8Yu8OpCrpwE

Балачагыма илтүче ишек яныннан көн дә узам мин. Подъездыбызның беренче катындагы беренче фатир ул. Бу урын – хәтергә чумдыручы “Алиса”дагы Ак куян өне… Без – өч дус – мин, Олеся һәм Альбина яңгырлы көндә өйләргә таралашырга теләмәгәндә Альбина яшәүче фатир алдындагы тамбурда уйнарга ярата идек.

Альбинаның пластмассадан ясалган индеецлар, мультфильм геройлары, җимеш-яшелчәләр фигуркалары бар иде. Бу курчаклар белән без яңгыр батырган чирәмдә, подъезд төбендәге бакча дивары буенда уйнарга яраттык. Ул кечкенә бакчада Альбинаның әбисе белән бабасы чия, карлыган, җиләк, үстерде. Альбинаның өендә зур аквариумнарда төрледән-төрлек балыклар йөзде. Бала-чаганың иң зур бәхете – ике этләре дә аларда иде. Эрдельтерьер Рэсси белән әллә нинди сәер токымлы Кнопка. Әле берсе, әле икенчесе көчекләр алып кайтты әле җитмәсә! Без куанычтан котыра идек!

Альбинаның әкиятләр яздырылган бихисап пластинкаларын без кабат-кабат тыңладык. Тәрәз белән тышланган балконнарын йөзем яфраклары үреп, аны әкияти почмакка әверелдергән иде. Әкият!.. Фатирының ишегенә шакыйсы да, «Альбина чыгамы?» – дип әйтәсе генә.

Берничә елдан, без бераз үсә төшкәч, Альбина бертуктамый үзеннән олы егетләр белән очрашуларга йөри башлады. Ә без Олеся белән калдык. Сагыз кәгазьләре, открыткалар җыярга, әкиятләр иҗат итәргә калдык….

Тагын берничә елдан, Альбина эш дип, чит илгә китте. Аннан соң мин аны бер тапкыр гына күрдем – кайтып килгән иде ул. Аклы-сарылы чәч, күн мини итәк, ирен чите белән елмаю – барысы да ясалма. Аннары ул бөтенләй юкка чыкты – шул эшкә киткән кунакханәдә. Табылмады дип беләм…

Моннан бер ун ел элек әти-әнисе фатирларын сатып киттеләр. Хәзер фатирларында урам яктан ишекле аптека урнашкан. Тамбур ишеге алынып, алсу төскә буялган. Фатир ишекләре урынында дивар хәзер.

Балачагыбызга илтүче ишектә ачкыч йозагы да юк – эчкә карап булмый. Янында әкияти пыяла өстәл дә юк. Әкиятнең үзе дә юк.

Балачагыбызга илтүче ишекне таш каплаган. Альбина да чыкмаячак. Дөбердәтепшакысаң да…

Сәхифә: Көндәлек

Уголки

24/11/2020
713_o
Шахмат уены минем өчен иң серле, иң мавыктыргыч уен.
Әни белән шахмат тактасында “уголки” уенын уйнарга ярата идек. Башта ул җиңеп бара иде. Аннары минем стратегия уйлап табылды – фигураларының юлын кисә идем, фигураларына комачауладым. Җиңә идем.
Әни уйнарга яратты. Әмма кайбер чакта минем уйныйсым килмәде. “Әйдә, уйныйк әле” дигәненә, “әйдә, башка вакытны” дип җавап бирә идем.
Шулай ничә партиябез уйналмыйча калган иде микән?.. Хәзер шуларны запасниктан чыгарып, уйнап булса иде.
9 декабрьдә әнигә 69 яшь тулган булыр иде. Тиздән.

Бик сагындым.

 
Сәхифә: Көндәлек

SKM5NB6508E
Кырык яшьлек тормыш тәҗрибәмнән соң бу гыйбарә минем күңелемә нык кереп урнашты. Мин нәрсәләр өчен картайдым инде?
Постлар астында бәхәсләшеп яту өчен. Фикеремне язып калдыра алам. Анысын да еш кына сөртеп атам – мәгънәсен күрмим. Ә үземнең фикеремне яклап утырыргамы? Төкерек чәчә-чәчә бәхәсләшергәме? Юк! Миль пардон. I’m too old for this shit.

Ялган сөйләү өчен. I’m too old for this shit. Беренчедән, оялам. Икенчедән, борчыла башлыйм. Өченчедән, түбәнсенү бу, минемчә. Ничек бар, шулай әйтәм. Ихлас булуга ни җитә?
Четерекле сорау бирсәләр, тегендә-монда шуышканчы, “Җавап бирмим”, дип кенә әйтсәң дә була. Җавабыңны бугазыңа басып алмыйлардыр бит?
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Көндәлек

23Берара блогер әни аккаунтын укып барган идем. Үз тормышы турында сөйли. Ирле, өч балалы тормышы турында. Өйләре дә үзләрнеке, икенче катына әкияти баскыч алып менә – ис китәрлек! Җиһазлары, канәфи-түшәкләре пастель тоннарда, бер-берсенә туры килеп тора, дизайнер эше күренеп тора. Бар җирдә тәртип-тәртип-тәртип!.. Соклангыч!

Менә блогер ханым урамга чыга. Үзе, бала-чагасы модага туры китереп, бер ансамбльдә киенгән. Менә алар кафега кереп сыйланалар, бәхетле көлешәләр, официантлар тегеләргә елмаеплар-елмая. Идиллия!

Ай саен диярлек фотосессия. Көзге урман. Җәйге урман, язгы ташу. Фэмилилук – күз явын алырлык! Тагын бер фотосессия – бусы чыршы тирәсендә. Кыскасы, һәр бәйрәмгә фотосессия. Һәм фэмили лук. Ара-тирә ир дә күренеп ала. Ул да бәхетле, чукынчык. Чиста-пөхтә киенгән. Фэмилилуктан инде анысы да.

Блогер әни өйдә бик кирәкле продукт та рекламалап ала. Җиңелчә генә. Әмма ул нәрсә миңа кирәк була башлый. Әйтерсең, аны алуга минем өй дә пастель тоннарга кереп, фатирымда тылсымлы баскыч үсеп чыгачак та, барлык әйберләр үз урыннарына таралышып утырачаклар.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

reseda zeleniy-kot alka _1 more keks2

Сандык