Финляндия – Татарстан яшьлек күпере
Август урталарында Финляндиянең башкаласында «Халыкара җанлы татар музыкасы» фестивале булып узды. Элеккеге фестивальләрдә Австралиядән Зилә Камалова, Кырымнан Әнвәр Измайлов кебек музыкантлар килсә, быел Хельсинкига фонограммасыз – җанлы музыкага җырлаучы татар яшьләре чакырылды.
Санкт-Петербургтан чыккач ук бер ачык тәрәзә күрерсең – Европага каратып уелган тәрәзә ул. Берничә сәгатьлек юл һәм менә – мизгел эчендә кырык рәвешкә керүче күк астындагы Хельсинки шәһәренә җитәбез.
Ике төнлек юлны автобуста кичәсен белгәннән соң да халык артыгын ыңгырашмады – башка илне күрергә, яраткан җырчыларын тыңларга теләгәннәрне алай гына куркытып буламы соң? Финляндиягә барабыз – үзебезнең татарларыбыз янына.
1870-1920 елларда бүгенге Финляндия татарларының әби-бабалары Нижгар губернасының Сергач өязеннән Хельсинкига килеп сәүдә иткәннәр. Илләр арасында чикләр ябылгач, Финляндиядә калган татарларның халкы белән элемтәсе өзелә. Телне, динне, гореф-гадәтләрне саклап калу максатларында алар 1925 елда «Ислам җәмгыяте», ә тагын ун елдан соң «Финляндия төрекләре берлеге оешмасы»н корганнар. Финляндиядә 800-900 татар яши дип фараз кылына, әмма, кызганыч, шуларның 200-300 генә татарлыгын онытмыйча, мәхәллә белән тыгыз элемтәдә тора.
Тәэсир
Хельсинки
Без аркылыга-буйга узган шәһәр салма-а-ак кына яши бирә… Җырчы Җәмилә әйтмешли, Финляндиядә хәтта агачлар да әкре-ен генә, ашы-ыкмыйча гына селкенә. Бүген исә шәһәр татарча гына сөйләшә сыман. Тар урамнар иркенәеп китте, фестивальгә килгән татар егет-кызларының энергиясе белән тулды…
Халыкара җанлы татар музыкасы фестивале!
Финляндия башкаласыннан ерак түгел Трәскулла дип аталган бер җир бар. Ул – Финляндия татарлары күңел ачырга җыелыша, балалары өчен җәйге лагерь оештырыла торган урын. Шул лагерьның ачык һавадагы сәхнәсендә Казаннан килгән татарча рок башкаручы «Алканат», татарча рэп укучы «Иттифак» төркемнәре, Мубай, Галия исемле җырчыларыбыз, Финляндиядән «Tukay Bross & Sister Girl», «Yabalak» төркемнәре һәм Җәмилә Низаметдин чыгыш ясады.
Максатыбыз күңел ачу түгел иде (хәер, күңел ачуы беренче чиратта булгандыр әле) – Финляндия татар яшьләрен мәдәниятебез белән кызыксындыру, телләрен баету. Иң мөһиме, әлбәттә, үз татарларыбыз белән танышу-аралашу булды.
Дәниc Бәдретдин (Финляндия төркиләре берлеге (FTB) рәисе): Сәхнәгә карыйм да, яшь вакытлар искә төшә. Моннан кырык ел элек без берничә дус егет татарда «Битлз», «Роллинг Стоунз»лар кебек заманча музыка уйнаучы төркемнәр булдыру турында хыялландык. Музыкаль төркем кордык – «Башкарма» дип аталды ул. Аннары аранжировкаларында рок, джаз һәм блюз тәэсире чагылган «KGB» («Казан группасы Бәдретдин») төркеме дә оештырдык. …Сискәнеп куйдым… кырык ел бит ул!.. Моңарчы Татарстанда эстрада һәм «караоке» җырчылары гына бар иде. Хәзер исә җанлы музыка коралларында уйнаучы альтернатив төркемнәр барлыкка килә. Әлбәттә, бу – яңалык. Ә халык яңалыкка һәрзаман шикләнеп караган. Бигрәк тә өлкәннәр. Балаларыбыз исә заманча музыканы үз итә. Йә алар заманча музыканы чит һәм рус телләрендә, йә татар телендә тыңлаячак – безнең сайлау мөмкинлеге бар түгелме?
Мубай (җырчы): Фестиваль кечкенә генә мәхәллә булып яшәргә мәҗбүр булган Финляндия татарлары тормышына яңа сулыш өрә. Зур милләт арасында яшәүче аз күчле халыкка иртәме-соңмы югалу куркынычы яный… Тарихи Ватаннарыннан милләттәшләре кунакка чакырып рухлануларын күрү бик күңелле. Безгә дә файдалы – туганнарыбызның тәртипле, матур яшәп ятуларын күреп, уңай энергия җыябыз, үзебез дә тәртипкә, инсафлыкка тартылабыз. Миңа ошый бу.
