Утырттым гөлемне чүлмәккә
(Балага 1 яшь тә 8 ай тирәләре)
Яз көне үк күкрәктән аерырга ниятләгән идем… Бала моңа әзер дә шикелле – кеше ризыгы ашарга тешләре дә чыккан бит. Әмма йөри торгач, шуны аңладым, баладан аермалы буларак, моңа мин әзер түгел бит әле! Кабул иттем һәм зур канәгатьлелек хисе кичереп, кызымны күкрәгемә кыстым – ә ул, аңлагандай, миңа хәйләкәр итеп күзен кыса тагын! Язны-җәйне шулай рәхәттә уздырдык. Төнлә дә ятып кына имезәм – озак итеп уңайсыз ятканга күрә, аркам бөгелмәс тактага әверелә. Төненә ничә мәртәбә уянып сорый имине! Эчәсе килә инде, билгеле, әмма су эчми – сөткә ияләңгән шул… Кыскасы, көзгә кергәндә мин инде тулаем әзер идем! Баланың тутырып караган күзләре йөрәкне тырнады, әлбәттә, әмма мин нык торырга көйләндем.
Аерып әйтим, күкрәктән аерам дисәгез, моның өчен йә яз, йә көз фасылын сайлыйсы. Элеккедән килгән йола гына түгел бу! Безнең әбиләр гакыллы булган, моның хакта онытмагыз. Җәй көне аерсагыз, бала төрле инфекцияләргә җиңел табыш булыр, кыш көне исә – вирусларга. Икенчедән, бу чорда бала бернинди стресс кичермәскә тиеш – авырмый, чираттагы прививка ясау каралмаган һәм башкалар.
Табиблар, гадәттәгечә, бу мәсьәләдә дә капма-каршы лагерьга аерылды. Берләре бер яшьтән соң сөт үзенең кыйммәтле продукт булуын туктата, алга таба аеру бик авыр булачак, дип әйтсә, икенчеләре, сөт үзенең кыйммәтле продукт булуын туктатмый, мөмкин кадәр озак имезергә кирәк дип каршы чыга. Кыскасы, минемчә, һәр әни бу сорауга үзе җавап таба. Шуны искәртим, ими ашаган бала башка ризыкка битараф булучан. Безнеке дә бик начар ашады – имигә генә салынды, шуңа күрә безнең өчен Х вакыты килде дип кабул иттек.
Аеру хикмәтләре
Аеруны берничә айга сузасы. Кечкенә адымнар ясый-ясый. Иң башыннан башлыйм әле. Баштан, әлбәттә, баланы көндез – сораган саен имезүдән туктарга кирәк. Минеке теләгән вакытында – кулыма телефон тотып утыруым була, ятуым буламы, иртән әле уянмаган вакытымда эшне үз кулына ала иде – футболкамны күтәреп кереп китә. Күкрәкне бирмичә игътибарын башкага юнәлттем – уенчыкка, китапка. Су тәкъдим иттем (монысыннан баш тартты). Бу җиңел булмады. Елаш! Күкрәккә алоэ суты сөрттем (башка ысуллар да бар – буяу тидерү – бала бөтенләй капмаячак; имчәкләргә тән төсендәге пластырь ябыштырып күрсәтергә була, янәсе, бетте, ашап булмый хәзер). Әчесен татыгач, күкрәк белән кызыксынуын киметер дип көтмә! Әмма әкренләп-әкренләп, иминен әче булуын искә төшереп, ышанмаганда тагын каптырып, алга таба атлыйсыз. Бала күкрәккә үреләчәк, шуның өчен аның алдында киенү-чишенүне туктатырга, төнге күлмәкнең ябык изүлесен сайларга туры килер.
Аннары көндезге йокыдан соңгы сөт киселде. Тагын бераздан авыррак чорга күчә башладык – төшке йокы алдындагы имезүне бетердек. Йә арыта-арыта йоклаттым (иртәрәк торгыза башладым), йә вакытын туры китереп, урамга чыгып киттек. Саф һавада балалар җиңел йоклап китә.
Иң кыены – төнге имезүдән туктату. Кулай вакытны сайладык – бәйрәмгә дәү әниләргә кайтып киттек. Янәсе, китапта язылганча, баланы дәү әнисенә тоттырам да, үзем башка бүлмәдә качып утырам. Дәү әни йоклата. Әкият. Беренчедән, бала өчен бу – трагедия киңлегендәге зур борчу! Икенчедән, дәү әнисе өчен дә!.. Хуш. Дәү әни тибрәтеп тә йөрде, урамга да алып чыгып китте – юк инде. Кычкырыплар кычкыра. Кулыма алгач кына тынычланды. Димәк, үземә йөрисе була. Әйе, бала өчен сөттән дә, әнидән дә берьюлы колак кагу авыр… Бер-дүрт көн түзәргә туры килер. Су тәкъдим итегез, сок, кайнаган сөт, печенье… (Суны шешәчеккә түгел, чынаякка салып бирегез, югыйсә аннары шешәчекне тотып йөрүдән биздерергә туры килер.) Тора-бара ул уянмыйча гына йокларга гадәтләнер. Аның белән бергә – сез дә! Ура!
