Албит » Әхәт Гаффар » Зәңгәр яулык
14/01/2017

Зәңгәр яулык

автор: Әхәт ГАФФАР

(1970 елда язылган хикәя)

536

Бергә буй җиткергән дус-ишләр, күрше-күлән, бигрәк тә әни белән иркенләбрәк, кабаланмыйча күрешәсе килде дә авылга кайтып киттем. Сагынылган. Аермадан борылып, үзебезнең авыл читеннән уза торган юлга төшүгә, шофёрга эндәштем:

– Шәп тирбәттең. Мин нитим әле… төшим.

– Түз инде, күп калмады, – дип ризасызланды имчәк ба­ласы тотып утырган бер хатын.

– Тиз бул, – диде шофёр.

– Ә син көтмә, егет, бар.

– Өч чакрым ич әле!

– Булсын. Җәяү атлыйсы килеп китте.

Әнә шулай төшеп калдым. Машинаны алдан әйләнеп чыктым да урманга кереп киттем. Анда, эчтәрәк, кыр юлына янәшә урман юлы бар. Озын түгел, күп булса бер чакрымдыр. Тик аннан кайту тузанлы юлдан бару түгел инде. Урман кошлары сайравына кушылып, «Кара урман»ны сызгыра-сызгыра, аны үткәнемне сизми дә калганмын, кырыйга килеп чыктым. Моннан инде юл гел тауга түбән. Йөк җиңел, әз-мәз күчтәнәч салган портфель генә. Киләклек урманы сукмагына төшеп, кыр өсләтә китсәм, хәзер кайтып җитәм. Әнинең нәкъ сыер сауган вакытына. Анда инде чиләкне авыштырып кына – күпме тының бар – эчәсең дә эчәсең. Сулыш алырга туктаган арада, аяк астында сырпаланып йөргән кәкре сыйраклы эткә дә салып бирәсең. Әни аны яңа сауган сөткә ияләштергән. Шул булса, синең кала күмәчләреңә исе дә китми безнең этнең. Иркә. Ул ризыкның чәйнәми йотып җибәрә торганына гына күнегеп бара инде. Әнинең ялгызлыгын уртаклашып картаю җиңел түгелдер шул.

Яшеллеккә чумган кырда япа-ялгызым. Күкрәк тутырып кыр һавасы сулыйм. Шәһәр ыгы-зыгысы һәм юл мәшәкатеннән соң кыр тынлыгы сәеррәк кебек. Колакка мамык тыгып куйганмыни. Үзем дә сизмәстән, үр сыртында туктап калганмын. Коры елга үзәнен соры тузан белән тутырып, авыл көтүе кайтырга чыккан. Алда, һәрвакыттагыча, кәҗәләр теркелди. Мин иң алда нинди төслесе икәнен чамалап алам. Кара булса – яңгырга, ак булса – аязга, хәерлегә. Ак икәнен күреп сөенеп куям. Мондый сөенечләрнең ихласлары, тулылары кайдадыр артта калган инде. Хәзер дөньяның балачактан килгән ырымнарын күңелнең иң тузган кесәләрендә генә йөртәбез шул – берәм-берәм төшеп калалар, онытабыз. Вакыт юк. Авылга кайткалаганда гына бераз сулыш аласың. Гомер юлыңның кайсы өлешендә басып торганыңны менә шунда тоясың да инде. Кайткач, шул кечкенә ырымнарны искә төшерәсең һәм шуңа канәгать буласың!

Баш очында тургай сайрый. Әйтерсең лә тирә-юньдә аның белән мин генә калганбыз да бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен белешергә керешкәнбез. Ә хәлләр үтә чыккан икән. Ул шатланып сайрыйдыр; мин дә, кайгым булса, аның энә күзе хәтле генә авызыннан чыгып, бөтен кырны тутырган җырына колак сала алмас идем.

