22/02/2011
Кыздырган тавык белән банан
Якыннарыгызны шаккатырырга телисезме? Көндәлек бәрәңге яки дөге урынына… банан кыздырыйк!
Кирәк:
600 г тавык түше;
2-3 данә банан;
300 г черри помидоры;
сыек май һәм атланмай;
яшелчә, тоз, борыч;
алма серкәсе;
сарымсак.
Эш барышы:
Тавыкны маринадлыйбыз: өлешләп киселгән тавык итенә тәмләткечләр, тоз, борыч, 2 аш кашыгы алма серкәсе, сарымсак салып, 2-3 сәгатькә суыткычка куябыз.
Табага көнбагыш мае агызып, тавыкның һәр ягын 2-3 минут кыздырабыз. Түгәрәкләп туралган бананны атланмай салынган табага салабыз. Борыч, тоз сибәбез һәм уртача утта ике ягы да кызарып чыкканчы кыздырабыз.
Тавык һәм банан салынган тәлинкәне черри помидорлары, яшелчә белән бизибез.
Фото: Газинур Хафизов.
Яңа фикерләр