Моңа кадәр пьеса инглиз, кытай телләренә дә тәрҗемә ителгән. 

Татар драматургы Сөмбел Гаффарованың “Килмешәк” әсәренең бер өлеше Словения радиосында радиопостановка итеп ясадылар. Ул Словенияның Radioprvi.rtvslo.si радиосында яңгырады

“Мин берничә ел элек Кытайда халыкара драматургия лабораториясендә катнаштым. Шул лаборатория нәтиҗәсе итеп “Килмешәк” әсәре барлыкка килде. Шушы лаборатория кысаларында барлыкка килгән әсәрләрнең кисәкләре Норвегияда күрсәтелде һәм аларны төрле ил режиссерлары сәхнәләштерер өчен үзләренә алды. Минекен Фәрит абый Бикчәнтаев алды. Шушы лабораториянең оештурычалырнаң берсе Вилма Штритоф Словениядан. Ул радиода шундый тапшыру эзерләгән – лаборатория кысаларында бөтен язылган әсәрләр турында берәм-берәм сөйләнде, авторлары турында да сөйләнде, һәм шушы әсәрләрнең өзекләре радиопостановка итеп эшләнде”, дип сөйләде Азатлыкка Сөмбел Гаффарова. 

“Ул пьеса татар, инглиз, кытай телләрендә бар. Хәзер бер өлеше словен телендә дә бар”, дип өстәде Сөмбел.

Яшь драматург Сөмбел Гаффарова әсәре нигезендә куелган “Килмешәк” спектакле Камал театры сәхнәсендә бара. Туган җир кайда? Үзең яшәгән җирме яки кендек каның тамган нигезме? Үз ватаныңа үги бала булгач, аны яратып буламы? Биредә шул сораулар күтәрелә. Сөмбел Гаффарова мөһаҗирлек – бүген иң кискен проблемнарның берсе дип саный.

Гаффарова әйтүенчә, пьесадагы төп герой – реаль кеше: “Ул – дәү әниемнең абыйсы Нәкыйп Әүхәдиев. Абый 18 яше тулыр-тулмас сугышка китә, берничә елдан соң хәбәрсез югала. Нишләптер абыйның исемен дә үзгәртәсем килмәде. Чөнки гаиләдәге ышанудан ерагаеп булмады. Хәтерлим әле, Нәкыйп абыйны әнием дә эзләтеп карады, апалары да төрле архивларга мөрәҗәгать итте, әмма ул суга төшкәндәй юк булган иде. Мәрьямбикә әби аның исәнлегенә, кайдадыр яшәп ятуына бик ышана иде. Менә бу ышану гаиләбездә матур бер риваятькә әйләнде. Аның исән дип уйлау безгә ниндидер бер җиңеллек бирде”.

2019 нче елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үз тарихында беренче мәртәбә Һиндстанга спектакль белән барды. Һиндстанның Дәүләт драма мәктәбе оештырган халыкара фестивальдә катнашып, Дәһли һәм Варанаси шәһәрләрендә Сөмбел Гаффарова пьесасы нигезендә Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Килмешәк” спектаклен тәкъдим итте.

чыганак: https://www.azatliq.org/a/31163806.html

Сәхифә: Интервью

https://ars.rtvslo.si/2021/03/radijska-igra-170/

Бу сылтамага кереп, словен телендә dr. Urško Strle сөйләгәнен тыңлый аласыз.

Сәхифә: Иҗат

Узган җәй бер озынборын Гайшәнең борынын талады. Әти аңа борчылган иде, баланы җәлләде. Мин аннан моның хакта шаян шигырь язарга тәкъдим иттем. Янәсе, озынборын тешләгән дә Гайшәне, ә кыз “мин дә борыныңнан тешлим хәзер!” дип теге черкине эзләп киткән дә, таба алмаган. Киләсе җәйне генә бик сагынышып кына табышканнар, кебегрәк сюжет та әйткән идем. Әти көлде дә, язам диде. Ике дүртьюллык кына язды, эзләнәм әле, дип, һаман сузды. Язып бетерергә өлгермәде. Киләсе җәйгә дәү әтисез генә эзләр инде Гайшә озынборынны…

Шигырьне Йолдыз Миңнуллинадан яздырып бетердем. (Беренче дүрт юл һәм җәяләргә алынганы – әтинеке, алга таба – Йолдызныкы). Аннан Гайшәгә шушындый зур бүләк булды.

Бик озын борынлы

Бер бөҗәк нишләгән?

Бәләкәй Гайшәнең

Борынын тешләгән!

(Гайшә аны бик озак

Эзләгән, эзләгән:

“Үзеңне тешлим”, – дип,

Күп йөргән эзләрдән.)

Тик торган җиреннән,

Әйтмичә-нитмичә,

Тешләгән Гайшәнең

Борынын ул кичә!

Тешләгән дә качкан

Карават астына.

Безләргә дә куркып

Сулаган сак кына.

Ул үзенчә шулай

Качышлы уйнаган.

Менә хәзер килер

Диебрәк уйлаган.

Ә Гайшә килмәгәч,

Бу бөҗәк нишләгән?

Ул тагын Гайшәнең

Борынын тешләгән!

П.С. Дуслар! Сез дә язып карагыз әле бу шигырьне? Беренче дүрт юл әтинеке кала, калганы – сездән. 

Барлык вариантларны да саклап калачакмын үземә. Гайшәгә олы истәлек итеп калдырачакмын. 

Еллар узар, сез үсәрсез, бөтенләй зур кеше булып бетәрсез, Гайшә күңеленә сезне кертеп куярмын. Сезне, аны тешләгән озынборынны, “безнең Бибигайшәбез” дип әйтергә яраткан дәү әтисен һәм аны бер дә күрмәгән, әмма, беләм, аны бик яратучы дәү әнисен.

Туган көнең белән, Гайшә!

Сәхифә: Әхәт Гаффар
Әтинең кырыгы. Урыны җәннәттә булсын.

Тегермәнгә каршы, сөңге учлап,

Дон Кихотлар барган һөҗүмгә…

Ә мин кайтам, яшьлегемне эзләп,

Туган җиргә изге һәр җомга.

Ни эзлим соң?

Шашкын җилгә каршы

Канатланып очар өченме?

Аһ! Әйләнсәм иде канатыңда, –

Шунда табар идем көчемне.

Тегермәннәр! Төштә күрәм сезне,

Ә өнемдә – бушлык, көйсез кыр…

Яшьлегемне бирәм.

Аласыңмы?

Тик әйләндер тагын бер тапкыр!

Әйләндер дә…

Кояш белән Айның

Аргы якларыннан ташларсың.

Ташларсың да,

Көе килде диеп,

Он иттереп,

Җирне ашларсың.

Ташлатканнар сөңгеләрне күптән,

Тәннәребез җирне ашлаткан.

Тик, тәңребез, аермале безне

Тегермәннәр тарткан

Ашлыктан!

Шул җитәрдер!

Интектермә инде –

Җаннар он ителгән ачлыктан.

И Тегермән!

Канатыңа алчы,

Югыйсә мин артык талчыккан.

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Эзләү


Календарь

Декабрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Рәсемнәр

380196238 dsc01384 sok1 tukay chess_0 IMG_0139

Сандык