Җәһәт-җәһәт атлап кына киткән идем, тагын туктап калырга мәҗбүр булдым: минем тирәдә күбәләкләр куыша башлады. Өчәү. Үзләре ап-ак. Күк зәңгәрлегендә купшы, дәү булып шәйләнәләр. Басынкы тынлыкка һич кенә дә буйсынмыйча тулганалар. Ник икәнен башта аңламадым. Күзәтә торгач төшендем: туйларына әзерләнәләр, ахрысы. Үзләренчә бик җилләнеп, икесе гомерлек (ә гомерләре – бер көнлек) юлдаш сайлый. Өченчесе, ике егетнең кайсын яратырга аптыраган кыз бала кебек, тыйнак кына оча, гел биеккә күтәрелә, гүя «егетләр»ен читтәнрәк сыный. Кайсы җиңәр дә, язмышым кем белән бәйләнер дигән шикелле, җилпеп-җилпеп очкан җиреннән уйга калгандай итә. Тагын шунысын шәйләдем: күбәләкләрнең берсенә ул канаты белән кагылып-кагылып китә. Әллә шунысын үзенә тиң сизеп, аңа теләктәшлеген белгертә микән?

Бу кадәресен юрарга кыймадым. Читтән генә күзәтеп, кемнеңдер йөрәк эшенә дөрес бәя бирерлекме соң?

Ниһаять, күбәләкләрнең берсе, тын көздә өзелгән яфрактай чайкала-чайкала, ак канатларын җәеп, җиргә якынайды. Биектәгеләре тагын да югарырак күтәрелеп талпына башлады. Аларыннан әллә ничек, күзне аласы, яшерәсе килгән шикелле бер уңайсыз хис биләде – серләшкән, пышылдашкан кешеләрне кача-поса тыңлап торгандай була түгелме соң?

Мәхәббәтен югалткан күбәләк юл читендәге былтыргы әрем сабагына төшеп кунды. Шунда мин бусыннан бер адым читтәрәк тагын бер күбәләк күреп алдым. Тик бусы аңа якынаймады. Күрәсең, баягы ят күбәләккә насыйп булганын гына ошаткан булган, гомерлеккә ошаткан.

Менә бит табигать, көтмәгән-нитмәгәндә, үзенең нинди хикмәтләре белән гаҗәпләндереп ала. Нигә гаҗәпләнергә әле? Кавышмый берне сөйгән, гомерлеккә сөйгәннәр кешеләр арасында да бар лабаса…

Язның исерткеч көннәре хәзер. Кая карама – яшел киңлек. Шул яшеллекнең күз карашын үзенә тартып торган күпме утраулары бар! Мин юл читенә сыенып үскән кәрлә шомырт куагы янына килеп җитәм. Әйтерсең эреми калган бер кар көрте! Тик шомырт агачы, кыз баланың ертылган күлмәге кебек, юл ягыннан ышкылып үткән машиналар ботакларын сындырып бетергәнгә күрә ачылып калган. Шомырт, ачык калган тәнен капларга теләгәндәй, уңайсыз хәлдә янтаеп тора, менә-менә аркан борылыр да үпкәләп китеп барыр сыман. Әй!.. Тагын бер фаҗига. Оялчан шомырт белән янәшә пар каен үсеп утыра. Кайрылары арба күчәрләре тигән җирдә каралып, кутырлап тора. Ә берсе корыган ук инде. Мин аларның төбендә ике ашлама капчыгы күреп алам. Димәк… Аңлашыла. Кемдер­ үзләрен сәламләп калган каеннарга рәхмәт урынына агу ташлап киткән. Агу… Мин булмасам, безнең ишек алдында кызыл теле белән сөт эчәргә яраткан кәкре аяклы дустыбызга да бирмәкчеләр иде ул агуны. Ни өчен? Акыллы булганы өчен. Шомырт куагы белән каен агачлары яныннан үтешли, шул искә төште.

Ул чагында Түбәтәй (этебезнең хәзерге исеме шундый) безнеке түгел иде әле – көтүче Робертныкы иде. Берзаман, капка төпләренә тәмәке тартып алырга туктагач, этенең койрык очын шырпы белән өтеп алганына ачуым килде.

