Албит » Аш-су » Сумса
16/08/2011

Сумса

Мастер-классны повар-кулинар Фәния ГАЙНАНОВА алып бара:

sumsa
фото: Газинур Хафизов.

Камыр:

* 1,5 чәй кашыгы коры чүпрә;

* 600 г он;

* бер аш кашыгы шикәр комы;

* ярты чәй кашыгы тоз;

* 300 мл сөт;

* ике йомырка.

Камырны басабыз сәгать ярымга кабартырга куябыз.

Эчлек:

* 600 г фарш;

* ике-өч баш суган;

* яшел тәмләткечләр;

* тоз;

* борыч.

Эш барышы:

Камырны җәеп, өстенә көнбагыш яки акмай сөртәбез. Төрәбез һәм өлешләргә кисәбез. Һәр өлешне җәябез һәм берәр аш кашыгы эчлек салабыз. Сумсаны өчпочмак формасында ясыйбыз – кырыйларын чеметеп, әйләндереп куябыз. Кабартып алабыз. Өстенә йомырка сарысы сөртәбез һәм 15-20 минутка 200 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз.

  • Алсу Хабибуллина— 18.08.2011 11:00

    Сөмбел апа, ә камырын чүпрәсез ясасаң ничек була икән?? Сорап кара әле.
    Ничә көн инде пешерегә хыялланып йөрим. Кул җитми…

  • Sombel— 18.08.2011 15:11

    Хм… Сорап карармын… Но бик тәмле булды – ай-яй!

  • Раил— 18.08.2011 21:59

    Сөмбел кайчан самса ясап кунакка чакырырсын икән?!

  • Sombel— 19.08.2011 09:23

    хе:) ерак әле ул көнгә 🙂

  • Гөлүсә— 20.08.2011 19:20

    Сөмбел, Фәния апага бик зур рәхмәт җиткерегез, сумсалар искиткеч тәмле, бик яраттык!!!!!

  • Sombel— 20.08.2011 19:56

    О! әзерләдегезме әллә?! Җиткерермен. рәхмәт!

  • Гөлүсә— 22.08.2011 21:39

    Әйе, әзерләдем, шулкадәр җайлы итеп аңлатылган, иптәшем телен йота язды))))))

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

dsc01387_0 mr-kofe_ kotosapka sl-17 kur2 gul

Сандык