Албит » Әхәт Гаффар » Кешеләр
25/01/2017

Кешеләр

автор: Әхәт ГАФФАР

i

Фатыйма

Баз кебек тып-тын өендә Фатыйма кичләрен җәтмә үреп ­ утыра торган иде. Кызы кул эшенә тотына. Улы клубка йә балаганга – янгын өенә кәрт сугарга чыгып китә. Бәйләүләрен тотып, кайчагында тирә-күршедәге тол хатыннар җыелгалый. Ирләр дә кергәли. Тегене-моны сөйләшкәлиләр. Җыр җырламыйлар. Бер тапкыр самавыр куеп, сөтле чәй эчеп алалар. Җанга рәхәт булып китә. Башка көнне бәйләмгә бүтәннәргә кереп утырасың. Анысында чәйне алар куя. Шулай чиратлап бара инде. Беркем әҗәтле калмый.

Җәтмәнең төбе юкә бау белән матча кадагына бәйләнгән. Сүз артыннан сүз, күз артыннан күз. Сул кулда кылыч шуа, уң кулда соса йөри. Хатыннарның һәр сүзен, җәтмәнең һәр күзен җөпләп, төеннәр төйнәлеп бара.

Тышта буран. Электр белән радио чыбыклары гүелди. Бөтен өй Гаффарларның мандолинасы шикелле зыңлап тора. Йә чатнама суык. Күктә тулы ай, җирдә зәңгәр күләгәләр. Берара этләр өреп алгалый, тонык кына итеп, кар шыгырдап кала. Чана белән тартып, кемдер колхоз саламын йә печәнен урлап кайта инде. Бу кәсепкә Фатыйма үзе дә чыккалый. Югыйсә беттең. Мал-туарыңны тезмәдәге белән генә кыш чыгарырмын димә. Куркып ятсаң, абзар түбәсенең каткан саламын куптарырга, йолкырга, өйгә кертеп эретергә кала. Ни хәл итмәк кирәк?! Аркаңа чана бавын асасың да бисмиллаңны әйтеп юлга кузгаласың. Күз курка, кул эшли ул. Тотсалар беттең инде. Тик, Аллага шөкер, тотмыйлар. Сине төрмәгә ябудан, сыер, сарык-кәҗәңнең эштән чыгуыннан, дөньяга, колхозга ни файда?!

Үз тамагың кайгысы хәттин ашкан. Трутдингә тигән ашлык очын очка ялгарлык кына. Акча юк. Ул учка керсә, теш сызлаулары басыла, билләһи газыйм. Шунда йөрәк тә кагарга тотына. Налог түләнмәгән бит әле. Заем дип тә теңкәгә тияләр. Язга кергәндә ит заты күрми башлавыңда аларның ни эшләре бар. Бәрәңге белән сөт, кысыр ашка каласың. Ипи санаулы. Аны күз карасыдай кадагын кадакка, куш учын учка санап кына тотасың. Җир яшәргәч, кызарып борнаган кычыткан, кузгалакка, аннары ирен яргычы белән какыга, соңрак балтырганга керешәсең. Барысыннан да битәр черек бәрәңгегә күз тимәсен. Ходай рәхмәтле диген, әле дә ярый ул бар.

Берзаманны язгы сулар ташып төшә. Буа бозы зәңгәрләнеп кабара. Су буаны ашып ургый, аннары ишә дә алып китә. Бу вакытка Фатыйманың җәтмәсе бәйләнеп беткән була инде. Ул аны карама көянтәгә беркетә, озын юкә сапка утырта. Өр-яңа чабатасын киеп, сул кулына киндер букча аскан килеш, җәтмәсен иңендә тибрәтә-тибрәтә, ташкын инеш ярына килеп басуларны Фатыйма өзелеп көтә, тотыласы балыкларның букчасында шапырдашуын ишеткәндәй булып, кыш буена хыяллана, табада сөякләренә хәтле эретеп кыздырыласы балык исен, җир ачыла башлаганда ук, бөтен җаны белән сизә иде.