– Ник бозасың аны? Матур ич, йонлач, – дим.

– Исең китмәсен лә! Барыбер аттырам мин аны.

– Акыллы бит.

– Өрми. Бозау белән бер.

– Соң, азрак бәйдә тот, кешегә ияләштермә, – дим.

– Тоткан инде аны. Файдасы тимәде. Чарасы бер – аттыру.

– Каян алган идең соң аны?

– Кырдан тотып кайттым. Кырныкы булгач, усал булыр күк иде. Юк, бозау да бозау, бу да бозау. Кем керсә дә өрми. Күзенә текәлеп ката да кала.

Безнең аяк турысында яткан эт колагын шәңкәйтте. Тыңлап торган диярсең. Маңгаендагы ак миңеннән кала бар җире кап-кара. Чыннан да, шунда мин аның чыраенда эт төсмере булмау­га игътибар иткән идем. Өрүдән битәр, мөгрәп җибәрер күк. Ник алай тоелгандыр. Күзе шундый булып чыкты аның – тирән бер сагышлы, яшьле. Үз зиһененә колак салып кына йөри: юк-бар белән вакланмый.

– Ә бәлки, агу гына бирергәдер?

– Бир.

– Әһә, агумы?

– Юк, агу түгел. Этеңне миңа бир.

Менә шуннан алып кайттым мин аны. Кайбер чакны кеше дигәнеңә хәтта этләрнең дә акыллы булуы ярап бетми шул. Кемгәдер арттагы каеннарның матурлыгы ярамаган кебек. Түбәтәйнең кешеләргә ни өчен өрмәгәнен белдем шикелле мин. Кырда кыргый һәм ач булып дөньяга килеп тә, алып кайтып ризык биргән кешеләргә ник өрсен ул? Маңгаендагы ак миңе күңел күзе булган аның. Бозау булса бозау булсын, тик каен төпләренә ашлама калдыгы салып киткән кеше кебек «эт» кенә булмасын!

Кинәт минем кузгалак ашыйсым килеп китә. Ә ул хәзер мин борылачак Киләклек урманчыгы кырыенда инде! Мөгаен, дөньядагы кузгалакларның иң сусылы, иң әчесе шундадыр. Аннары, урман тынлыгында калып, киеренкелектән бушанасы, шәһәр ыгы-зыгысы юшкыныннан арынасы иде. Өйгә бераз соңарып кайтылыр. Тик эңгер-меңгердә көтмәгәндә өйгә килеп керүнең үзгә бер тәме бар. Әни токмачлы аш пешергән булыр… Аннары – печәнлек, үзең шикелле үк ялгыз чикерткә сайравы… Бу уйлар җанны яктыртып җибәрә, һәм бу тойгы әйтерсең лә минем тәннән тирә-юньгә тарала: буй җибәргән арыш өсли талгын дулкын кыштырдап үтә, бытбылдык аваз сала, аяк астыннан ниндидер кош күтәрелә…

Урманчык… Кар базындагыча салкынча дым бәреп торган текә ярлы чокырга йөгереп төшәм, сусыл үләннәр аякны тайдыра. Чокыр төбендәге карт миләш агачы тамырлары арасында – сулар-суламас чишмә авызы. Сусалган, кичке бөркүлек буыннарны алҗыткан. Җиргә таяндым да теш арасыннан сөзеп кенә чишмә күзеннән су эчтем.

– Тешләрегез сынмасын, суы салкын!

Кисәк тавыштан чишмә йөзенә каплана яздым. Сикереп тордым да мине сискәндергән адәм баласын күрим дип бо­рылсам – кара чәч көлтәсе бөтен иңбашын, күкрәген каплаган бер кызмы, хатынмы черек төпкә менеп баскан да көлеп тора!

