Албит » Әхәт Гаффар » Әхәт ГАФФАРның “Тимер аяк” хикәясенең поэтикасы
2/02/2017

Әхәт ГАФФАРның “Тимер аяк” хикәясенең поэтикасы

1590

 

автор: Гайфиева Г.Р.

Ә.Гаффар әдәбиятка 1970 нче елларда килеп керә. Аның беренче әсәрләре үк образлылыгы, фикеренең фәлсәфи тирәнлеге, персонажларының гадәт-холыкларын, рухи халәтләрен бөтен нечкәлекләре белән, җанлы итеп сурәтләве белән аерылып тора. Язучы–бүгенге әдәбиятта иң актив иҗат итүчеләрнең берсе.

Галимнәр хәзерге әдәбиятның юнәлешләрен классификацияләргә омтыла. 1960 нчы елларда психологизм үсеше күзәтелә, 1980 нче елдан башланган чор әдәбиятта психологиянең, лириканың, тәнкыйди, шартлы-метафорик һәм
фәлсәфи-публицистик башлангычның үрелеше буларак аңлатыла. Бүгенге көн прозасына атап кителгән юнәлешләрнең синтезы хас. Әлеге үзенчәлекне Ә. Гаффар иҗатында күзәтергә мөмкин. Аның соңгы елларда иҗат ителгән хикәяләре психологик, лирик, тәнкыйди, шартлы-метафорик һәм фәлсәфи-публицистик агымнарның берләшмәсеннән гыйбарәт. Язучының «Тимер аяк» (1986) хикәясенә киңрәк тукталып үтик.

Гадәттә Ә. Гаффар әсәрләрендә конфликт геройлар арасында оешмый, ә автор яшәешнең үзе белән каршылыкка керә, яшәү һәм үлем арасындагы мәңгелек фәлсәфә хакында уйлана. «Тимер аяк» хикәясендә лирик геройның паромда кайтканда авылдашын очратуы һәм аңа бәйле хатирәләрен яңартуы тасвирлана. Биредә хәзерге мизгел кыска җөмләләр белән генә сурәтләнә. Ә үткәннәрне искә төшергәндә автор киң сурәтләүләр куллана, җәелеп тасвирлый. Әсәр хикәяләүченең паромда елга аша чыгуын тасвирлау белән башланып китә. Лирик чигенешләр, уйланулар авторны хикәяләүче белән якынайта, әсәр барышында алар тәңгәлләшәләр. Хикәядә автор белән лирик геройның тәңгәл килүе күзәтелә. Автобиографизм хәзерге әдәбиятның үзенчәлекле бер сыйфаты булып тора. Автор белән герой арасында чик югалу, хикәяләр җирлегендә автобиографияне яктырту хәзерге рус әдәбиятында аеруча киң таралыш алган.
 

Аның калку гәүдәләнешен С. Довлатов хикәяләрендә күзәтергә мөмкин. Язучының «Наши», «Зона» һ.б. хикәяләр циклларында үз тормышының аерым мизгелләре тасвирлана. Ә. Гаффар да әсәрләрендә хикәяләүче героеның язучы булуы хакында искәртеп уза, сурәтләнә торган вакыйгаларда аның биографиясе, тормышы белән бәйле моментлар чагылыш табуы язучы хикәяләренең автобиографик юнәлештә булуы хакында сөйли. Ләкин әлеге күренеш рус әдәбиятыннан, бигрәк тә, С. Довлатов иҗатыннан аерыла. Татар хикәячеләре үзләре күргәнне бәян итсәләр дә, иҗат процессының образ, шартлы тормыш моделе тудыру мөмкинлекләреннән оста файдаланалар.

Хикәянең сюжеты ике катламнан тора: фәлсәфи һәм вакыйгалар катламы. Вакыйгалар катламында автор авылга кайтканда елганы паромда кичүен, анда авылдашы Касыйм абыйны очратуын, аның белән авылга кайтуын сурәтли. Хикәянең конфликты фәлсәфи катламда бара. Ул– хикәяләүченең күңелендә.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, Ә. Гаффар тормышның үзе белән каршылыкка керә. Касыйм язмышын күз алдыннан кичергәндә бу каршылык тагын да кискенләшә.