Инешнең авылдан башлап Атау эче болынына кадәр буеннан-буена җәтмә белән балык сөзүче ирләр, егетләр йөри. Араларында хатын-кызлардан фәкать ул гына – ире сугышта башын салган тол хатын. Моңа ул тамчы да уңайсызланмый, бер дә оялмый, һич тә хурланмый. Киресенчә, үз тамагын үзе, балалары, оныгын туендыра алуына горурлана ул. Мондый чак­ларда үзен ниндидер күпер итеп тоя һәм үзе аша башкаларны үткәреп җибәрүне яшәвенең асылы дип аңлый иде. Аның инеш ярындагы борылмалы, авыр, озын юлы иртән кояш чыгу белән башланып, кичен шул ук кояш баеганда гына төгәлләнә. Тоткан балыкларын ул баш саныннан, ничә таба куырырга җитәр дип санамыйча, газаплы тормышының алтын бәхет тәңкәләре дип кабул итә сыман иде.

Фатыйма менә шулай колхоз эшеннән бушаган вакытын балык тотып үткәрә, су тәмам тонмый торып туктамый. Берочтан ярга су кагып чыгарган, су астында ятып күтәргесез авырайган, әмма черемәгән агачларны, әүвәлге буаның кара бурасыннан калган, ләм асларыннан актарылып чыккан имән субай калдыкларын җыеп өя, бераз кипшегәч, балалары белән бергә йә күтәреп, йә арба белән тартып кайта. Бу утын кара көзгә шае җитә, кышка да керә, мал-туардан калган камыш, бәрәңге сабаклары, курпы, кизәк белән кушып якканда шөкер итәрлек бәрәкәтле була. Шуның белән мунча ягып җибәрсәң дә галәмәт яхшы. Ул судан чыккан имән, нарат субайлар, турап яккач, эретелгән бакыр шикелле көйриләр.

Фатыйманың мунчасы кара иде. Ярга уеп, дүрт яктан су ташы өелгән: түшәменә урталай ярылган бүрәнәләр тезелеп, аңа тыштан туфрак өелгән, идәне белән ләүкәсе генә чын такта, мичендә кирпеч заты юк, ул да гади таштан. Аның каруы мунча ташлары гаҗәеп куәтле пар бирә: аларның һәркайсы Атау эченнән җыеп, чиләк-көянтәләп ташылган. Җип-җиңел, күзәнәкле ташлар, борынгы болгар кабиләсенең җимерелеп, тетелеп, эзе дә калмаган ниндидер бер шәһәренең язгы ташулар белән актарылып, ләм белән бергә болынга чәчелгән ташлар. Атылган йолдызлар юкка чыга, ә Фатыйма борынгы ташларны да кешеләр күңелендә йолдызлар итеп балкыта белә иде.

Фатыйманың бакча башыннан башланган инеш чокыры кырыена җир уеп ясалган кара мунчасына бөтен оч кешесе ягып керә һәм аннан тән керләрен генә юып калмыйча, ә бәлки җаннарындагы бөтен пычракларыннан да арынып чыга. Аның хәерчелеге бөтенесен тигезли һәм бала-чаганың да, ир белән хатыннарның да, карт-корының да рухларын баета: ачлыгын оныттыра, яманлыкларын, пар белән бергә төнлектән сыгып чыгарып, һавага тарата, яхшылыкларын, чабынган саен, гөбердәп кенә торган каен себеркеседәй сихәтле итә, өметләрен сабын күбегедәй күпертә иде. Бу мунчага борылмалы-сыгылмалы сукмактан килеп, Фатыйма уйган җир баскычлардан күтәрелеп керсәләр, чыгып киткәндә исә аяк табаннары туфракка тимичә, күңелләре белән зәңгәр күктәге болытларга шае күтәреләләр кебек иде.