Иртүк тә, бала күкрәккә үрелүгә, иминең әче булуын исенә төшереп, иртәнге ашны тәкъдим итәргә кирәк. Бала аппетит белән ашар! Күкрәктән аерылгач, баланы алмаштырып куйганнар диярсең! Тагын да акыллырак булып китәр, менә күрерсез! Иң мөһиме, бу чорда балага игътибарны арттырырга туры килер, бала сезне югалтмаганын аңларга тиеш. Ә! Бу чорда ул сезнең койрыгыгызга әйләнер! Баланы еш кочаклагыз, үбегез, мактагыз – ул моңа хәзер бик мохтаҗ.
Лактацияне киметәбез
Үзебезне кайгыртырга вакыт. Ни кызганыч, күкрәккә: “Чуен, пешермә!” – дип әйтеп булмый. Сөт белән тулган күкрәкне нишләтәсе?! Элек күкрәкне кысып бәйләгәннәр, хәзер дә шулай эшләргә киңәш итүчеләр очрый. Юк! Ярамый!! Югыйсә мастит килеп чыгуын көт тә тор! Күкрәк формасы да бозылачак.
Авыр очракларда – сөтнең чиктән тыш күп булганда – гормональ препаратлар эчертәләр. Аптекага барып теләсә нинди дару алмагыз тагын – алдан табиб белән киңәшү мәҗбүри! Шуны онытмагыз, сездә гипертония, тамырлар киңәю, шикәр диабеты, бөер һәм бавыр авырулары, тромбофлебит бар икән, әлеге даруларны эчү тыела. Әмма бу сезнең очрак түгел дип ышаныйк. Күкрәктән аера башлагач ук өстәлебездәге сыеклыкны киметәбез, кайнар аш ашамыйбыз, гомумән, күп ашамыйбыз. Чәй, су урынына шалфей эчәбез. Күкрәк тулганда берникадәрен генә – күкрәк йомшарганчы гына савып аласы. Савыну да көннән-көн киметәбез. Төерләрне бетерү, аларны булдырмас өчен массаж ясыйбыз (хәрәкәтләр имчәккә таба юнәлгән) Алдагы берничә айны сөт китертүче эчемлекләрне эчмәү хәерле. Күкрәк тулы, әмма йомшак икән, бу – норма. Күкрәкчә натураль тукымадан тегелгән, «сөяксезен» сайлагыз. Күкрәк озак вакыт авыртып торса, эчендә бетми торган төерләр булса, гинекологка мөрәҗәгать итәргә кирәк – әлеге дә баягы мастит булмагае. Тагын шуңа игътибар итегез – алты айдан соң сөт яңадан килә башласа, кичекмәстән табибка барырга түгел, йөгерергә кирәк!
Чүлмәккә утырту
Берничә таныш-белешем балаларын бик иртә – берничә ай тулуга ук таз өстендә «пыс-пыс» торгалап, кече йомышларын шунда башкарырга өйрәтүләре белән горурланып сөйли иде. Мин исә көрсенеп бала чүпрәге юдым… Әмма үзем мондый эшкә бармадым. Гади ялкаулык кына түгел бу. Махсус әдәбият укый торгач, шуны аңладым, ул танышларым балаларын чүлмәккә йөрергә өйрәтмәгән, бары тик рефлекс кына булдырган икән. Әйе, сабый, «пыс-пыс»ны ишетүгә тазга чыжлата башлый (бәлки моның өчен аңа ярты сәгатьтән күбрәк вакыт кирәк буладыр?!), әмма рефлекс дигәне барлыкка килә дә, вакыт узу белән юкка да чыга икән (танышларым хәзер минем кебек үк чүлмәк фәнен яңадан өйрәнә). Кыскасы, баланы өч аеннан таз өстендә тотсагыз тотыгыз, әмма чүлмәккә ул барыбер яшь ярымнан – мускуллары өлгергәч кенә йөри башлыячак.
Түбәндегеләрнең бер өлешенә булса да «әйе» дип җавап бирә аласызмы?
- тышка чыгу тотрыклы режимы бармы?
- аскы чүпрәген ике сәгатьтән артык коры калдыра аламы?
- тән өлешләре, кием исемнәрен беләме?
