Иҗади бәлеш
Апам Ләйлә Гаффарова рецепты
Ләйлә Гаффарова:
– Бу бәлешне миңа Әнкара университетының инглиз әдәбияты укытучысы, профессор Белгин Элбир өйрәтте. Ул безне – XIX гасыр романнары дәресләренә керүче магистрларны – шушы бәлеш белән сыйлый торган иде.
Кирәк:
бер пачка маргарин;
шикәр комы – 200 г;
тоз;
лимон цедрасы;
бер лимон суы;
бер йомырка;
он;
¾ пачка көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
ваниль;
6-8 алма;
дарчин (корица).
Эш барышы:
Салмак утта эретелгән «Пышка» тибындагы маргаринга 200 г шикәр комы яки тарттырылган шикәр комы (монда ярты пачка майсыз эремчек тә өстәп җибәрергә мөмкин), бер чеметем тоз сибәбез һәм чәнечке белән болгата-болгата күпертәбез. Лимон цедрасы һәм лимон суы өстибез. Суынган катнашмага йомырка сытып болгатабыз. Катнашма өстенә ике стакан он салабыз, болгатып җибәргәнче, көпшәкләндергеч, бер чеметем ваниль салабыз һәм туглыйбыз. Он өсти-өсти туглый торгач – камыр йомшак пластилинга охшарга тиеш. Камырны ике өлешкә бүләбез (берсе зуррак булырга тиеш) һәм, ким дигәндә, ярты сәгатькә салкынга куябыз.
Камыр «өлгергән» вакытта, эчлек әзерлибез. Алмаларны орлыкларыннан чистартабыз, өлешләп турыйбыз.
Маргарин белән мул итеп майланган табага, камырның зуррак өлешен салып, кул белән изә-изә кырыйларына кадәр күтәртеп җәябез. Алма өлешләрен тезәбез. Алманың баллы яки әчкелтем булуына карап, шикәр комы һәм мул итеп дарчин сибәбез (соңгысы мәҗбүри!).
Камырның икенче өлешен җәеп, табадагы бәлешне каплыйбыз, кырыйларын чеметәбез. Камыр уалып торганлыктан, ертылып китсә дә зыян юк, җиңел генә «ябыштырып» куябыз.
Табаны уртача утта җылынган мичкә куябыз. Камыр бик нәфис, ул янмасын өчен, аска сулы савыт куеп калдырабыз.
40-45 минутта бәлеш әзер була! (Моны шырпы ярдәмендә тикшереп карагыз.)
Әлеге рецепт шунысы белән яхшы, эчлеген абрикос, сливага алмаштырып була (бу очракта дарчин салынмый). Шулай ук камырга да лимон урынына әфлисүн суы сыгарга мөмкин.
Эремчек өстәргә теләгән хуҗабикәләргә шуны әйтим, андый камыр йомшаргак, бәлеше дә зуррак була. Ничек кенә булмасын, лимон суы һәм цедрасы яки әфлисүн суы һәм цедрасын өстәмичә калмагыз – бар хикмәте шунда!
Тәмле булсын!
фото интернеттан алынды
rushan— 18.02.2011 14:25
Sombol
internetten alengan fotolar belen bolmey! Sin yzen yasap pesherep fotosun kuy.. kotebez
Sombel— 18.02.2011 14:26
Булыр-булыр, Рушан апа! Апа белән бергә пешереп алган идек инде:)
Гөлназ— 28.02.2011 14:41
э мин менэ корицалы бер нэрсэне дэ яратмыйм шул.. Тэмле кебек куренсэ дэ, эзерлисе килми .
Sombel— 28.02.2011 15:22
Гөлназ, бәлеш – биш тиен түгел, һәркемгә ошый алмый, килешәм 🙂
Leysanka— 13.10.2011 14:41
бу бэлешнен рецепты басылып чыккач, пешереп карарга булдым.Телеңне йотарлык тэмле булып чыга!! башкаларга да пешереп карарга тэкъдим итэм!!:)
Sombel— 13.10.2011 16:59
рәхмәт, Ләйсән!