Албит » Мәкаләләр » Аралашу аша аңлашуга
17/11/2009

Аралашу аша аңлашуга

«Алтын мөнбәр» V Халыкара мөселман киносы фестивале

Фестивальдә алтмыш ике ил катнашырга теләк белдерде: Россия, Германия, АКШ, Словения, Төркия, Иран, Мали, Австрия, Конго, Нигерия… Җәмгысе биш йөзгә якын кинофильм арасыннан профессор Шлегель Ханс-Йохим (Германия) җитәкләгән сайлап алу комиссиясе конкурска 34 картинаны сайлап алды (тулы метражлы – 12, документаль – 14, кыска метражлы – 8 фильм). Фестиваль кысаларында «Татар киносы», «Кавказ киносы», «Төрек киносы» көннәре оештырылды. «Родина» күңел ачу үзәгендә тулы кино залларын тутырып тамашачы җыйган кайбер фильмнар белән укучыларыбызны да таныштырып китик.

Фестивальнең Гран-при бүләгенә режиссёр Вера Глаголеваның «Одна война» фильмы лаек дип табылды. Үзәккә үтәрдәй бу әсәр булган хәлләргә таянып төшерелгән. 1945 елның Бөек Җиңүен фильмның төп герое төньяктагы бер утрауда каршы ала. Анда фашистлар басып алган җирләрдән сөрелгән хатын-кызлар һәм оккупантлардан туган балалар җәза срокларын тутыра. Сугыш тәмам, хатын-кызлар, хакимият аларны кичерер дә өйләренә кайтарып җибәрер, дип өметләнә. Әмма шул ук көнне утрауга НКВД майоры килә һәм хатын-кызларны «дошман белән мөнәсәбәтләргә кереп, Ватанга хыянәт иткән өчен» лагерьларга, сабыйларын балалар йортына җибәрергә дигән карар җиткерә…
Вера Глаголева үзенең чыгышында: «Бәхеттән мәхрүм буын турында сөйлисем, шул хакта кычкырасым килде», – дип әйтте.
«Свет в тумане» (Иран). Фильм операторының эше иң яхшысы дип табылды. Төп рольне башкаручы актриса исә «иң яхшы хатын-кыз роле өчен» призына лаек булды. «Иң яхшы режиссёр» номинациясе дә әлеге фильмга тапшырылгач, картинаның фестиваль триумфаторы икәнлеге ачыкланды.
«Для моего отца» (Израиль-Германия). Фильм үзәгендә – Тель-Авивка үз-үзен шартлатырга җибәрелгән Фәләстин егете Тарик. Аның шәһид каешы ватылып – бомбасы шартламый кала, салынмый да. Егет шәһәрдә калырга карар бирә. Ул биредә үз улларын сугышта югалкан олы яшьтәге бер пар белән таныша, яһүд кызына гашыйк була, дуслар таба. Ахыр чиктә, Тарикны пляжда «терроризм идеологлары» шартлата.
Режиссёр Израиль һәм Фәләстин арасындагы капма-каршы баррикаданың ике ягында да тере кешеләр икәнен күрсәтергә теләгән. Бу – терактлар, бомба шартлаудан һәлак булган кешеләргә генә түгел, коточкыч адымга баручы шәһидләргә дә кагыла. Фестиваль барышында режиссёр Дрор Захавиның (Израиль) әлеге картинасы кайнар бәхәсләр уятты. Моңа карата Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева: «Проблемалардан качу дөрес түгел. Кешеләр бер-берсе белән ачыктан-ачык сөйләшә ала торган мәйдан булуы яхшы. Татарстанның дөньяга әйтер сүзе бар», – дигән фикерен белгертте.