Шулай итеп, Фатыйманың салам түбәле өендә, җир идәнле өйалдында тол хәерчелектә үткән бар гомере, язмышы кара күмер булса да, ул күмер кешеләрнең җаннары түрендә өсте-өстенә җыела килеп һәм тыгызланып, чын алмазга әверелә барды. Бөек тираннан башлап, чабатага юкә каезлаган чакта тотып алган һәм штраф салган урман каравылчысына кадәр аның хәерчелеген һәм иманындагы шул алмазны үз файдасына үзләштерде, ашады, эчте, исерде.

Аны ни өчендер үзара кушаматы белән Фатыйма Мүчи дип атыйлар иде. Фатыйма – мучение… Мученица.

 

Әхмәтҗан

Кайсы гына тарафка юнәлмәсен дә, ни генә ниятләмәсен, аның юлы һәрвакыт упкынга килеп төртелә иде. Канатларын тилгән кебек җәеп һәм киереп, ул әлеге упкыннарны очып кына үтмәкче була да, кире тартып төшерәләр. Андый чакларда ул үзен оясыннан егылып төшеп, юан тупыл кәүсәсенең төбенә сыенган карга баласы хәлендә тоя иде. Шуңа күрә канатларының ни өчен бәйле, аягының ни өчен тышаулы икәненә, ни өчен күрмәскә, ишетмәскә, дәшмәскә дучар ителүенә гомере буена төшенә алмый интекте.

Аңа бер генә упкынны уңышлы үтәргә ирек бирделәр – сугыш упкынын. Исән-имин калды. Җиңделәр.

Сугыш тынгач, ул Германия хәрабәләренең берсеннән инә­ләр табып алды. Крупп корычыннан коелганнар, күрәсең, ях­шы да иделәр соң. Көрәштәшләре биштәрләренә аналары, хатыннары, кызларына атап, күлмәклек тукыма, аккордеон да баян, тегене дә моны төйнәде. Ә ул солдат капчыгы төбенә шул инә капларын салып куйды.

Илгә, авылына, өенә кайтышлый эшелоннар туктап торганда, станцияләрдә, пароходта, пристаньнарда шул малы белән кәсеп итте. Хаталанмаган икән: таланган, бөлгән илдә дөя кайгысы түгел, шул инә кытлыгы икән. Сатулашырга туры килмәде. Халык кулың белән бергә тартып алырга әзер булып чыкты.

Соңрак авылдашлары белән телгә килгән вакытларда аны әлеге ирексездән кылган кәсебе өчен хурларга торучылар да булгалады. Әллә ни исе китмәде. Әнә өйләренә әрҗә-әрҗә мал озаткан генералларны күрсеннәр иде дә шуларга тешләре үтсен иде.

Сугыштан өенә кайтып төшсә, йорт-җир тузган, бар булган мал-мөлкәт туздырылган, терлек-туар кырылган, хатыны хәлдән тайган, колхоз күтәрәмгә калган. Бусы аның һәммәсенә тигез булды. Тәңрегә үпкәләрлек түгел. Ни хәл итмәк кирәк?! Язмышыңа язганны өскә кунган тузан бөртеге кебек өреп төшерәсеңмени! Бер мин генә түгел дип, кул кушырып утыру да ярамый. Колхозга ышаныч аның күңеле пошынуында тоз шикелле эреп юкка чыкты. Кырыкмаса-кырыкка ярыл, шартла, бет – юк инде. Учка керергә өлгерми, оча да чыга: бирмәгәнеңне талап алалар, калганына кан елатып, налог салып китәләр. Артык кәҗә бәтие асравы да җинаять санала.

Берара каңгырап, шулай иза чигә торгач, ул болай итте. Бәрәңге бакчасын уртадан бүлеп алды да төрледән-төрле ал­магач, чия, кура җиләге, шомырт утыртты, өч баш умарта ­кайтарып куйды. Бал кортларын кыш чыгарыр өчен, подвал ­казып керде. Күп итеп яшелчә, хәтта кавын да үстерергә өйрәнде.