Кояш инде офык артына күмелгәндер, чокырда эңгер-меңгер. Ә бу зат кем дә, монда нишли? Күпме юрап маташсаң да белерлек түгел. Телне йоткандай торам әле, сүз катмыйм. Ә ул ансат кына итеп төптән сикереп төшә дә каршыгарак килеп баса. Балачак ырымнары арасында моңа охшаганнары юк иде бугай. Кинәт аның күзендә миңа таныш чаткы шәйләнгәндәй булды, ниндидер таныш елмаю… Муенындагы зәңгәр яулыгы тагын…

– Танымыйсыңмыни? – Аның тавышы агач арасыннан килеп чыккан кош сыман сискәндереп җибәрде. Аннары ул кулын сузды: – Исәнме.

– Син түгелме соң?

– Мин идем шул… Каян килеп чыктым дисеңме? Бер автобуста идек.

– Менә бит…

– Шушында сугылырыңны сизендем дә…

Сизенгән дә… Шуннан соң ни? Димәк, ул миннән соң төшеп калган, монда миннән элегрәк килгән.

– Әйдә, меник, – дим мин, аның сумкасын кулыма алам. Ә үземнеке өстә калган иде.

Күтәреләбез. Аяк тая. Ул беләгемә таяна. Мин бер чыбыкка абынам да, икәүләшеп чак түбән шумый калабыз. Ул көлә, минем иңбашыма таяна, талпынып узып китә, көлә. Болай да кыска күлмәге атлаган саен күтәрелә, ул, шуны сизепме, мине алга җибәрә, үзе минем кулга тагыла, мин аны өскә тартып менгерәм.

Ниһаять, без өстә. Икебез дә тирән-тирән сулыйбыз – сулу капкан. Беркавым хәл җыябыз.

– Озаккамы? – дип сорый ул.

– Ике-өч көнгә. Ә син?

– Ялга. Бер айга. Сабан туена хәтле.

– Гомер үтә, ә минем күбрәккә вакыт юк.

– Үтә… Утыз өченче җәй. Ә чын тормышның башланганы юк әле.

– Тормыштадыр ич?

– Булды.

– Булды?

– Тормыш – челпәрәмә! Хәзер – ирекле кош! Син теләгән бәхетләр тәтемәде… бугай инде.

– Ничек?..

– Шулай. – Ул уфтанып алды. – Ә син?

– Мин – беркөе. Зарланырлык түгел.

– Ишетеп беләм.

– Ник сорыйсың соң?

– Үз авызың ни әйтә бит. – Ул җитез бер хәрәкәт белән чәч шарламасын артка агызып җибәрә. Күзендә яңадан теге таныш чаткы уйнаклап ала. Үзе таныш елмаю белән көлемсери иде. – Тагын бер генә очрашасы иде дип теләгән идем… менә…

«Килдең бит, барыбер килдең, шайтан кызы!» дип, аны җилтерәтеп күтәреп аласым килде. Үземне көчкә тыйдым. Йөрәкне үткәннәр хатирәсе тырнап узды. «Менә бит ничек очраштыра ул дөнья!» диясем килде. Дәшмәдем. Болар урынына:

– Хәтерлисеңме син? – дидем.

…Хәтерлисеңме син?.. Мин хәтерлим. Истә, әллә кайчан музейда күргән картина шикелле истә. Син дә язмыш музееннан килеп чыктың мәллә соң?.. Хәтерлисеңме син?

Кама суын ак дулкыннар буйлый. Киң сулыштай иркен итеп дулкын шаулый. Син китәсең. Мин озатам. Дебаркадер су трамвае килгәнче «черем итә». Без текә яр астында йөрибез. Аяк астында юеш чуер ташлар кыштырдаша. Тешләреңне җемелдәтеп көлә-көлә, учларыңа су тутырып миңа сиптең, дулкын-дулкын чәч учмаңны артка чөеп, ак йөзеңне салмак искән җилгә куйдың.

– Дәшмә, – дидең, мин сөйләргә керешкәндә. – Кирәк түгел. Беләсеңме… язгы урманда йөргән чакта, кызлар чәчәк җыйды ди. Күрше аланда алар моңарчы очрамаган тагын да матуррак чәчәкләргә тап булдылар. Һәм… элеккеге чәчәкләрнең барысын ташлап, яңаларын җыйдылар. Ишетәсеңме? Мин дә шулай. Хисләремне алыштырдым. Башка берәү очрады.

