Кире Суфия

«Окружающий мир» олимпиадасына барды. Нәтиҗәләре ноябрьда гына. Ә без инде бәйрәм иттек:)
Хаталар киткәнне белсә дә, мактадык. Әле инглиз теленнән контроль эше булды – «дүртле”. (Гәрчә бик каты әзерләнсә дә.) Анда да нигә “бишле” түгел инде?” дип авыз да ачмадым. Мактадым, “Молодец!» дидем.
Сез “дүртле” алгач, балагызны шелтәлисезме?
Ди Каприо белән очраштым!
Яраткан актерым Леонардо Ди Каприо төшемә керде. Мин инде төштә дә кызыксынучан журналист буларак, бу очрашудан максимум сыгарга теләп, сорау бирдем. “Сине миллионлаган кеше ярата. Бу яратуны белеп, ниләр кичерәсең? Авыр түгелме?” – сорау шушындыйрак иде бугай. Леонардо миңа җавап бирде!!!
Ә мин шул җавапны оныттым. Әле дә ярый, ерак китмичә – шул ук төшемдә аңлап алдым бу хәлне. Кабат янына килдем. Әле төшемнән китмәгән иде, рәхмәт. “Слушай, миңа оят, әмма мин синең җавабыңны оныттым, яңадан әйтче?” – дим. Елмайды, тагын бер җавап бирде! Инде аның елмаюлары! Прелесть! Яратам, дидем бит инде? Мине бәхетле итте шул җавабы белән!
Нәрсә җавап бирдеме?
Мин ул җавапны тагын оныттым.
Ә сез ничек җавап бирер идегез? “Әгәр дә сезне миллионлаган кеше яратса, сезгә ничегрәк булыр иде бу хәл? Нишләр идегез?”
Суфия чирекне ике «дүртле” белән тәмамлады, калганнары “бишле”.
“Миңа берәр нәрсә бүләк итмисезме-е моның өчен?” – дип сырпалана башлады.
“Әгәр дә “өчле”ләрең булмаса, каеш ашатмам”, – дигән мәзәк искә килеп төште.
Үзем башлангычта укыганда дус кызым елны отличница итеп тәмамлавы хөрмәтенә, аңа песи баласы алып кайтканнары хәтеремә уелып калды. Шуңа нык исем киткән иде. Миңа билге өчен бүләк бирү әнинең башына да килмәгән, күрәмсең. “Просто так” бүләкләре белән шатландыра иде.
Сез чирек тәмамлануны ничек бәйрәм итәсез? Бүләгегез бармы балага?
Яңа фикерләр