Бакча үсте, нык тамыр җибәрде. Тактадан куыш корып, ул шунда мылтыгын кочаклаган көенчә төннәр чыга торган булып китте. Югыйсә малай-шалай, егетләр кеше-кара күрмәгәндә бакчасын басарга күп сорамыйлар. Умартасын ачып, балын кәрәзе-ние белән урлап та чыккаладылар. Алар аны өйләренә алып кайтмыйлар, ә кайдадыр аулак урыннарга посып ашыйлар.

Менә шулай, стаканлап шомырт, кура җиләге, чия, карлыган, килолап алма, бал сата-сата мал туплады, бура сатып алды, салам түбәле иске йортын сүтеп, такта түбәле яңаны салып керде. Колхозның бер мыскал да ярдәме тимәде. Киресенчә, бер генә көн печән чабарга, урак белән иген урырга, тирес чыгарырга, чәчүлек ташырга, урман кисәргә чыкмый калсаң, җаныңны кыярга торалар. Шуңа күрә кул көчеңне генә түгел, ә җаның-тәнеңне дә кол иткәннәр шикелле тоелган чаклар да байтак. Асраган сарыгыңны Казан базарына илтеп сатарга теләсәң дә, авыл Советы рәисе алдына кәгазь сорап барырга кирәк. Тагын бер кәгазьне ветлечебницадан алырга мәҗбүрсең. Суйган сарыгыңның тиресен илтеп тапшыру да күңелгә тия: колаклары булмаса, алмыйча боралар. Тамгасы булу шарт. Кешенекен урлап суймаганыңны шулай исбат иттереп мәсхәрәлиләр.

Ә печәнне «уфалла» белән тартып ташыйсың, киптерәсең инде. Утын кирәк булса, каравылчыга ялынырга, аны көйләргә кирәк. Хезмәт көненә бүлеп бирелә торган ашлык көч-хәл белән җитә.

Барысына да кулыңны селтәп, дөнья читенә чыгып китәр идең – паспорт юк. Бирмиләр. Кайда тусаң, шунда җан тәслим кылырга хөкем ителгәнсең. Рөхсәтсез барырга мөмкин булган урын берәү генә иде: авыл зираты, өч аршынлы кабер, кысанмы, иркенме икәнлеге инде сиңа кагылмаган ләхет. Ясиннарны да качып чыгарга калды. Картлар җомга намазына җыелудан мәхрүм ителде.

Соң, җәмәгать, авыл кешесенең җирдә үзе теләгәнчә яшәтмәү нинди хәл инде ул?! Балыкны сусыз яшәргә өйрәтергә маташу ише нәрсә түгелме соң бу?!

Әхмәтҗан төннәрен балаларының да шушылай яшәү ихтималын уйлый, баш вата, аңлый алмый интегә иде.

Ә аракы күп, очсыз иде.

Шушылай яши торгач, ниндидер авыруына дәва алмакчы булып, Әхмәтҗан тилебәрән орлыгы ашаган иде. Дәваланды сиңа, пычагым. Әхмәтҗан абзагыз нишләп ташлаган диген? Аркылы яткан салам аның күзенә бүрәнә булып күренә икән дә, шуны зур итеп атлап чыга икән. Ул гына да түгел, сыер урыныннан туң тизәк күтәреп керә дә хатынын тирги, имеш. Бөтен-бөтен ипиләрне нигә чыгарып атасың син, янәсе.

Ә тормыш итү әнә шул тилебәрән ашаган ише башны тинтерәтер, шаштырыр дәрәҗәдә авыр иде. Монысына һичкемнең исе китмәде.

Бу нәрсә гади кешенең гадәти тормышы иде.

Әхмәтҗан шулай яшәде. Каркылдап йөрмәсә дә, Карга дигән кушамат йөртте.

 

Гомәр

Кичә кичен яңгыр явып киткән иде. «Сталинец» комбайны иртән урмады. Басуга уракчылар, атлы лабогрейкалар да чыкмады. Игеннәр, җир, үләннәр юеш. Күк йөзен авыр болыт­лар баскан. Кистереп җил исә. Сагышлы, моңсу. Аргы яктагы болында авыл көтүе утлап йөри, елга буенда ук дуңгыз көтүе кәс актара. Электр станциясе турбинасыннан шаулап су акканы, генераторның гүләве ишетелә. Эшкә чыкмаганнарның кайберләре тегермәндә он тарттыра. Беркөнне генә хезмәт хакына арыш бүлеп биргәннәр иде. Амбар алдындагы ындыр табагында гына берничә хатын-кыз белән ир-ат күренә.