Кыска гына хикәя мәйданында язучы тулы бер тормыш картинасын ача. Автор Касыйм абыйның язмышын сурәтләү аша аның биографиясе белән генә таныштырмый, ә илдә барган вакыйгаларга бәя бирә. Күп очракта бу бәя Касыйм абый теле аша бирелә һәм бик кискен яңгырый. Аны Ә. Гаффар иҗатының аерым бер үзенчәлеге булган кискен чагыштырулар, көтелмәгән образлы гыйбарәләр тагын да үзенчәлекле итә. Мәсәлән, Американың алып барган сәясәтенә авыл агае «Селтәнгән чалгының ничек чапканын оныткалыйлар шул. Американы әйтәм. Сугыш чалгысының ничек кырганын башларыннан кичермәде алар. Кичергән булсалар, шул хәтле котырынып узынмасларые» (3; 121). – дип бәя бирә.

Хикәя дә вакыйгалар берничә эпизод, деталь аша ачыла, хикәя жанрының бер деталь аша тирән мәгънә белдерү хасияте тулысынча үтәлә: олы яшьтәге Касыйм абыйның дәүләт йомышы белән шәһәргә чыгып китүе аның тынгысызлыгын күрсәтсә, икенче яктан яшьләрнең битарафлыгын ачыклый (чана сайлау вакыйгасы). Авылда, урман янында яшәп, шәһәргә чанага баруын тасвирлап, язучы янәдән авылның үзгәрүен күрсәтә. Бу мәсьәлә хикәя башында хатыннарның шәһәрдән кыяр-помидор алып кайтканнарын тасвирлаганда бер җөмлә белән, ләкин бик тирән һәм тулы ачылган иде инде: «Үзләре җиргә яланаяк басып йөрсәләр дә, шәһәр кибетләреннән алган помидор, кыяр һәм алма тулы төенчекләрен күтәреп, вокзалларны тутырган авыл хатыннарын ничек кызгансам, күңелем бу кошлар өчен дә шулай әрнеде» (3, 108).

Хикәянең структурасы “хикәя эчендә хикәя” принцибына туры килә. Әдәбият белемендә мондый композицион төзелешне тартмалы композиция дип тә атыйлар. Тышлыкны авторның уйланулары, күзәтүләре тәшкил итсә, эчтәге хикәяне Касыйм абый сөйли. «Хикәя эчендә хикәя» субъект һәм объект арасындагы барлык төр мөнәсәбәтләрне чагылдыруга ярдәм итә. Ул дөньяны эчтән (герой-хикәяләүченең сөйләве аша) һәм тышкы яктан (автор-хикәяләүченең күзәтүе һәм тыңлавы аша) чагылдыруга ярдәм итә. Шулай да герой-сөйләүченең дөньяны шәхси күзаллавы субъектив, индивидуаль булу белән беррәттән гомуми да, гомумхалык карашын белдерүгә хезмәт итә.

Касыйм абый да халык узган юлны үткән, аның язмышында халыкның үткәне чагылыш таба. Автор, аның яшәеше турында фикер йөрткәндә, халык турында сөйли. Көтмәгәндә, авылдашын очраткач, хикәяче түбәндәгеләрне уйлый: “Касыйм абыйның тормышы элек тә җиңел булмаган иде, хәзер дә шул көйгә дәвам итә икән, – дип уйладым мин. – Моның берәр очы-кырые бармы икән соң?” (3, 110).

Шушы юллар аша Ә. Гаффар халкыбызның үткәнен, бүгенгесен җиткерә. Алга таба язучы турыдан-туры бу агайның халыкның бер вәкиле, аның язмышы–ил язмышы икәнлеген атый. «Борынгы бөек Суздальләргә бу елгалар буйлап бушлай көймә-көймә бодай җибәргән, ә гасырлар үткәч, бу гасырның егерменче елларындагы хәтәр көннәрдә рәхмәтле төстә украин далаларында үскән бодай онына үзебездә үскән алабута орлыгы кушып, икмәк пешергән. Менә ул – дөньяга килгәч, шул җылы икмәкне ашап исән калганнарның берсе – үзенең тимер уң аягын читкәрәк янтайтып, минем янымда Сөембикә манарасын хәтерләтеп басып тора» (3, 113).

