20/07/2011
Сэндвич
Мастер-классны повар-кулинар Фәния ГАЙНАНОВА алып бара:
– Җәй көннәрендә табигатькә ял итәргә чыгабыз, бакчада эшлибез. Шунда тамак ялгап алыр өчен сэндвич – менә дигән ризык!
Кирәк:
багет;
пешкән тавык түше;
сыр;
помидор;
кишер;
салат яфраклары;
яшел тәмләткечләр;
майонез;
тоз.
Эш барышы:
Багетны буеннан-буена ярып, йомшагын алабыз. Багет төбенә 3-4 аш кашыгы майонез салабыз. Катламлап тезә башлыйбыз: салат яфраклары, вак итеп туралган помидор, вак итеп туралган тавык түше, тоз-борыч сибеп уылган кишер, сыр, укроп.
Багетны ризык тасмасы белән тыгызлап урап куябыз.
фото: http://www.footblog.info
Дима— 20.07.2011 11:52
Голодненький?
Sombel— 20.07.2011 11:53
уже как-то и не знаю… то голодненький, то наоборот….