– Кардан калкып чыккан беренче умырзаяны дамы?

– Аны да… сине.

– Нидер бар иде ич, нидер бар.

– Белмим. Хәтерләмим.

– Ә хатларың?

–   Соңгысында: «Оныт, оныт бөтенләйгә», – дип языл­-
ган.

– Бусы исеңдә икән.

– Исемдә.

– Исемдә… Берчакны без унынчыда җәдәч аерган идек. Син гел шулай «исемдә!» дия идең. Откан идең. Зәңгәр яулык.

– Югалды.

– Синең ядкяр исән әле – талир тәңкәң. – Мин күрсәткән көмеш тәңкәгә озак кына карап тордың. – Исән әле.

Ярга көчле дулкын кагып, дебаркадерга «Ракета» килеп туктады. Иңеңнән авыр йөк ташлагандай, син тирән сулап куйдың. Әкрен генә:

– Йә, хуш, – дидең.

– Хуш… Талир тәңкә. Җирдә яшәү учта яткан тәңкә кебек ике яклы икән ул.

Син йөгердең. Яр буеннан каерылып карап калдым. Мәңге онытмаслык итеп карыйсы калган икән. Күз керфекләрем талганчы… Талир тәңкәң синең арттан еллар дулкыннары аша тормыш төбенә чумды.

Хәтерлисеңме син?..

– Хәтерлисеңме син? – дим мин, кабатлап.

– Әй!.. Онытылса иде дә бит…

– Кузгалырга вакыт инде. – Мин ялкынланып торган офыкка ымлыйм. – Әйдә. Соң инде.

– Соң шул. Соң. – Ул куаклыктан бер ботак сындырып ала да төз аягына чәпәли. – Хушлашыйк шушында гына. Бергә кайтмыйк. Сукмаклар аерым безнең.

Уңайсыз булып китә. Кыймый гына аңа каршы басам, битеннән сыйпыйм.

– Кирәкми! Җибәр, җибәр! – Ул, ярсып, чыбыгын чокырга томыра. – Бар, кит!

Һәм кинәт, үксеп, ул муеныма сарыла, күкрәгемнән, иңбашымнан үбә.

– Килдең бит, барыбер килдең, шайтан кызы!

Аның чәче, күлмәк изүеннән кереп, тәнне кытыклый. Иркәлисе, юатасы иде аны, тик мин бары:

– Кайтыйк инде, – дип кенә калам.

– Оныттыңмыни?

– Ә син елама, юләр, тынычлан.

– Бетте инде. Кал.

Ул китте. Берүзем инде авыл өстендә кабынган утларга каршы атлыйм. Тынычлыгымны югалттым, йөрәгем кузгалды. Нәрсәгәдер шатланам, нилектәндер көенәм, нәрсәдер җитми, нидер эзлим, юксынам, ямансу һәм әйтеп бетергесез читен.

Кинәт кыштырдау тавышы ишетеп сагаям. Чү! Муенымда зәңгәр яулык. Кайчан бәйләп өлгергән? Без бит җәдәчләшмәдек бүген. Әллә безнең тормыш булганмы ул сүзсез җәдәч? Синең исеңдә калмаган бит. Оныт дигәнең өчен отылдың мәллә?

Берәм-берәм йолдызлар кабынырга тотына. Мин барам да барам. Алдымда бер шәүлә атлый. Бу – ул. Мин ашыкмыйм. Арабыз гел бер – моңа кадәр булганча. Якынаймый да, ерагаймый да. Хәер, мин чиксезлекне якынайта алмыйм бугай. Аның каравы мин ул чиксезлеккә йомшак җилдә үзенә пары булмаган күбәләк кебек боек җилфердәгән зәңгәр яулыкны очыртып җибәрдем. Мин үз күбәләгемне күптән таптым инде.

 

 

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Календарь

Февраль 2024
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 1234
567891011
12131415161718
19202122232425
26272829  

Сандык