Гомәрне – башта батальон, аннары полк комиссарын – көшел каравылларга куйганнар иде. Ташып өлгерергә ат, машина җитмәгәнгә күрә, бу басуның бодаен комбайннан туп-туры җиргә генә бушатырга туры килә. Аннары гына төяп, ындыр табагына төшерәләр. Ул, кожанын бөркәнгән көйгә, ышык яктан көшелне казыбрак кереп, шуның җылысында ята, тәмәке көйрәтә. Ташлап кайтып китсәң дә булыр иде, көшел янына көпә-көндез генә түгел, төн уртасында да килеп урлау­лары икеле. Бар, урлап кара: тотсалар, эшең бетте. Көшел саклаучыдан да битәр басу каравылчысы бар бит әле. Шуңа күрә бу көшелне дә Тегермән очы урамына терәп диярлек салдылар да.

Әйе, бодай көшеле җылы иде. Карлы-яңгырлы окопта сиңа елышып утырган солдат аркасы шикелле. Яисә ачык һава астындагы концлагерьдагы әсирдәш дустың кебек…

Гомәр, соңгы уен ишетмәделәр микән дип, көшел башыннан үрелеп, авыл ягына караш ташлады. Кеше-кара юк иде. Бер оя каз гына камыл арасыннан башак чүпләп йөри. Кайсы хәерсезенекеләр икән? Күреп алсалар, хезмәт көнен кисеп калалар ич инде. Фатыйма Мүчинекеләрдер әле. Бая, кармакларын тотып, балыкка төшеп киткән иде. Мондый көнне калдырмый инде. Ул, тагын Әхмәтҗан Карга белән Харис Чебен, аннары аргы якның Хәсәне – балык җене кагылган кешеләр. Ул үзе дә тотар иде. Ярамый. Болай да кырын карыйлар. Җае чыккан саен, шул немец әсирлеге белән күзне ачтырмыйлар. Менә укытучы башы белән көшел каравылларга калды. Мәктәпкә аяк бастырмыйлар инде, тик кулы барган башка эшкә дә җибәрмиләр.

Ул көрсенеп куйды да, җилдән ышыкланып, тагын тәмәке төреп кабызды. Шуны суырганда, Атау эче юлыннан төшеп килгән бер малайны күреп алды. Яланаяк, сатин ыштанының балакларын сызганган, күлмәкчән генә. Аркасына кармак тая­гы салган, балык тезелгән тияк тоткан. Кискен җил аны туктатып-туктатып калдыра. Аннан, күкрәге белән этелеп, тагын атлап китә. Гомәр аны таныды – Сары Пошлак. Аны сары чәчле, сипкелле булганга, яратып шулай дип йөртәләр иде.

Малай аны күрсә дә, сүз катмады, юлында булды.

Ул аны:

– Карале, Сары Пошлак, – дип туктатты. – Кил әле монда!

Малай сүзсез генә аның каршысына килеп басты, җиңе белән кызарган борынын сөртеп алды.

– Кая бардың?

– Балыкка ич, – диде малай, тияген күтәрә төшеп.

– Бәртәс тә каптыргансың түгелме соң? – дип сораган булды Гомәр, ташбаш, жумба, кылчак, алабуга балыклары арасында кызылканат чамалап.

– Капмый карасын! – диде малай.

– Бүген үләнгә бармадыгызмыни?

– Пычрак ич. Минем тачканың көпчәге патшипник. Мондыйда тыгыла ул. Тузган да.

– Андый чакта нишләтәсен беләсеңме соң?

– Белмәскә! Өстенә пес итәсең. Чажылдап йөреп китә.

– Аягың туңмадымы?