- «какай итү», «пес итү» сүзләрен аңлыймы?
- пычранган ыштанына карата тискәре эмоцияләр белдерәме?
- мөстәкыйль рәвештә киенергә-чишенергә телиме?
- олыларны кабатларга тырышамы?
- бәдрәф бүлмәсе белән кызыксынамы?
Алайса, башлыйк.
Чүлмәкне әллә кайчан сатып алдым инде мин. Кызыма да күрсәттем, курчакларын да утырткаладым. Баштан үзен киенгән килеш кенә утыртым, бу савытның ни өчен кирәклеге турында сөйләдем. Балам чүлмәкне башына да киеп карады, булсын, иң мөхиме, алар таныштылар. (Памперсларны хәзер фәкать урамга чыкканда һәм төнгә генә киертәм.) Чүлмәккә утыртуны, әлбәттә, бала авырып, кәефсезленеп торганда башламыйбыз.
Йокыдан торгач утыртып карадым – балага бу әллә ни ошамый. Әллә чүлмәк салкынча микән? Һәрхәлдә бер яшьтә алынган чүлмәк бер карават астына яшерелде, берникадәр вакыттан соң янәдән балага күрсәтелде. Чын-чынлап чүлмәкнең уңай ягын бала шул югарыда әйтелгән яшь ярымнар узып киткәч кенә аңлый башлады. Күршедәге кызчыклар да чүлмәккә йөри – алар утыргач, безнекенә дә кирәк – кызык өчен генә булса да. (Сезгә дә олырак нәниләргә кунакка йөргәләргә бик киңәш итәм!) Утырганда ыштанны салуыбыз, утыруыбыз, нәрсә эшлиячәгебез турында балага сөйләп барабыз. Янга яраткан уенчыгын да берәр савытка утыртып кую комачауламас. Чүлмәккә «эләккән» саен бик мактыйбыз, бераз алкышлап та алабыз! Уңышсызлыклар өчен ачуланасы түгел – бөтенләй эшне бетереп куюыгыз ихтимал!
Тора-бара баланы кысталганын күрүгә генә түгел, кирәк вакытта да утырта башлыйбыз – йокы, урамга чыгу алдыннан, мисал өчен. Урамнан кайтуга да беренче «сәламебез» – чүлмәккә. Памперс коры калган булса, яхшылап мактыйбыз!
Уңышсызлыклар еш булыр әле – бала уеннан аерылырга теләмичә искечә алымны – аска җибәрүне сайлар, утырырга теләмәгән чаклары булыр… Тыныч калу мөһим.
Берничә мәртәбә төнлә дә памперсыз – клеенка өстендә йоклатып карадым. Әле иртә икән, дип туктаттым – бала кыбырсый башлауга чүлмәккә алып барырга өлгерми калу яки бөтенләй уянмаган очракларым ешрак. Шул сәбәпле, бала юештә ятып туңа… Бу эшне кичектереп, рәхәтләнеп йоклыйк әле.
Шулай да булгалый – чүлмәккә утырырга күнеккән бала, кисәк кенә аннан кача башлый. Монда уйларга кирәк – чүлмәк салкын булмаган микән? Стресс кичермиме икән? Гаиләдә тынычлыкмы? Чүлмәккә көчләп утыртмагыз. Сәбәпнең очына чыгып, аны юк иткәч кенә әкренләп яңадан башлагыз.
Йә булмаса, бала чүлмәкне читкә тибәреп, олылар белән бәдрәфкә керергә генә торамы? Бик яхшы! Махсус утыргыч алып утыртыгыз шунда гына!
Үземә алдан ук шулай дидем: борчылма, бу эшләр озакка сузылса да, мәктәпкә кадәр ничек тә булса, күкрәкне дә ташлар, бәдрәфкә дә йөри башлар. Ни хикмәт, борчуларны бетергәч, эшебез җиңел генә атлап китте.
P. S. Халыкта шундый сүз йөри: яшь әни армиядәге сары авыз егеткә тиң, ике яшьлек бала әнисе дембель кебек тыныч һәм үзенә ышанучан, өч яшьлекнеке- спецназ инде! Яңа чорга кердем. Мин – дембель булуга таба атлыйм! Алга таба тагын да кызыграк булуга охшаган!
тагын: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/dnevnik-mamy/
Гөлүсә— 06.01.2014 17:58
Сөмбел, үз исемегез белән чыкмаса да, “Сөембикә”дә басылган бала тәрбияләү буенча язмаларыгызны бирегә урнаштыра алмассыз микән? Журналларны актарганчы, бар да кул астында булыр иде дим…
Sombel— 06.01.2014 20:06
Гөлүсә! Ок! урнаштырырмын 🙂