Албит » Мәкаләләр » Татар яшьләре
1/11/2010

Татар яшьләре

forum
Яшьләр гөрли, яшьләр гөрләтә!

Казанда IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Анда дөньяның төрле якларыннан – Алмания, АКШ, Кытай, Австралия, Канада, Россия, Татарстан һәм башка төбәкләрдән алты йөзләп делегат катнашты.

Яшьләр иртәгесе көнне уйлый, милләтнең киләчәге хакында уйлана. Форум – иртәгә без яшәячәк Ватанны кайгырткан яшьләр җыены ул. Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы йөздән артык яшьләр оешмасы эшен координацияли, яшь татар оешмалары эшчәнлегенә юнәлеш бирә. Форумның максаты да татар яшьләрен берләштерүдән, татар лидерларын үстерүдән гыйбарәт.

Узган еллар белән чагыштырып карасак, быелгы форумда өлкән иптәшләр… кунаклар сыйфатында гына булды. Алар – таяныч, киңәш бирүче. Төп көч исә – яшьләр. Аларга сүз бирик.

Руслан ГАЙСИН, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Быел без бар көчебезне алдыбызда торган проблемаларны хәл итү юлларын эзләүгә, тәгаен социаль технологияләр, ярдәмлек-кулланмалар булдыруга юнәлттек. Моның өчен без, төрле темаларга багышланган секция эшләреннән тыш, делегатлар өчен семинарлар, мастер-класслар да үткәрдек, анда конкрет акцияләр уздыру тәҗрибәсе белән уртаклаштык.

Быелгы резолюция узган елдагысыннан нәрсәсе белән аерыла?

– Резолюциягә яңа пункт өстәлде. Татар яшьләре оешмаларының 2013 елда узачак Универсиада турында үзләре яшәгән төбәкләрдә мәгълүмат таратырга, волонтерлар хәрәкәтенә кушылырга өндәргә; туган телне, милли гореф-гадәтләрне өйрәнү максатыннан, татар яшьләре туристик төркемнәренең авылларга баруларын оештырырга; милли мәгариф системасын яклау буенча дәвамлы эш алып барырга тиешлеген һәм башка мәсьәләләрне дә эченә алган пункт бар.

Эшебез нәтиҗәле булсын өчен, без БТЯФ Шурасында сигез комиссия булдырдык. Һәрберсенең үз рәисе бар, алар конкрет юнәлеш өчен җаваплы.

Шунысы куандыра, хәзерге көндә форум составына йөздән артык татар яшьләр оешмасы керә. Шул ук вакытта сыйфат ягыннан да үсеш күренә хәзер инде алар татар дискәтүкләре белән генә мәшгуль түгел.

Быелгы форум эшеннән канәгать калдыңмы?

Әйе. Аллага шөкер, яшьләребез рухи мирасыбызга таяна; милли үзаңнары югары дәрәҗәдә, миллилеккә тартылыш сизелә. Делегатлар әйтүенчә, алар Казаннан дәртләнеп, рухи көч туплап китәләр һәм җиң сызганып эшли дә башлыйлар. Димәк, безнең чараларыбыз, тырышлыгыбыз юкка түгел.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА, журналист, мастер-класс алып баручы.

