Албит » Мәкаләләр » «ALQANAT» төркеменең альбомы чыгу мөнәсәбәте илә туган берничә фикер.
5/01/2014

«ALQANAT» төркеменең альбомы чыгу мөнәсәбәте илә туган берничә фикер.

alq2

«Алканат» төркеме үзенең альбомын озак көттерде. Тыңлап чыккач, шуны аңлыйсың, төркем һәр җырын ювелирларча шомарткан икән. Биредә һәр музыкаль юл уйланылган, әле һәр юлның берничә варианты булганына ышанам – шулардан да сайлаганнардыр әле! Альбомның һәр җырын тыңлап узыйк әле – һәр җыр турында кыскача әйтеп узасы килә.

Альбомны ачып җибәргән «Ал канат» композициясе төркемнең визит карточкасына әверелгән. Җырга яңа сулыш өрелгәң – скрипка ярсуы, Артур Исламов тавышын яңача борып җибәрүләре, Рушан Шәйбәковның искиткеч бэк-вокалы – барысы да фанатлары ятлап бетергән җырны яңадан ачып җибәрә.

«Язмыш» җыры – зур сюрприз булды. Аны Салават абый Фәтхетдинов җырлый! Текст авторы Илназ Гәрәев язмыш турында уйлана. Гади тема – һәрберебез моның хакта уйлана. Әмма Илназ фәлсәфилеккә бармак белән төртмичә, сурәтләр таба алды – иске фотографиядәге яшь әнисе янында басып торган малай елмаюы. Бу сурәт шәхсән минем йөрәгемне кысты – барыбызның андый фотоларыбыз бар. Татарның баяны, курае гына түгел, электрогитара ярсуы да сызландыра ала икән! Салават абый, юк вакытын бар итеп, әлеге проектка рәхәтләнеп кушылгандыр. Җыр ахырында Салават Фәтхетдиновның тыныч, моңсу тавышына Артурның дәрте, әле язмышның ни икәнен аңлап бетермәгәнлеге кушыла. Бу ике төрле темперамент җырга мәгънә өсти генә. Елмайтты – композициядә «Алканат»ның башка җырыннан цитата да бар.

«160 җитез ат» җыры, шулай ук, тыңлаучыларга таныш. Яраткан җырларымнан берсе, башкалар да аны альбомда ишетүгә куанырлар гына дип уйлыйм. Композиция тыныч тонда барса да, фортепьяно – (әлеге җырның зур плюсы дип таптым), электрогитара күңел кылларын нык итеп тартып куя. Салмак башкару белән, җыр эчендәге хис өермәсе бер җанны да битараф калдыра алмас. Төркемнең зәвыгы горурлык уята.

«Балалар». Шулай ук таныш җыр, әмма эшкәртелгән, яңалык кертелгән. Бер урында Артурның тавышы электронга әверелеп ала – җырга бу бик тә туры килә! Җыр текстына замана сулышы өрелгән. Яшьләр аңлый торган эпитетлар. Музыка – яшьләр күңелендәге давыл, энергия ташкыны. Илназ исә композицияне «металлаштыра» – егет башка җырларда энергиясен йөгәнли алса, бусында аны «иреккә җибәрә» – ярсу җырны «роклаштыра» – сикерәсе, биисе, кирәкмәгән энергиядән арынасы килә! Артур исә көчле тавышына мелизымнар кертеп, композицияне татар моңлы итә. Бүгенге көндә татарга бик кирәк булган эклектика бу. Музыкаль соло җырны бик югары дәрәҗәгә күтәрә – барабаннар, скрипка, бас гитара – чит ил төркемнәреннән бер дә ким түгел. Төркемнең профессиональлеге тыңлаучыга ләззәт бирә!

«Ялган». Биредә тыңлаучы ялган, алдану, төрле диннәр арасындагы мәхәббәт турында уйланыр. Җавап табылырмы? Һәрхәлдә җырда күтәрелгән проблема беркемне дә битараф калдырмас – моңа музыка да, солистның тавышы да юл куймас.

«Йолдызларга». Бу җыр аша «Алканат» төркеме бүгенге эстрада турында үз һәм сыйфатлы җыр-музыка сөючеләрнең фикерен җиткерә. Стеб тулы җыр елмайта, аны кабат-кабат тыңларга этәрә. Шул ук вакытта композицияне мелизмнар, истә кала торган көе бизи. Егетләр гүя «поп-җыр менә мондый шигъри текстлы булып, сыйфатлы музыкага салына ала», – дип әйтә.

«-20 яшь». Шулай ук таныш һәм җанатарларның яраткан җыры. Әти-әнигә, яшәүгә карата мәхәббәтне, яшьлекне менә шулай тасвирлап була бит, эстрада «йолдызлары»! Их! Кушымтасы үзеннән-үзе ятлана.

«Бушлык патшалары». Бу җырга Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Калимуллина кушылып җырлый.

«Минем шәхси Кояшым». Мәхәббәт турындагы бу җырны чишмә тавышлы Эльза Исламова бизи.

«Мин». Гармун, скрипка һәм драйв!!! Сикерәсе килә!

«Шәрык күзләре». Ниһаять! Ниһаять, җырны авторы Илназ Гәрәев башкара! Автор үзен һәм заман яшьләрен борчыган проблеманы күтәрә. Мөхим сорауга җавап та бирә.

Яңа альбомны, һичшиксез, тыңларга кирәк! Үкенмәссез.

«Alqanat» төркеменең альбомын биредә сатып алып була:

Google Play – Android https://play.google.com/store/music/album/Alqanat_Tatar_Music?id=Bgdbrsksk3ofjml7nvcxydfghme

Apple iTunes https://itunes.apple.com/album/tatar-music/id727342142

NOKIA Music http://www.mixrad.io/ru/ru/products/alqanat/tatar-music/54783557

Сәхифә: Мәкаләләр

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

korabl dsc01558 tukay-yadkere1 sl-10 sl-18 ej1

Сандык