Албит » Аш-су » Баклажан “көймәләре”
3/11/2011

Баклажан “көймәләре”

baklajan_0

 

 

 

 

 

 

 

 

 

фото: Г. Хафизов

(6 өлеш өчен)

Кирәк:

алты баклажан;

бер тавык түшеннән фарш;

бер баш суган;

бер болгар борычы;

ике помидор;

ике төш сарымсак;

200 г сыр (эретелгән сыр да ярый);

тоз, борыч.

 

Эш барышы:

Баклажаннарны ярабыз, эчен алып, кайнаган тозлы суга салып куябыз. (Моны әчесе чыксын өчен эшлибез. “Көймәләр”нең эчен дә тоз белән уып калдырабыз.) Суганны вак турап табада кыздырабыз. Өстенә фарш салабыз. Баклажан эчен шакмаклап турыйбыз һәм табага өстибез. 5-10 минуттан соң катнашмага туралган борыч кушабыз. Борычлыйбыз-тозлыйбыз. Эчлек әзер.

“Көймәләрне” юып алабыз, тышын чәнечке белән тишеп-тишеп чыгабыз һәм эчлекне тутырабыз. Өстенә уылган сыр сибәбез. Мул итеп көнбагыш мае сөртелгән табага “көймәләр”не тезеп, 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 35-40 минут пешерәбез.

Сәхифә: Аш-су    Тамгалар:

2 комментария

  • alma— 25.11.2011 10:44

    Ммм, әйбәт бу! Пешереп караганым бар! Файдалы да, тәмле дә, артык майлы да түгел.

  • Sombel— 25.11.2011 11:01

    ашап туктап булмый 🙂

Фикерегез

Эзләү


Календарь

Январь 2021
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Рәсемнәр

kofe-2 nebo1_0 tort dsc_0658 sl-5 ejik

Сандык