Ләйлә Гаффарова (сәнгать фәннәре магистры)
«Моммо» (Төркия)
«Моммо» кинофильмы Конья шәһәре янындагы шәһәрчектә яшәүче абыйлы-апалы бертуганнар тарихын тасвирлый. Әлеге якты һәм моңлы тарих гади генә сюжетка корылган: җәй челләсе, каникул, ике сабыйның елга буендагы уйнаулары, йолдызлы күк астындагы түбәдә кунулары, абыйсы Әхмәтнең сеңлесе Гайшәне кайгыртуы…
Әлеге тарих Гримм әкиятләренә охшаган: әниләренең вафаты, холыксыз әтиләренең икенче мәртәбә өйләнүе («явыз үги ана»), балаларыннан ваз кичеп, аларны бабалары тәрбиясенә калдыруы. Ә аның яраткан оныкларымны тәрбияләп үстерергә өлгермәм дип куркуы… Бар өмет «мәрхәмәтле фея-фәрештә»гә – балаларны үзенә алырга риза булган Германиядә яшәүче мәрхүм әниләренең апаларында гына. Шәһәр халкы сабыйларның язмышы ни рәвешле хәл ителер дип борчыла. Балаларның әңгәмәсе исә әниләре һәм җәйдән соң киләчәк тормышлары тирәсендә бара. Янә бер нәрсә – Гайшә чоланда яшәүче Моммодан (йорт иясе) курка. Ул балаларны урлый. Абыйсы Әхмәт үз сеңлесен Моммодан (билгесез киләчәк алдында балаларның курку символы) коткарырга әзер. Әмма аның да Моммодан шүрләве ачыклангач, Әхмәтнең дә бары тик кечкенә бала гына икәнлеген аңлыйсың. Ничек кенә тырышмасын, аның үз сеңлесен олылардан, аларның теләк-гамәлләреннән йолып кала алмаячагы ачыклана. Яшәү – әкият түгел. «Фея-фәрештә» балаларга ярдәм итә алмагач, бабалары кызны бай гаиләгә бирергә күнә. Кызчыкның ул гаиләдә асрау булып үсәчәге көн кебек ачык. Фильмның башыннан ук нарасыйлар бер-берсеннән аерылышудан курка. Һәм бу курку чынга аша. Әхмәт Гайшәне алып китүче машинаны куып җитә алмыйча, бер ялгызы тузанлы юл уртасында басып кала….
Моңарчы реклама даирәсендә танылган режиссёрның дебюты булуга карамастан, әлеге фильм «клип» кадрлары, матур рәсемнәрдән шактый ерак тора. Урамнарны кояш көйдергән, йортлар-җирләрдә фәкыйрьлек хөкем сөрә, хәлвә – иң тәмле ризык… Бу – вакыйгага бай булмаган, балаларның тормышын күзәтеп баручы, салмак агучы фильмның табигый җирлеге. Камера Әхмәт һәм Гайшәнең артларыннан ияреп кенә бара сыман, чөнки балаларның (сүз уңаеннан тормышта да абыйлы-сеңелле алар) табигый уеннары беренче кадрлардан ук тамашачыны җәлеп итә, язмышларына битараф калдырмый. Әкияткә бик охшаш әлеге тарихның башыннан ук режиссёр Аталай Ташдикенның «чын вакыйгаларга нигезләнгән» дип әйтеп куюы сабыйларның язмышы никадәр аяныч булуны тагын бер кат искәртә…