– Туңды инде шунда. Өйдә бетә ул.

– Кил әле монда, – диде Гомәр, учы белән көшелне кө­рәп. – Утыр әле шушында. Хәзер җылытабыз аны, улым.

 

Сары Пошлак ул казыган чокырга кереп утырды. Гомәр аның аягын бодайга күмеп куйды, кожанын ачып иңенә
япты.

– Җылымы?

– Беләм инде.

– Карының ачтымы?

– Әти ипи бирер әле. Безнең агач карават астындагы фанир яшиктә башланмаган ипи бар әле.

– Атаң өйдә түгел ич. Районга китте. Әнкәң дә ындыр табагында.

– Беләм. Субай Гаптулласының ләбәгрике шистирнасы җарылган, әти шуңа китте. Амбарда капчык та җитми, ди, шуны да җүнәтә.

– Мәле, тамагыңны ялгап җибәр, Сары Пошлак, – дип, Гомәр кул астындагы брезент капчыктан кисәк-кисәк бәрәңге кушып пешерелгән ипи телеме сындырып бирде, сөтле чәй салынган шешәсенең кәгазь бөкесен ачып сузды.

Малай карышмады. Үзенә әңгәмәдәш табылуга хуш булып: «Башлы малай күренә бу», – дип уйлады Гомәр.

– Мәктәпкә кайчан барасың әле?

Сары Пошлак, тәмләп чәйни-чәйни, имән бармагын тырпайтып күрсәтте: бер елдан, янәсе.

– Бәлки, сине мин дә укытырмын әле.

– Син укытучы түгел ич, – диде малай, ипиен чәй белән йотып җибәргәч.

– Укытучы шул, – диде Гомәр, еракка караш ташлап. – Арифметика укытучысы. Алгебра, геометрия, тригонометрия укытучысы. Син боларны белмисең әле, Сары Пошлак.

– Белми ди сиңа! – диде малай. Аның үзенә кушаматы белән дәшкәнгә исе дә китми иде. Тачка белән үлән алып кайткач, атасы аның башын шулай дип сыйпый. – Минем апалар белән абыйлар аларны су урынына эчә. Әти дә төне буена кушып-алып утыра. Рифкәмисия бит ул!

 

Шунда Гомәр әллә нишләде. Кулы ирексездән малайның аркасына ятты. Әллә нишләп ачылып китте. Башыннан кич­кәннәрне хәзер сөйләп чыкса, йөрәгендәге кара таш шушы малайның чиста күңелендә эреп юкка чыгар төсле булды. Һәм ул Сары Пошлакка сөйләде дә сөйләде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чистайда белем алуы, укыта башлаганын; сугыш ачылгач, политрук сыйфатында сугышканын; әсирлеккә эләгеп, иптәшләреннән берәрсенең аның «коммунистен», «политкомиссиарен» икәнен әйтеп сатмагае дип куркуларны; Демблин концлагеренда берәүнең Кормаш яшерен оешмасына керергә кыставын, ләкин моны провокация-мазар булмагае дип, баш тартуын, әмма ачлык мәҗбүр иткәч, «Идел-Урал» легионына керергә дучар булуын; аннары батальон белән Франциягә җибәрелеп, җае чыгу белән француз каршылык хәрәкәтенә барып кушылуын; азат ителеп туган илгә кайтарылгач, кулга алынып, ни гомер Кола ярымутравында – бу юлы совет конц­лагеренда тотылуын, тәмам бетәр дәрәҗәгә җиткәнче урман кистерүләрен, хатынының шунда берничә мәртәбә очрашуга килүләрен; инде менә акланып кайтарып җибәргәч тә һаман тикшереп тинтерәтүләрен, җүнле эшкә алмауларын, хәзер менә көшел каравылында торуын, алай-болай сагалап торып харап итә күрмәсеннәр дип, колхозның сыңар уч ашлыгына да кызыкмавын; тагын балалар укытырга теләвен – боларның барчасын сагынып, горурланып, рәнҗеп, хурланып, гарьләнеп, әрнеп сөйләде дә сөйләде.

