әсәрләр –  хикәяләр, повестьлар , өч роман һәм дистәдән артык пьесалар авторы да. Матур әдәбият мәйданына ул узган гасырның  җитмешенче елларында килә . Аның 1972 елда “ Казан утлары “нда  (№10) басылып чыккан “ Әҗәт “  дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята . Шуннан соң язылган һәм киң катлау укучыларга барып ирешкән  “Яра”  (1973) , “Язлар моңы” (1973), “Гозер” (1975) , “Кашан җыры”(1977) , “ Су астындагы чишмә “ (1980), “ Бишек” ( 1981) , “ Яшиселәр алда иде “(1987) , “Дәрья башы” (1995) кебек повестьлары , пьесалары һәм хикәя җыентыклары белән тормыш материалын  үз каләменә  хас психологик стильдә сәнгатьчә гәүдәләндерү осталыгына ия булган прозаик булып таныла . Сиксәненче  еллар башында әдип,  прозаның катлаулы төренә мөрәҗәгать итеп , Россиянең тоташ тарихы зилзиләләре әвәрәсендә татар авылы кичергән драматик хәлләрне гәүдәләндергән “ Бодай бөртеге һәм тегермән ташы “ (1983) , “ Олы юлның тузаны “ (1989),     “ Богау” (1998) исемле күләмле романнарын иҗат итә .

       Ә. Гаффар әдәби эшчәнлегенең беренче чорларыннан ук сәхнә әдәбияты – драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли.  Аның, нигездә, әхлакый –социаль мәсьәләләрне  үзәккә алып язу стиле буенча , прозасындагы кебек , хис, метафора, символ-киная синтезына  корылган “Иртәгә улың булам “ (1977) ,”Язлар моңы “ (1978) ,” Җиләк вакыты бер генә “ (1979) , “Соңгы ләкләк  “(1980) , “Өч сорауга бер җавап “ (1980) , “Бер картлыкта , бер яшьлектә “(1981) , “ Мунча көне” (1982) пьесалары , татарның тарихи шәхесләреннән Мулланур Вахитовка багышланган “ Сызылып таңнар атканда “ (1984) , герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы “ Хөкем “ (1986) , “Соңгы сәгать “ (1986) исемле драмалары үз вакытында татар театрлары сәхнәләрендә уңыш казаналар. Республикада Әхәт Гаффарның сигез пьесасы сәхнәгә менде.  ”Иртәгә улың булам” (1977), “Җиләк вакыты бер генә” (1978) “Соңгы ләкләк” (1980), “Соңгы сөю” (1980), “Бер картлыкта, бер яшьлектә”(1981) әсәрләре шуларның берничәсе.

Әдипнең “Соңгы сөю” пьесасы  Советлар Союзы Герое, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге Ленин премиясе лауреаты патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Хөкем” исемле драмасы Казан телевидениесе аша бик теләп һәм кат-кат күрсәтелде. Бүген мәктәпләрдә тарих дәреслекләрен үзгәртеп язу эше барганда, аларда Муса Җәлил исеменең  һәм батырлыгының да онытылмас сәхифәләре урын алачак, дигән ышаныч күңелләрне сөендерә.

Ә. Гаффар театр сәнгате,  әдәбият әһелләре, республиканың икьтисади һәм мәдәни тормышы, милли мәсьәләләр турында көндәлек матбугаттагы  чыгышлары һәм совет режимының ун ел буена  Әфганстанда алып барган җинаятьчел сугыш турында аерым публицистик китап- “771 аршын җир” (1991) авторы буларак та билгеле . Шунысын да әйтергә кирәк, бу әсәр киң катлам китап укучылар арасында резонанс тудырды. 

Инглиз язучысы Клайв Лиддиард Әхәт Гаффар әсәрләренең  истәлекләргә корылган, стиле белән халык риватьләренә, әкиятләренә тартым булуын, кешенең яхшылык белән яманлык хакындагы уйланулары чагылдыруына, кеше белән табигатьнең бердәмлек хисләрен гәүдәләндерүенә гаңәпләнә. Рус халкының атаклы язучысы Анатолий Приставкин да Әхәт Гаффар иҗатының шигьри, уйчан язу алымы рәвеше белән генә түгел, ә бәлки эчтәлеге белән дә татар халык шигриятенә барып тоташуын  билгели. Мөхтәрәм әдәбият белгече Рифат ага Сверигин исә әдипнең әсәрләренә тормышта юл сайлау, кешеләр язмышы,  аларның проблемалары турында тирәнтен уй-фикер йөртү, эчке кичерешләрнең нечкәлегенә, кешелеклелек һәм миллилекнең бергә тоташуына игътибар итә.