Мине, татар кешесе буларак, иң әрнеткәне – форумның күпчелек өлеше рус телендә баруы. Татар телен саклап калу турында русча фикерләшеп утырсыннар инде! Бу парадокс лабаса! Берне сөйлибез – киресен эшлибез түгелме? Быел форумга делегатлар сайлаганда төп шартларның берсе – туган телне белү иде. Ни кызганыч, Казанның зур җыеннарына үз төбәкләрендәге татар яшьләренең вәкиле сыйфатында килүчеләр арасында «телсезләр» артканнан-арта гына бара кебек. Делегатлар арасында берничә ел дәвамында Казанга килеп йөрүчеләр бар, шушы вакыт эчендә үз фикереңне җиткерерлек дәрәҗәдә сөйләм телен үзләштерергә буладыр бит?! Үзләрен аклау өчен мең дә бер сәбәп эзләп табалар. Бәхәс вакытында бирелгән «Нинди газета-журналлар яздырып аласыз, укыйсыз?» дигән сорауга җаваплары юк. Ә бит мөмкинлекләр җитәрлек хәзер: телисең икән, кирәкле китабын табарга була, меңләгән татарча дисклар чыга, азмы-күпме татарча кинофильмнар бар, Интернетта туган телдә радио, телевидение эшли. Тот та куллан! Булганнан тулысынча файдалана белмибез. «Казан ярдәм итмәсме?», «Берәр симез калҗа эләкмәсме?» дип өмет итеп утыру вакытлары узды. Мондый кимчелекләр булуга карамастан, быелгы җыенны уздыру бик тә кирәк иде: халык исәбен алу кампаниясе алдынан татарларның бердәм, бүленмәс милләт икәнен аңлатып, моны яшьләр аңына, җанына сеңдереп җибәрергә тиеш идек. Шәхсән миң алга таба мондый очрашуларның эшләү форматын үзгәрергә кирәк, дип уйлыйм. Без озын-озак нотыклар сөйләүдән туктап, яшьләрне татар телен, мәдәниятен пропагандалауда яңа технологияләргә нигезләнеп эш итәргә өйрәтергә тиешбез. Җыенга татарның әйдәп баручы егет-кызларын җыеп, очрашуларны остаханәләр, тренинглар формасында уздырырга кирәк, аерым бер проект сайлап алып, аны эшләүне дә «өмә» рәвешендә үткәрү күпкә файдалырак. Милләткә хезмәт итү юлында безгә яңа баскычка күтәрелергә кирәк. Кичке уеннар, дискотекалар уздырудан арынырга вакыт. Безнең алда зуррак максатлар торырга тиеш. Татар булып яшәүне гамәлгә кертә башларга вакыт.

Форумда нинди кызыклы фикерләр яңгырады?

– Дискуссия вакытында милләтнең сакланып калуы һәм үсеше турында тарихчы Рафаэль Мөхәммәтдинов: «Татар баерга тиеш. Кулында капиталы булганнар гына көчле, акча белән күпчелек мәсьәләне чишеп була. Татар үрчергә тиеш. Без күпчелекне тәшкил иткән очракта гына үз сүзебезне әйтә алабыз; парламентта, хакимияттә дә безнең кешеләр утыра алачак. Телне, мәдәниятне саклау кирәк, ни дисәң дә, милләтне тел билгели», – дип әйтте. Бу – яңа бер баскыч.

Данил СӘФӘРОВ, журналист, «Бердәм татар мәгълүмат кырын булдыру» секциясен алып баручыларның берсе.

– Секциядә «яшьләр басма матбугатны, аеруча татар матбугатын ни өчен укымый; Интернет ни дәрәҗәдә татарны берләштерү чарасы була ала; массакүләм мәгълүмат чарасын ачып җибәрү (мәсәлән FM-радио), яшьләр матбугатын үстерү өчен нинди чаралар күрергә иде?» кебек мәсьәләләрне күтәрдек. Секциягә килгән яшьләр арасында төрлесе бар иде. Кемдер күзе ачык килеш йоклап утыра, ә кемдер кызыксына, темада «кайный», сораулар бирә, бәхәсләшә, тәкъдимнәрен әйтә. «ТНВ»га кагылышлы сораулар да бирелде – каналның начар тотуы, яки бөтенләй тотмавыннан зарландылар, хәбәрчеләр пункты ачып җибәрү хыяллары белән уртаклаштылар.

Форум эшен ничек бәялисең?

