Албит » Мәкаләләр » Марк Ротко сере
11/11/2020

Марк Ротко сере

scale_1200

Марк Ротконың “Сәрләүхәсез № 11” картинасы экспертлар тарафыннан 25-35 миллионга бәяләнгән. Доллар! Шушындый кыйммәт картинага исем куеп булгандыр бит инде? Аның картинасына да күп кенә сорау бар. Төсләрдән генә тора ул картина. Әле асылын аңлатучы исеме дә булмасын!

Әлбәттә, Марк Ротко гына картинасына исем куймавы белән аерылып тормый. Аннан башка рәссамнар да картиналарына атама бирү яклы түгел. Нишләпме? Баксаң, болар моны картинаны үзлегенең бәясен төшермәү өчен ясыйлар икән. Исем булмагач тамашачы картинага… чиста хәлендә карый сыман. Картина табигать белән кушыла. Мисал өчен, диңгез. Аңа диңгез булу өчен “диңгез” дип аталуы кирәкми. Ул аннан башка да яши. Шекспирда да: «Роза гөленнән роза хуш исе килә. Роза дип атыйсыңмы син аны, юкмы” (минем тәрҗемә шушылай гына инде, гафу.) Кызык, әйеме?

Марк Ротко үзенең “Сәрләүхәсез № 11” картинасы хакында шулайрак әйтә: «Тамашачы картинама аркасы белән борылганда, аның бар булуын хис итүен дәвам итүләрен телим».
Картинаның исеме булганда тамашачы аның турында уйлый. Ә исеме булмаганда? Кеше аны җаны белән кабул итә башлый икән.

Үзегезнең күргәзмәдә йөрүегезне хәтерләгез әле. Менә сез бер картинадан икенчесенә күчтегез дә… Атамасы ничек моның, дип караш ташлыйсыз, ә аның исеме юк. Башта бушлыйк, аңламау… Ә аннары сәнгать барлыкка китерүче могҗиза башлана. Картина янында озаграк торасыз, аны аңларга, асылына төшергә телисез… Әйтерсең лә, син моңарчы очратмаган кешегә гашыйк була башлыйсың…

Сез картинаның исеменә игътибар итәсезме? Баштан картинага карыйсызмы, атамасынамы? Исеме сезгә ярдәм итәме? Комачаулыймы?
Марк Ротконың әлеге картинасы сездә нинди хисләр уята?

Сәхифә: Мәкаләләр

Эзләү


Календарь

Декабрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Рәсемнәр

2_1 mylo 9 bracelet mini5 s25

Сандык