Нияз Игъламов (театр тәнкытьчесе)
«Бөркетләр»
Бу фильмга өметләр зур иде. Беренчедән, Рамил Төхфәтуллинның былтыргы «Дилемма»сыннан соң аның хакында кинорежиссёр буларак сөйли башладылар. Икенчедән, режиссёрның көчле команда җыюы. Өченчедән, төп рольләргә татар театрының иң якты йолдызлары чакырылды. Көттек. Сүз «Мөнбәр» сыннарын тарату турында гына барса, морадыбызга ирештек. Иң яхшы ир-ат рольләре өчен приз Әзһәр Шакиров, Ринат Тәҗетдинов һәм Равил Шәрәфиевкә бирелде. Нәрсә дип әйтергә… Сәяси мәнфәгать танатана итә!
Фильм нәрсә турында соң? Яшәгән ди, булган ди өч карт – өч дус-көндәш. Һәм бер көнне алар… Юк, болай түгел! Яшәгән ди, булган ди бер телевизион журналист кыз, бер көнне ул репортаж төшерде… Янә дөрес түгел… Яшәгән ди, булган ди батыр диңгезче һәм бер көнне ул… Юк инде! Сюжет аңлаешсыз. Персонажларның бар адымнары, мотивацияләре, бар диалоглары, урамда, интерьерда төшерелгән вакыйгалар бары тик бер генә нәрсә турында кычкырды – Казандагы кешеләр (гомумән, кешеләр) болай яшәми, болай сөйләшми, болай эшләми! Вакыйгалар мантыйк яки психологиягә түгел, ә бәлки очраклылыкка корылган. Барнәрсә дә аннан-моннан – «болай да ярар» дип эшләнгән кебек. Ышанмыйм! Бер кадрга да ышанмыйм! Бердәнбер уңышлы урын – картлар йорты каршындагы сәхнәдәге күренеш. Ике җырчы кыз микрофоннардан китә, ә җырлары динамиклардан агыла бирә. Начар татар эстрадасына яхшы шарж.
Фильмда төгәлсезлекләр, илтифатсызлык шактый. Башыннан ук – башлары киселгән бөркетләр оча. Туры мәгънәдә бу. Р. Шәрәфиев уйнаган персонаж янгын баскычы буйлата сөйгән яры янына чәчәк бәйләме тотып менә башлый, ни сәбәпледер баскыч уртасында чәчәкләр юкка чыга, ахырда яңадан пәйда була. Журналист кыз бер җырчыга сорау бирә дә, җавабын тыңлап бетермичә, микрофонын икенчесенә төртә. Репортажны да туксанынчы елларда бәйрәмнәр төшереп йөргән камерага яздыралар… Финляндиядән кунакка кайткан онык өстендәге кием колхоз базарыннан алынган диярсең! Ринат Таҗетдиновның йөрәген тотуы – сәхнәдәгечә, әйтерсең, аны эре план белән төшермиләр. Трагик темпераментлы актер Әзһәр Шакировның ярсынуы эре планда ялган пафоска әйләнеп кала. Үзара талашучы яшь парга карагызчы! Кайбер күренешләрдәге диварда чагылган оператор шәүләсе? Безнең каһарманнарыбыз милиция бүлегенә ни өчен эләгә соң? Олы яшьтәге абзыйларны милиция хезмәткәрләренең иң каты бәгырьлеләре дә алып китми! Эчке эшләр бүлеге камерасындагы ике катлы сәкеләр үзләре генә дә ни тора! Бикле милиция бүлегенә Зөлфия Зарипова гәүдәләндергән героебыз ничек килеп керә соң – һич аңламадым. Камерадагы диварга ясаган мәчет сурәте – «Мөнбәр» фестивале жюриена сәламдер, күрәсең… Нәрсә бу? Начар киноларга берәр төрле пародияме? Шикләнәм… Бу – фәкать начар кино гына.
«Бөркетләр» шул кадәр түбән профессиональ дәрәҗәдә төшерелегән ки, хәтта иң начары кем соң – режиссёрмы, оператормы, сценаристмы, әллә рәссаммы дигән сорауга җавап бирүе дә кыен. Актерлар уены турында шуны әйтергә була – камаллыларның өлкән буыны кинематографта уйнарга өйрәнмәгән. Шуңа күрә кадрда сәхнәдәгечә уйныйлар. Югыйсә, режиссёр шул театр дәртен киметер өчен кирәк тә бит инде! Мин гадел тәнкыйтьче буларак, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдиновны, «Алтын мөнбәр» сынын алулары белән һич тә котлый алмыйм. Котлауга сәбәп булса иде ул!.. Олпат актерларыбызның иң югары дәрәҗәдәге рольләре бар – начар фильмда уйнаулары белән тәбриклисе килми. Р. Шәрәфиев һәм Р. Таҗетдиновны «Тәкъдир» спектакле белән Боготадагы (Колумбия) дөньядагы иң зур театр фестивалендә, Ә. Шакировны «Курчак туе» спектакле белән Трабзондагы (Төркия) Халыкара театр фестивалендә көтәләр. Бөек актерларыбызга ни өчен ташлама ясарга тиеш ди мин? Монда аларның бернинди гаебе юк. Яшь актерлар да куандырмый. Әмма аларны да гаеплисе килми. Бер дубльда кешенең иң катлаулы хисләрен төшереп булмый! Яшьләр белән эшләргә кирәк.
Фильмда уңышлы өч уенчы бар – Фирдәүс Әхтәмова, Нариман Гарифуллин, Индира Төхфәтуллина. Алар гади, табигый – ышандырырлык. Тагын берничә күркәм эпизодик роль бар. Шуның белән шул…
Мондый кинематограф белән нишләргә соң? Берәр яшүсмер, мөгаен, уналты миллимметрлык камерага эчкерсезрәк тә, сәләтлерәк тә тасма төшерер иде. Р. Төхфәтуллин «Мөһаҗирләр» романы буенча кинофильм эшләү турында уйлый дигән сүзләр ирешелде. Ни дип әйтим… Иншаллаһ, ялгышамдыр, әмма «Бөркетләр»дәге кимчелекләр искә алынмаса… һич тә татар әдәбиятындагы иң яхшы романнардан берсенең кинематографта бозып гәүдәләндерелүен күрәсе килми.
Р. Төхфәтуллинның әйбәт сыйфатлары күп. Шулардан берсе – сөйкемлелеге. Продюсер булу өчен (асылда, ул продюсер) менә дигән сыйфат бит. Киносын да нигә үзеңә төшереп чиләнергә соң?

