Албит » Мәкаләләр » Татарстан журналистлары Анталияда
3/11/2009

Татарстан журналистлары Анталияда

Бу көннәрдә Төркиянең Анталия шәһәрендә “ТRТ” Төркия телерадиокомпаниясе журналистлар өчен уку-укыту һәм гамәли семинар уздыра.

flag Әлеге семинарга 26 илдән төрек телен белүче 92 журналист чакырылды. Көнчыгыш Европа, Төньяк Африка, Азия, Урта диңгез төбәкләре арасында Татарстаннан килгән биш журналист та бар.


Семинарга җыелган журналистларны бирегә махсус килгән төрки дөнья шәһәрләре берләшмәсе рәисе, Дәнизли шәһәре мэры Нихат Зәйбәкчи дә сәламләде.
Өч атна дәвам итәчәк укуларда төрек теле, радио, телевидение, шәхси матбугат, заманча технологияләрне өйрәнү буенча мастер-класслар узачак. Дәресләрдә үз тәҗрибәләре белән Төркиянең танылган журналистлары, галимнәре уртаклашачак.

Сәхифә: Мәкаләләр
  • Тынчтыкбек— 05.12.2009 09:47

    Салам Сөмбүл!
    Мен Кыргызстандык Тынчтыкбек.
    Ишине ийгилик. Татар элине чоң салам!
    Бишкек

Календарь

Февраль 2024
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 1234
567891011
12131415161718
19202122232425
26272829  

Сандык