Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб бәете
Ике мең дә унике ел
Санә июль бер көнне
Кургаш алты ядрә тиеп
Таратты минем өнне.
Тән – яралы, аным – инсаф,
Мин йөгердем аякта,
Тән – кучкыл кан, ә иманым –
Коръән-Кәрим, аятьтә.
Әти-әни, апа-брадән,
Тирә-күрше, туганнар,
Мин туганчы бар йолдызлар
Сезгә бәхет булганнар,
Йолдызларның атылышы
Сезгә теләк, угланнар,
Иман нуры, сипкел булып,
Бит, аркагыз туганнар,
Дөньяны кирпеч тузаны
Белән ышкып юганнар,
Изге Айны, самавыр күк,
Якты тоткан туганнар,
Иман шартын, минем кеби,
Әлиф-бидән узганнар –
Сезне түгел, мине алды
Олы юлда козгыннар.
Узганнар уза торсыннар,
Тузганнар туза торсын,
Ниятем – саф, иманым – шарт, –
Каршыны Аллаһ орсын.
Мин үттем сабыр башымны
Иеп мәңге Кәгъбәдән,
Киек Казны йолдыз кыя,
Мине кыйды бер бәндәң.
Йа Аллаһы Илаллаһы
Мөхәммәдрәсүлуллаһ,
Алыр-алмас гөнаһымны
Аһ, Илаһым, гуаһла.
Әти-әни, Сезнең бишектән
Төштем мин яланаяк,
Сезнең фатихагыз булды
Алмаска чит-ят аять.
Якын хатын, балам-чагам,
Барчагызга бигайбә.
Тәривих киче шәһитмен,
Оҗмахларым бик әйбәт.
Вәгазь әйттем кешеләргә,
Теләгәнем – бай бәхет,
Күктән иңгән иманымны
Сүндералмый бәдбәхет.
Сират күпере кылычтай,
Яэҗүҗ-мәэҗүҗләр көтә,
Алдагысы һәркемгә тиң,
Арттагысы өркетә.
Мин инде хәзер – гүрләр иясе,
Ядрә тиде тиясе.
Инде гөнаһсыз башымны
Аллаһыма иясе.
Әхәт Гаффар
Язучы, драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
2012 елның 20 июле.
Яңа фикерләр