– Кайтырга вакыт, – диде Сары Пошлак, тияккә тезгән һәм кипшенә башлаган балыкларыннан бодай бөртекләрен сыпыргалап. – Өйләдән соң печәнгә барасы. Кызыл елганы карадым. Ярда урак белән урырлык калган икән әле.

– Анда ничек төшәсең? Тирән ич ул.

– Җип-җиңел ул. Бауга тотынып. Мырный өстән тотып тора.

«Мырный» дигәне Сары Пошлакның энесе кушаматы икә­нен Гомәр белә иде.

Гомәр малайны сораштырган булып, үзенең әле генә сөй­ләгәннәрен онытырга теләвенә төшенде. Малай алдында оят булса да, шулай кирәк икәнен ул бик яхшы белә иде.

– Хәреф таныйсыңмы соң әле? – дип сорады ул.

– Танымаска!

– Укый ук беләсеңме әллә?

– Белми ди, бар!

– Кем өйрәтте?

– Кем булсын тагын. Үзем!

– Нәрсә укыганың бар?

– «Замана балалары» дигәнне.

– Исеңдә калдымы?

– Калмыйча! Анда бер малай сугышка китә, шунда атасын очрата. Аннары кайта да калхузда тары үстерә. Шуны олауга төйиләр дә сугышка җибәрәләр. Ә үзенең гелән-гелән карыны ач.

– Кем язган?

– Карамадым. Анысы кемгә хаҗәт аның?

Сары Пошлак торды, ыштанын каккалады, кармак таягы белән тияген иелеп алды.

– Кесәң бармы, Сары Пошлак? – дип сорады Гомәр.

– Кесәсез ыштан нәрсәгә ул?

– Әйдә, бодай тутыр. Тавыкларыгызга сибәрсең.

– Сиптерер әти! Белсә, иманыңны ала. Галуш эченә салып кайткач, әнинең дә кирәген бирә әле. Мин борчак кына алам. Аңа бригадир абый сүз әйтми. Ә печәнгә бәйләнә, тачканы актара, тәр-ре.

– Колхозныкын урган дип шикләнәдер.

– Ык итмәгәе мык итсен. Мин актарттырмыйм. Актарып кына карасын!

– Нишләтмәкче буласың?

– Нишләтим ди. Әтигә әйтеп, өнен алдырттырам – шул. Әтидән курка ул. Безнең әти рифкәмисие! – дип, малай дөңк иттереп йодрыгы белән күкрәгенә сукты.

– Бар, Сары Пошлак, кайт инде. Әнә җир кипши. Үләнгә барасың бар. Ял ит.

– Аңынчы балыкны чистартам әле. Әнинең вакыты
җук.

 

* * *

Юк, онытмаган икән малай. Нәкъ егерме ел узгач, авылга Сары Пошлак китап чыгарган икән дигән хәбәр таралды. Гомәр ул китапны тиз тотып кулына төшергән иде. Теге чакны сөйләгәнне чәчми-түкми язып чыккан. Дөрес. Гомәр Ишмөхәммәтов дип куймаган куюын, вакыйгаларын да үзгәрткән. Ә төптән караганда, аның язмышы чаткылары – «Томанга уралган Англия яры күренмәс булгач, – дип укыды Гомәр, – озатучы совет капитаны, әсирләрне тезеп, формаларны салырга боерды.

– Тикшерелгәнчегә хәтле әнә тегеләрен кияргә, – диде капитан, тоткын киемнәрен күрсәтеп…»

Кием генә күрсәттеләрме соң? Тагын бер тәмуг кичерделәр! Бервакыт, авылга кайткач, Сары Пошлак аның янына менде. Әче бал белән юанып утырдылар.

– Теге яңгырлы август көнен ничек онытмадың син? – дип сорады ул.

– Беренче дәрес онытылмый ул, Гомәр абый, – дип җавап бирде Сары Пошлак.

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

nebo1_0 kugen sombel2 img_9791 mini5 s25

Сандык