Раиф Низаметдин (Келәм кибетендә эшли. Хатыны – Г. Камал театрының элеккеге артисткасы Эльвира Садриева): Казан – үзәк. Безгә яңалык Казаннан килә. Фестивальдә яңгыраган җырларны бик кызыксынып тыңладым, ошаттым. Вакыт-вакыт заманча төрек музыкасын искә төшерә. Төрекләр тамырларыннан аерылмый – һәр заманча җырларында миллилек бар. Бу – музыка коралларында да, җырлау манерасында да чагыла. Татарларга төрекләрдән үрнәк алырга кирәк, минемчә.
Галия (җырчы): Ниһаять, бездә дә Европа тыңларга күнеккән сыйфатлы җанлы музыка барлыкка килде – без «альтернатив» дип атаган үзенчәлекле музыка иҗат итүчеләрнең саны да арта бара. Әлеге фестиваль – Дәниснең күптәнге хыялы. Оештырылуы өчен FTBга, Алсу Исмәгыйлевага рәхмәт әйтергә кирәк. Киләсе фестивальне Казанда уздырып, Финляндия татарларын үзебезгә чакырырга уйлыйбыз.
Алсу Исмәгыйлева («Яңа гасыр» радиосының PR менеджеры): Җырчы Галия (Алия Сабирова, «Үзебез» хәрәкәте координаторы) әлеге фестивальне оештыруга зур көч куйды. Алга таба мондый чараны Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырылуын теләр идек. Җанлы музыка фестивале – татарны дөньяга танытачак бер адым ул. Татарстан кунаклары арасында альтернатив музыка белән бөтенләй таныш булмаганнары да бар иде, хәзер алар да әлеге төр музыкага мөкиббән.Диаспора
Раиф Хайрулла («Yabalak» төркеменең музыканты, 32 яшь.): Хельсинкида тудым. Әтием Әнвәр Хайрулла белән әнием Гүзәл Хайрулла Хельсинкида тун кибете тота. Әти-әнием туган телебезне сакларга булыша, татар халкының гореф-гадәтләрен сеңдерергә тырыша. Һәр яңа буын өчен татар теле кирәкле, дәрәҗәле булып калырга тиеш инде… әмма үзем турында алай әйтә алмыйм.
Әмир Вафин (студент. Әтисе Вахит Вафин белән әнисе Тинет Вафина келәм кибете тота): Былтыр Казан дәүләт университетында урыс һәм татар телләрен өйрәндем. Башкалага килүгә шунысы гаҗәпләндерде: урамнарда татар яшьләре туган телләрендә сөйләшеп йөрми икән…
Ә бу җәйне моннан алтмыш ел элек үк оешкан «Йолдыз» футбол командабыз Казанның татар-төрек мәктәпләрен тәмамлаучыларыннан тупланган «Fairplay» командасы белән дусларча очрашу оештырдык. Безнең команда җиңеп чыкты! Бер-берсеннән чикләр белән аерылган татарларны берләштерү чаралары алга таба ишәер дип уйлыйм.
Али Хәйдәр (Лондонда икътисадчы белгечлегенә укып кайтты): Безгә туган телебезне онытырга һич тә ярамый. Фин телен, мәдәниятен белү белән беррәттән, туган телебезне, мәдәниятебезне беләбез – бу яктан караганда, үземне Европа кешесеннән баерак хис итәм…
Дәнис Бәдретдин (бизнесмен. 47 яшь.): Балаларыбыз белән өйдә татарча гына сөйләшәбез. Фин телен болай да өйрәнәчәкләр. Мәчет биш катлы мәхәлләбез эчендә урнашкан. Һәр җомга саен Ислам җәмгыятендә җомга намазы укыла, Рамазан аенда һәр кич – тәварих намазы. Өйлә вакытында мәчетебез ачык була. Вәгазьләр татарча укыла, мәхәлләбезнең имамы – Рамил Билал. Кичәләр оештырабыз, зур бәйрәмнәрне бергәләшеп уздырабыз.
Кайту ягына чыктык. Алда – озын юл. Тиз узылды ул. Күргәннәребез белән уртаклашып, бер-беребезнең фотоаппаратларын тикшереп, уйнап-җырлап… татарча сөйләшеп… Башка телгә күчелгәндә әллә ничек уңайсыз, оят булып китә иде…
Врезка:
Балаларыбыз исә заманча музыканы үз итә. Йә алар заманча музыканы чит һәм рус телләрендә, йә татар телендә тыңлаячак – безнең сайлау мөмкинлеге бар түгелме?
Врезка:
Башка телгә күчелгәндә әллә ничек уңайсыз, оят булып китә иде…
Гэлчэчэк— 30.09.2010 20:50
Сомбел апа, яратам сезнен язмаларны. Мэктэптэн, “Ялкын”нан бирле. Хэтерлисезме, карабодай пешеруегезне, Торкиядэ коймак.. 🙂 шундый гади дэ узлэре, шундый беркемнекенэ дэ охшамаган да.. аннары “холодильникны ачтым, пульт бар, сок юк..” )) Айрат абый бн сез “Ялкын”да “Кэеф”не чыгарган вакытта журнал узенен ин эчтэлекле, якты елларын кичерде дип уйлыйм.
Sombel— 30.09.2010 22:26
Гөлчәчәк, рәхмәт бик зур! Мәкаләләрдән өземтәләренә кадәр әйтеп бирүең өчен – бу миңа бик кадерле!
Шулай кергәлә кунакка!