Әхәт Гаффарның  М .Горький исемендәге Бөтенсоюз  әдәби конкурс  лауреаты, “ Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе “ дигән мактаулы исемнәрне  йөртүе , Татарстан язучылар берлегенең Ф. Хөсни исемендәге дәрәҗәле әдәби премия лауреаты булуы да аның өчен, без, якташлары өчен дә зур мәртәбә.

Ә.Гаффар инде  1976 елда ук СССР (Татарстан ) Язучылар  берлегенә хаклы рәвештә кабул ителә.

Аның  иҗатын Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илһам Госман улы Вәлиев әдәбият һәм сәнгать өлкәсен үтә дә үз итә. “Әхәт –Гаффаровларның  да Гаффары ул. Рәкыйп, Ринат, Сөмбелне үз әдәби мәсләге  артыннан ияртүе, күпкырлы иҗатында туган якка мәдхия җырлавы, ата-ана  нәсыйхәтен үргә алуы, үз халкын, милләтен, динен, телен данлавы һәм зурлавы безнең төбәк өчен үзе бер мәртәбә”, – ди ул әдип иҗатына биргән бәясендә.

Үзара очрашып сөйләшү вакытында Казан Федераль Университеты профессоры, академик, филология фәннәре докторы Х. Й. Миңнегулов Әхәт Гаффар иҗатын олылап, хаклы рәвештә,  әмма кыска гына итеп: “Ул – түбәннән күтәрелде…”- дип, әдипнең үз иҗатында әдәбиятның барлык тармакларында да өлгергән, укучы күңеленә туры килердәй әсәрләр иҗат итүенә ныклы ышаныч белдергән фикерләрен  бик теләп җиткерде.

Язучы иҗатына мөнәсәбәте илә языла торган мәкаләмне төгәлләр алдыннан Татар шигърияте корифейларның берсе Татарстан Республикасы халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин белән гапләшүне мәслихәт санап, язучы  Ә.Гаффарга кагылышлы фикерләре белән кысыксындым. Ак шигырьләрендәгедәй ак күңеленнән чыккан уйларын болай белгерде шигьри остаз: “Ул бик хикмәтле нәселдән бит, Габдрахман абый балаларының берсе дә югалып кала торганнардан түгел. Якташым чын талант иясе, Ходай Тәгалә бик күпне биргән аңа. Холкы белән дә, язу стиле белән дә башкаларга охшамаган Әхәт. Әсәрләре (проза, драматургия, публицистика һәм башкалар булса да ) җентекләп укуны, уйлануны, нәтиҗә ясауны сорый. Шунысын да әйтү мөһим: 80 елларда татар әдәбиятын рус һәм илебездә яшәүче башка милләт халыкларына таныта алуда аның да әйтеп бетергесез өлеше бар!”

         Олпат шагыйребез Сибгат Хәким аның язучылар берлегенә кабул ителүе турында болай дип яза: “Мин Әхәт Гаффарны Язучылар берлегенә ничек кабул итүебезне яхшы хәтерлим. Ул вакытта әле аңа 25 кенә яшь иде, ләкин ул чакта да Әхәт үзен иҗатындагы җан шигъриятен эпик тасвирлау белән кушкан талантлы прозаик итеп танытып өлгерде, аның әсәрләрендәге детальләр балкып тора, тирән мәгънәле, хәтердә кала.” Бу бәяне шул заманның Мәскәүдә басыла торган “Литературная Россия” журналында басылуы да күп нәрсәләр турында сөйли.

         Йомгаклап шуны гына әйтәсе кала: заманыбызның көчле әдипләре Чыңгыз Айтматов, В.Астафьев, В.Распутин, Е.Евтушенко иҗатларын тирәнтен күзәткәндә, аның иҗат биеклегенең аеруча күтәрелешен тоярга мөмкин. Татар язучылары арасында да, безнең күренекле якташ әдип шикелле үк, үз иҗат мөмкинлекләрен ачу теләге белән янучылар аз түгел. Әхәт Гаффар – шулар арасында күзгә нык бәрелгәннәрдән.

         Әгәр әдип: “Яшенне – турылап, күк күкрәвен учка кысып булмый. Гыйлемеңне яшендәй күп тармаклы, гомереңне күк күкрәведәй шаулы итә алсаң, яшәү үрнәгеңне читлеккә бикләп куймаслар, “ – дигән тормыш хакыйкатенә инанып яши һәм иҗат итә икән, Әфарин, Әхәт, диясе генә кала.

                                                                                             Рамазан Кәбиров,

                                                        Балык Бистәсе районы

                                                        Югары Тегермәнлек авылы

http://rsloboda-rt.ru/tt

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

alice4 3_0 apple t2 kur1 IMG_0149

Сандык