Хикәянең исеменә үк чыгарылган метафора «тимер аяк» Касыйм абый образы аша бөтен халыкны гәүдәләндерүче символ дәрәҗәсенә җиткерелә. Автор-хикәяләүче образы да бер яктан индивидуаль карашны җиткерүче буларак чыгыш ясаса, шул ук вакытта безнең гомуми, укучы, кабул итүен чагылдыра. Реалистик вакый галарны чагылдыручы, тормышчан чынбарлыкны күрсәтүче хикәя символик образлар белән баетылган. Әсәрнең буеннан-буена автор уйланулары аша сурәтләнгән тагын бер символик образ бар – ул акчарлаклар. Акчарлаклар – ирекле кошлар. Ләкин алар да ризык теләнергә мәҗбүр. Паром артыннан кешеләр ташлаган ипи кыерчыклары эзләп очучы кошларны сурәтләү аша, аларны кешеләр белән чагыштырып, автор фәлсәфи фикер җиткерә. Татар әдәбиятында ирек символы буларак кабул ителгән акчарлаклар образына яңа мәгънә сала.

Әсәр башында автор аларны үз тормышы белән бәйли. Акчарлакларның кешеләр ыргыткан ипи кыерчыкларын күргәч, үзенең балачакта ипи урлап ашавын исенә төшерә. Бу кошлар хикәяләүченең күңелендә барган үткән һәм
бүгенге яшәеше арасындагы конфликтны тагын да көчәйтә. Язучы «ирекле җилләр, азат елга ияләре була торып, ничек теләнчегә әйләнгәннәр икән алар?» (9, 113) – дип уйлана. Авылдашы Касыйм абый белән очрашу, аның сыңар аяк белән дә башкалар белән бертигез эшләргә, авырлыкларны җиңәргә тырышуын күрү бу каршылыкны тагын да кискенләштерә.

Автор акчарлакларны Касыйм абыйга каршы куя: «анык беләм, ул теләнчеләргә әйләнгән бу матур кошларга үз икмәген һич ашатмас. Ул күпләрне ашаткан, ләкин хәер өләшмәс» (9, 113). Ләкин шунда ук автор үзенең фикеренә каршы күренешне тасвирлый. Тимер аяк – металл, нык, ләкин ул да сына икән. Касыйм абый да чана-арбаны шәһәрдән теләнеп алып кайтырга мәҗбүр: «Белеп кунсаң, эләктерергә була». – ди ул. «Шушы акчарлаклар шикеллерәкме?» (3, 113). – дип хикәяләүче теләнче кошлар белән гомер буена үзенә үрнәк булган абзыйны тәңгәлләштерә. Бу яңалык хикәяләүче күңелендә барган каршылыкны тагын да көчәйтә: “Менә ничек! Әлеге чаналарга да очып кунарга кирәк икән… Бу аңа һич охшамаган. Тимер аяк Касыйм абый!” – дип аптырап кала ул. – “Аның аягын тормышның бер авырлыгы да бөгә, кәкерәйтә алмады, ә менә тормыш алдырган. Аның аягын читләтеп үтеп, ул аның рухын да бөкмәдеме икән? Бу нәрсә куркыныч булыр иде. Чөнки минем аркамның турылыгы Касыйм абыйларга охшаган кешеләрнең бөгелмәс, сыгылмас агач һәм тимер аякларына таянган” (3; 113).

