Бездә мөһаҗирлек мәңгелек
автор: Гөлинә ГЫЙМАТОВА
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә яшь драматург Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча куелган “Килмешәк” спектакле бара. Аны, бу тема соңгарак калды, дип кабул итүчеләр дә, шул ук вакытта Фәрит Бикчәнтәевнең соңгы вакыйгаларга карата кисәтүе дип әйтүчеләр дә бар. Мин килмешәк түгел, ди төп герой Нәкыйп. Ә без үз җиребездә кемнәр?
Спектакль бер атуда ике куянга тидерүгә тиң. Галимә Миләүшә Хәбетдинова әнә шулай ди. Аныңча, әлеге куелыш – җитди темага ачыктан-ачык сөйләшү һәм яңа исем ачу:
– Язмышыбыз кыл өстендә калган бер мәлдә Фәрит Бикчәнтәев тамашачыны татар һәм Идел-йорт язмышы турында сөйләшергә чакыра. Бу юлы ул мөһаҗирлек темасын пародия алымында ачкан. Мөгаен, моны ул әлеге тема күпкә китте дип әйтүчеләр булганга эшләгәндер. Әле генә “Ак калфагым төшердем кулдан” (Илдар Юзеев) спектакле чыкты, хәзер “Килмешәк”… Икенче яктан, режиссер гавамга әлегә штамплардан бик үк арынып җитмәгән яңа исемне танытты. Камал театры исә драматурглар һәм режиссерлар үстерү җәһәтеннән зур эш алып бара. Шушы гамәл бәрабәренә без бүген Илгиз Зәйниевне, Рүзәл Мөхәммәтшинны, Айгөл Әхмәтгалиеваны, Нәфисә Исмәгыйлованы һәм башкаларны ачтык.
Бүгенге шартларда мөһаҗирлек темасы күп була алмый. Театр белгече Нияз Игъламов әнә шулай уйлый:
– Бу – мәңгелек тема. Чөнки безнең үз дәүләтебез юк һәм четерекле шартларда яшибез. Шуңа күрә мөһаҗирлек булган һәм булачак.
Ул Фәрит Бикчәнтәевнең спектакльгә күп көч салуын, кайбер сентименталь моментлардан качуын да әйтеп үтте. Режиссер мөһаҗирне мөһаҗирлектә калдыра. Шунысы белән ышандыра да. Туксанынчы елларда Кытайдан Казанга күченеп кайткан берничә татар гаиләсен генә барлыйк. Шагыйрь әтисе әманәтен үтәп Казанга кайтып төпләнгән Зифа Табаева (аның белән берлектә берничә язма әзерләнгән иде) сүзләрен искә төшерик. “Мин монда татарлыкны эзләп кайттым, татар теленә сусынымны басасым килде. Ә нәрсә таптым? Татар теле юк, ватан юк, бөтен җирдә рус мохите”, – дигән иде ул. Сөмбел Гаффарова да хаклы: мөһаҗирләр хыялындагы идеаль ватан бүген монда юк инде. Автор әлеге темага ничек алынуы турында болай сөйләде:
– Пьеса качаклар һәм халыклар миграциясе темасына багышланган Норвегия – Кытай – Россия проекты нигезендә язылды һәм без уку барышында мөһаҗирлекнең нинди зур колач алуы турында белдек. Кешеләр һаман күченәләр, кайсы чуалышлар аркасында, кайсы башка сәяси хәлләргә бәйле рәвештә туктаусыз каядыр кача. Мин исә әлеге теманы үзебезнең гаиләнең үткәненә таянып ачарга булдым. Нәкыйп бабамның исемен дә үзгәртмәдем хәтта.
Сөмбел сугыштан соң чит илдә калганнар темасы соңарыбрак ачылган дип бәяләүләре белән килешмәвен белдерде:
– Дөрес, хәзер аралашу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әмма Ватанга кайту – ул әле бу якта калган туганыңны эзләп табу гына түгел, ул җаның белән шушы җиргә кайту дигән сүз.
Автор, форсаттан файдаланып, дөньяга татарны калку итеп танытасым килде, дип сөйләде. Чыннан да, Сөмбелнең герое Нәкыйп, горур татар, Жоаннаның исемен Җаныма әйләндерүче ир, чит илгә Сабан туен, гореф-гадәт, йола күренешләрен, хәтта бакча тутырып бәрәңге чәчүгә кадәр керткән кеше дә әле ул. “Бөтен татарга аңлаешлы йола, гореф-гадәт күренешләрен кертү – ул яшь буынга без нинди кавем икәнлекне аңлату, искәртү дә. Икенчедән, үзебезне дөньяга таныту. Интернациональ уку вакытында безгә бөтен дөньяга аңлаешлы һәм үз йөзе булган әсәр язу максаты куелды. Минем кытайларга да, норвегиялеләргә дә үзебезне танытасы килде. Башкалар алай язмады бугай һәм шушы әсәр сайлап алынды. Укытучым италияле иде, әсәргә, бу – кызык, дигән бәя бирде. Яз айларында бу спектакль Кытайда күрсәтеләчәк, миңа аны чит ил кешесенең ничек кабул итүе дә кызыклы.
Сөмбел Гаффаровадан, Нәкыйп әйткән пәһлеван татарлар әле дә бармы, дип тә сорадык. Ул исә, аз булса да, бар һәм без алар артыннан ияреп китәрбез, дип җавап бирде.
Спектакльдә Нәкыйп исемле солдат сугышта әсирлеккә төшә һәм ачлыктан саклап калган авылдашының аны сатлыкҗан дип сатарга җыенуы турында белә. Концлагерьны совет гаскәрләре азат иткәч, ул нәселен саклау нияте белән Канадага күченеп китә һәм гомер буе салам түбәле йортын, әнисен, сөйгән кызын сагынып яши. Ватанга кайту мөмкинлеге тугач та, Нәкыйп кайта алмый, йөрәк өянәгеннән үлә. Режиссер ватан кайда дигән сорауны ачык калдыра. Аңа исә һәркем үз каланчасыннан чыгып җавап бирә. Сүз уңаеннан, сәхнәдә шул мизгелдә яшьлеген, шунда ук өлкән чагын уйнаган, оста әверелешкә ирешкән Люция Хәмитованы билгеләп үтми мөмкин түгел. Җыеп әйткәндә, җәмгысы җиде кеше катнашкан спектакль беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачы аны яхшы кабул итә һәм һәркем үз гаиләсе риваятьләрен искә төшерә.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 154, 18.10.2017/)
чыганак: https://www.vatantat.ru/index.php?pg=2367
Яңа фикерләр