«Бибинур»
Фестивальнең ачышы дип аталырга лаек фильм Петербург режиссёры –өлкән Германның шәкерте Юрий Фетинг тарафыннан төшерелгән. Бәхеткә, продюсеры Светлана Бухараева режиссёр булырга ашкынмый. Материалның сайланышы, читтән режиссёр чакырту, кастинг – боларның барысы да конкуренция ясый алырлык Татарстан киносы була алуы ихтималы турында сөйли. Әйе, режиссёр татар милләтеннән түгел, продюсер да татар түгел, ә нәтиҗәдә, милли кино туган. Бусы – бер яктан. Икенчедән – «Бибинур» безне гомумкешелек кыйммәтләренә, Яхшылык һәм Яманлыкның идея-мәгънәсенә, дөнья галәмен танып-белүнең мәңгелек төшенчәләренә якынайта. Фильм символизм белән сугарылган, шул исәптән мөселман символлары белән дә. Бу – «Бөркет»ләрдәге Равил Шәрәфиевнең түбәтәе дә, мәчет сурәте дә түгел инде…
Фирдәүс Әхтәмова һәм режиссёр Бибинур образын яратып һәм җентекләп иҗат иткәннәр. Образда үз милләте белән бергә тарихның рәхимсез ялкыны аша узып та йөрәге сөю-ярату белән тулы, җанын пакь саклый алган татар хатын-кызының иң күркәм сыйфатлары сурәтләнгән.
Актерлар уены, картлар, балалар, табигать һәм йорт-җир эчендә төшерелгән күренешләр гомумкешелек кыйммәтләрен – Мәхәббәт, Миһербанлык, Иман ярдәмендә генә сакланып калырга мөмкин булган татар дөньясын чагылдыра.
Кулуарларда күренекле прозаик Аяз Гыйләҗевнең иң яхшы әсәреннән читкә тайпылу, татар авылына кара ягу, милли рух җитмәү күзәтелә дип, фильмга тел тидерүчеләр дә булды. Хәер, андый «тәнкыйтьчеләр» аз иде – тамашачыларның ике-өч проценты чамасыдыр. Ә башкаларны исә, шул исәптән, әлеге юлларның авторын фильм таң калдырды. Асылда бүгенге кинематографта герой-образлар язмышы өчен борчылырга, уйланырга мәҗбүр итү – шактый тансык күренеш.
Бүгенге көндә «Бибинур»ны – Илдар Ягъфаровның «Күктау»ыннан соң төшерелгән иң җитлеккән милли фильм дияргә мөмкин. Миллилек турында югары профессиональлек белән эчкерсез сөйләп бирә белү – татар киносы үсешенең бердәнбер юлы.
«Фәридә»
Әлеге кыска метражлы фильмның режиссёры Салават Юзеев – зыялы, йомшак күңелле сәнгатькяр, нәзәкатьле рәссам. Киносы да шундый килеп чыккан – импрессионизм рухы белән сугарылган, тәэсирле.
Бухгалтер булып эшләүче ялгыз Фәридәнең тормышы бер-берсен кабатлаучы көннәр, хезмәттәшләре, дуслары, аңлаешсыз төшләр белән бизәлә. Бу фильм җиңелчә, оялчан юмор белән ялгызлык, буйсына белүнең олылыгы турында сөйли. Һәр роль – үзенә күрә кечкенә шедевр. Әйе, оста төшерелгән картина. Олы, төпле, зур бер идея булмаганлыгы гына бераз кәефне кыра. Бәлки шулай кирәктер дә. Әйдәгез, рәссамның сау акыл презумпциясе хакында онытмыйча фикер йөртик. Әгәр һөнәрмәнд шушындый кино төшерә икән, димәк, ул аңа ниндидер уй-фикер, идея сала… тамашачыга шуны иңдерергә тели. Алай да… Бу – фильм-эскиз, фильм ясап карау. Баштанн алып ахырына кадәр Фәридәнең холык-фигыле үзгәреш кичермичә кала. Фильм, әйткәнемчә, әйбәт тәэсир калдыра, ул язның җылы ләйсән яңгыры яки кояшлы әбиләр чуагы көне рухын тудыра. Әмма икенче мәртәбә карыйсы килми. Сөйкемле кино, шуннан артык та, ким дә түгел…
P. S.
Укучы ошбу язма иясе Мөселман фестиваленә карата тискәре карашта икән, дип ялгыш фикергә килмәсен иде. Юк, алай түгел. Мин дә республика җитәкчеләренең Казан җирендә Халыкара кинофорум булдыру теләк-омтылышларын чын күңелемнән хуплыйм.
Сүз фестиваль концепциясенең диварга ясалган мәчет сурәтләрендә, төрле атрибутларда түгел, ә бәлки ислам рухында булырга тиешлеге турында бара. Яхшы милли киноларыбыз сайлап алынсын иде. Иң мөһиме, фестиваль үзенең төп вазифасын башкарсын, максатына ирешсен, ахыр килеп, милли кинематографны үстерсен иде. «Алтын мөнбәр» бик яшь әле: кинофестиваль өчен биш ел нәрсә ул? Аллаһы Тәгалә аңа рәхмәтен вә бәрәкәтен бирсен. Амин!

Сәхифә: Мәкаләләр    Тамгалар:

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

alice4 3_0 apple t2 kur1 IMG_0149

Сандык