– Түгәрәк өстәл, киңәшмә, семинар кебек рәсми очрашулардан чыккач, гадәттә, күңелне икеле-микеле уйлар бимазалый: очраштык ди, сөйләштек ди – шуннан нәрсә? Мәгънә нидә? Чынлыкта, мәгънә бар. Мондый очрашулардан соң кешедә яңа уйлар, ниятләр туа, моңарчы башларга да җөрьәт ителмәгән эшләрне эшләргә омтылыш, көч барлыкка килә. Бу нисбәттән, секция үз максатына ирешкәндер, дип уйлыйм. Очрашуның рәсми өлеше бетеп тә, яшьләрнең президиум вәкилләрен сораулар белән күмеп ташлаулары моны тагын бер кат раслый.

Алия САБИРОВА, журналист, «Массакүләм мәдәният басымы шартларында милли үзенчәлекне саклап калу» секциясе.

– Элек абзыйлар кереп утырып, озаклап «татарда тел бетә, фәлән-төгән», дип проблема мәйданын аңлата иделәр. Яшьләр «да-а-а, шулай шул», диеп, ә күпчелеге битараф булып, сагыз чәйнәп, йә йоклап (бөтенесе дә димим!) утыра иде. Ә бүген яшьләргә төп мәсьәләләрне аңлатып торырга кирәк түгел.

Төбәкләрдә тулаем хәл-әхвәлне аңлыйлар. Татар кешесен татар мәдәниятендә тәрбияләү өчен, аның дөньяга килүеннән алып татар мохитендә яшәве кирәк. Гаиләдә татарча сөйләшү генә түгел бит әле, сәнгатьнең дә татарныкы булуы зарур – татар киносы, мультиклары, китаплары, театрлары кирәк! Татар мәдәниятен төбәкләрдә яшәүче яшьләргә җиткерү юлларын эзләп табу мөһим, диләр делегатлар. Төбәкләргә һөнәри сәнгать коллективлары, театрлар, музыка һәм башкалар күбрәк килсен, чит илләрдә танылган татар музыкантларын, жырчыларын, биючеләрен күрсәтсеннәр иде, диләр. Музыка, театр һәм башка өлкәләрдә методик кулланмалар җитешми. Әйтик, көйләрнең ноталарын табуы гаять кыен. Көнбатыш мәдәнияткә (дискотекалар, Изге Валентин көне, Хэллоуин кебек бәйрәмнәр турында сүз барды) иярттермәс өчен татар яшьләренә башка нәрсәләрне тәкъдим итәргә кирәк, дигән фикергә килдек. Мәскәү делегатлары, мисал өчен, яшьләрне көндез жыелышып чәй эчүләр, ниндидер кызыклы темага очрашып сөйләшү, тарих, фән тирәсенә җыярга иде, дип чыгыш ясадылар. Менталитетыбызга ят булган нәрсәләргә каршы иммунитет барлыкка китерергә кирәк. Массакүләм мәдәнияткә каршы бездә альтернатива барлыгын күрсәтәсе бар. Яшьләр милли мәдәнияттән читләшмәсен өчен, аның заманча төрләрен булдыру әһәмиятле, дип тә сөйләштек. Ни аяныч, төбәкләргә килгәндә, моны аңлап бетермәүчеләр байтак шул… Шуңа күрә резолюциягә ТР Мәдәният министрлыгы белән бергәләп «Заманча татар мәдәнияте үзәге» булдырырга карар кылдык. Анда альтернатив музыка концертлары, рәсем һәм фотокүргәзмәләр, яңа театр һәм башкалар оештырылачак. Шунда, тәҗрибәләр ясый-ясый, татар сәнгатенең яңа юнәлешләре барлыкка килер дип өметләнәбез.

Гомумән алганда, форум яхшы тәэсир калдырды, бу юлы, чынлап та, эшли торган кешеләр күбрәк булды, лидерлар күренә башлады.

Шунысын да әйтим, форумны рус телендә алып барырга дигән карар кылынган иде. Әмма бу озакка сузылмады – делегатлар урысча докладлар сөйләүне тыйдылар. Бу исә милли үзаң үскәнне ачыктан-ачык күрсәтә. Ике ел элек узган форумның секцияләрендә быелгысындагы кебек кызыксыну, эшләргә әзерлек сизмәгән идем. Хәзер күреп торам, бу яшьләр нәрсәнедер үзгәртергә җыена.