Әсәрдә без тимер аякның туры мәгънәсендә дә сынуын күрәбез, ләкин аны да ялгап була икән. Ә кешеләр арасында, буыннар арасында җепләр өзелгәч, аларны ялгап буламы икән? Автор әнә шул сорауга җавап эзли. Яшьләрнең арба-чана кебек әйберләргә битараф каравын сурәтләп, бу сорауга тискәре җавап кына булуын сиздерә ул. Ләкин язучының ялгыйсы килә. Борынгы эш кораллары хакындагы әңгәмә аша Ә. Гаффар әнә шул фикерен җиткерә. Аның кешеләрнең бер-берсенә битарафлыгына җаны әрни. Касыйм абыйның хатынының күптән вафат булуын ишеткәч, бу хис иң югары ноктага җитә. Авыр уйлар, җан әрнүе хикәяләүчене юлыннан бора. Ул үз эше белән бармыйча, Касыйм абый белән авылга китә. Аның белән үткән, киләчәк, яшәеш хакында сөйләшә.

Хикәядә вакыт ике яссылыкта бара. Беренчесе реаль вакыт – хикәяләүченең паромда елганы чыгуы, хәзерге вакыт. Икенчесе – үткән вакыт, аның уйлануларында сурәтләнә һәм яңартыла. Аны кайтарып булмау сәбәпле геройның күңелендә каршылык бара.

Хикәядә урын хронотобы да үзенчәлекле бирелгән. Вакыйгалар паромда су өстендә һәм җирдә бара. Җир – хикәяләүченең туган авылы, аның үткәне. Ә үзе паромда тормыш буйлап хәрәкәт итә. Әсәрнең буеннан-буена юл хронотобы сузылган. Реаль тормышта бу геройның хәрәкәтен белдерсә, символик образ буларак яшәешнең дәвамитүен, туктап калмавын күрсәтә. Ә.Гаффар хикәядә күбрәк урынны уй-кичерешләргә бирә. Ул хикәяләүченең тирә-юньне күзәтүен һәм фикерләрен иркенләп, әкренләп яза. Ә хәрәкәтләр, вакыйгалар тиз-тиз генә әйтеп кителә. Мәсәлән, Касыйм абыйның улы белән килененең кунакны каршылаулары, аларның тормыш алып барулары турында мәгълүмат бик аз, кыска-кыска җөмләләр белән генә әйтеп уза.

Ә.Гаффар Касыйм абыйның улы белән килененең төсле телевизор карауларын,  өйдә газ пиче эшләп торуны юкка гына укучыга җиткерми. Әлеге интерьер детальләре узышлый гына аталып китсәләр дә, зур функция үтиләр. Ә мондый алым хикәя жанрының төп хасиятләренең берсе. Хикәяләүче шул рәвешле тормышның яхшыруын, ләкин бу яңа дөньяда элеккеге ихласлыкка урын калмавын күрсәтә. Әнә Касыйм абый малаеның алар белән сөйләшеп утырырга вакыты юк, яшьләр дөнья куа. Элеккеге яшәү рәвешенең юкка чыга баруы, үзгәрү мотивы хикәя ахырында тагын очрый. Касыйм абыйның улы әтисенең тимер аягын капка бигенә куйган. “Беләсезме… – беркемгә дә бирер кеше юк,- дип аңлата улы. – Хәзер бездә бөтенесе аяклы. Кемгә бирәсең? Тимер ватыгы итеп тапшыруы да гөнаһтыр. Әтигә хыянәт иткән шикелле. Заманы шундый… яхшы. Шулаймы?” (3, 131).

Икенче яктан, кешеләргә һаман да хезмәт итүе хуҗасының үзен гәүдәләндергән бу символик образның көчен тагын да арттыра. Бу Касыйм абый, аларның кылган гамәлләре онытылырга тиеш түгел дип яңгырый.

Шул рәвешле, әдәби-сәнгати чаралар ярдәмендә Ә.Гаффар кыска гына хикәя кысаларда яшәешебез өчен бик актуаль булган мәсьәләләрне яктыртуга ирешә. Көтелмәгән чагыштырулар, кискен борылышлар, психологик, фәлсәфи, реалистик, романтик юнәлешләрнең синтезы аның әсәрләрен тагын да тәэсирле итә, укучыны үзе артыннан ияртә, уйланырга мәҗбүр итә.

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

dsc01387_0 mr-kofe_ kotosapka sl-17 kur2 gul

Сандык