“Годо” (С. Беккет) Г. Камал театрында
Күптән түгел яраткан “В ожидании Годо” (С. Беккет) трагикомедиясен татарчага тәрҗемә итәргә тәкъдим иттеләр. Эшне шуның кадәр яратып башкардым ки! Әсәрне дә ныграк аңлый башладым, авторның гениальлегенә сокланып, аңа тагын да көчлерәк гашыйк булдым.
Әлеге әсәр буенча куелган спектакль Г. Камал театрында узган “Һөнәр” режиссерлар фестивалендә катнашты. Режиссерлары – Ангелина Мигранова һәм Родион Сабиров.
Пластика буенча режиссер – Наилә Фаткуллина
Уйныйлар:
Владимир – Илнур Закиров
Эстрагон – Ирек Кашапов
Поццо – Алмаз Гәрәев
Лакки – Раил Шәмсуаров
Малай – Айдар Җаббаров
17 февраль көнне (18 ч. 00 мин). Кече сәхнәдә уйналачак “Годо” абсурд спектакленә рәхим итегез.
Укучыларыма тәрҗемәсен дә тәкъдим итәргә булдым.
ГОДОНЫ КӨТКӘНДӘ
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Авыл юлы. Кич. Агач.
Ташка утырган Эстрагон башмагын салырга тырыша, авыр сулап салдыра. Хәлсезләнеп, туктап тын ала да икенчесенә тотына. Владимир күренә. Тулысы белән укырга
Яңа фикерләр