Албит » Мәкаләләр » Суфия үзе дә психолог түгелме?
3/11/2020

Суфия үзе дә психолог түгелме?

Y4rGyMAyYMg

Бала тәрбияләүдә психологлар киңәшләренә колак салучан мин. Аларны тыңлагач, тормыш җайлырак бара кебек безнең.
Әмма дә ләкин, безнең олы кыз Суфияны психологлар алымнарын еш кына ботарлап ата.

Кечкенә чакта әниемнең миңа күзен ялтыратып-зурайтып алуы була – минем инде йөрәк тезгә төшеп китә, шундук эшләгәнемнән тукталып кала идем. Баксаң, бүгенге көндә бу алымны психологлар да хуплап, әниләргә куллану өчен тәкъдим итә!

Мин балачак тәҗрибәмне истә тотып, Суфияга аңа бер 3 яшьләр булганда күземне үтемле итеп зурайтып карый идем. Суфия да ялгыш эш эшләгәнен аңлап ала иде.

💣Ә хәзер – бомба! Күпмедер вакыт узуга (Суфияның капризын үтәмәгән чак иде ул), – бу миңа: “Әнием! Күземне карале!” – дип күзен коточкыч зурайтып карый башлады. Янәсе, әйдә, “зур күз алымы” шушылай эшли бугай?
Психологларның тагын бер киңәшен тыңлап алдым. Эшкә җигәргә булдым.

Мин канәгатьсез! Ә син синди хис кичерәсең? – дип акылланып сораган булам. Суфия: “Ә мин аптырау хисен кичерәм!” – дип җавап бирмәсенме? Ә бераздан мин аңа мультик карарга рөхсәт итмәмгәч: «Мин канәгатьсезлек хисе кичерәм!» – дип көлде. 80 дәрәҗәле Тролль дип атыйлармы андыйларны?!

Балагызның психологик алымнарга теше үтәме?

Сәхифә: Мәкаләләр

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

korabl dsc01558 tukay-yadkere1 sl-10 sl-18 ej1

Сандык