Юк!
Психологлар балага “Юк!” дидегез икән, инде артка юл юк. Юк икән, юк. Юк дигәч, янәсе аннары рөхсәт итәсез икән, бала сезнең “югыгызга” игътибар итми аннары.
Суфия белән ничегрәк? Ул бер “Юк” дигәч, ялынып ала. Кабат-кабат сорый… Мин сүземдә торам, “Юк, булды”,- дип. Инде дә бераздан, кайберчакта берничә сәгатьтән кабат килеп сорый, вариантлар тәкъдим итә – син рөхсәт итсәң, тегеләйрәк эшлим, болайрак булыр, дип мине үгетли. (Кайбер очракта бик каты елап җибәрә, йөзенә фаҗига бәрелеп чыга.)
Әле туганнарын өйрәткәнен ишеттем: “Ничек инде, әниең рөхсәт итми? Тукран кебек тюк-тюк ит! Һичьюгы ела!” Менә сиңа!
Шунда инде мин рөхсәт итәм…
Ни өчен? Бала максатына ирешергә өйрәнә. Бик тели икән, ул теләлгәненә ирешергә тырыша. Өлкән кеше булса, без аны “максатына ирешүчән” дип атыйбыз түгелме?
Үскәч, катгый “юк!” ишетүгә тукталып калмасын! Ишеккә кертмәсәләр, тәрәзәдән керсен!
Сез ничек уйлыйсыз, бу баланың минем белән манипуляцияләвеме? Яки холкымы?
Сез “Юк” дигәч, сүзегездә торасызмы?
Яңа фикерләр