­Шәхсән үземә бер төгәл эшкә алынырга, мәсәлән, татар музыкасы сайтларының адресларын, музыканың үзен чит төбәкләрдә яшәүчеләргә җибәрергә уйлыйм. Йә үзешчән театрлар өчен җиңелчә пьесалар җыентыгы әзерләп, Интернетка салырга була. Кыскасы, һәр кешегә үзеннән кечкенә генә булса да өлеш кертергә вакыт житте. Идеяләр күп, хәзер «кара» эшне эшләргә кеше кирәк инде.

Татар Интернет-телевидениесе дә кирәк, дидек. Дөресен генә әйткәндә, «кирәк» дигән сүздән арынып, «шулар-шулар эшләнде» дия башлыйсы иде…

Римма ГОМӘРОВА, «Бердәмлек» яшьләр клубы активисты, Мәскәү.

–  «Бердәмлек» татар яшьләре клубы Асадуллаев йортында урнашкан. Без анда атна саен татар теле, Ислам дәресләре үткәрәбез, төрле мәдәни чаралар үткәрәбез. Язучылар-галимнәр белән түгәрәк өстәлләр, башка татар оешмалары белән очрашулар-конференцияләр уздырабыз. Алга таба ниятләребез тагын да зурдан – егетләр Интернет-проектлар әзерлиләр. Бу арада татар КВНы да оештырырга җыенабыз.

Мәскәү татар  яшьләренең туган телне белү ягы ниндирәк?

– Мәскәүдәге татар яшьләренең, татарча өйрәнәсебез килә, дип әйтүләре куандыра. Интернет аша, дуслары аша безне эзләп табалар. Исем-фамилиясе рус булган татар дусларымның үз районнарында татар оешмалары булдыру өчен ут йотып йөргәннәрен күреп күңел сөенә. Ә менә Татарстанда мин андый милли горурлык хисе тоймадым. Туган телнең, үз милләтеңнең кадере читкә киткәч кенә аңлашыла башлый!

Розалия ХӘБИБУЛЛИНА, «Хәят» татар яшьләре бердәмлеге рәисе, Йошкар-Ола.

– Әгәр дә форумда күтәрелгән барлык мәсьәләләр дә хәл ителсә, татар яшьләренең үзаңнары камилләшер иде. Ул чагында инде милләтнең киләчәге турында ул вакытта сүз дә алып барасы булмас.

Алмаз НУРЛЫЕВ, Бөтендөнья татар яшьләре җыенының координацион Шура әгъзасы, Актаныш.

– Форумнан кайтышлый Магнитогорск татарларын Актанышка алып кердек. Якын киләчәктә балаларын Актаныштагы «Бүләк» лагерена татарча өйрәнергә алып килергә кирәк, дигән фикергә килделәр.

Форум уңай нәтиҗәләргә китерер дип ышанам. Шунысы гына күңелне әрнетә: делегатларның яртысы татарча белми! Күбесенең аны өйрәнергә теләге дә юк! Шул сәбәпле форумда күп кенә доклад рус телендә укылды. Алга таба без бу проблеманы хәл итәргә тиешбез. Киләсе форумга кадәр ике елыбыз бар әле.

Форум барышында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, алга таба форумны һәм Татар яшьләре көннәрен кушу нигезендә, Бердәм татар яшьләре форумын оештыру тәкъдиме белән чыкты. Аны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы гамәлгә куяр, мәйданчыгы исә «Идел» яшьләр үзәгендә булыр, дип килешенде.

Бу берләшү татар яшьләрен тагын да көчлерәк, эшләрен тагын да төплерәк һәм мәгънәлерәк итәр дип ышаныйк.

Сәхифә: Мәкаләләр

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

klever chitek susl sok1 iskhaki z2

Сандык