31/01/2011

Фондю

Соңгы вакытта өйдә үзебезне яңа десерт белән иркәли башладык. “Фондю” дип атала. Махсус савытка 10 яки 20 процентлы сливки агызабыз һәм бер зур һәм тәмле шоколад ваклап салабыз. Савыт астындагы шәмгә ут төртәбез дә, сабырсызланып көтәбез. Бераздан шоколад эри башлый. Таякчыклар белән болгатабыз. Шоколад әзер булгач, туралган банан, әфлисун, груша, чикләвек кебек тәмлеләрне фондюга батырып алабыз да, рәхәтлеккә чыдый алмыйча күз йомып, “м-м!” дия-дия ашыйбыз!..

Сәхифә: Каһвәханә    Тамгалар:
  • ranil— 02.02.2011 00:35

    Пища боговтыр инде бу..)

  • Sombel— 02.02.2011 10:18

    🙂 холык көчлелеген тикшерү, ягъни холык көчсезлеген күрә өчен уйлап табылгандыр – инде сыймый, әмма барыбер туктый алмый дәвам итәсең…

  • Лэйлэ— 02.02.2011 13:53

    ананас в шоколаде ясап карарга кирэк )

  • Sombel— 02.02.2011 14:08

    о! буржуйланасыз?

  • Раиль— 02.02.2011 18:10

    аха. шәп нәрсә!

  • Sombel— 02.02.2011 19:14

    киңәш итәм!

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

kofe-2 x_3c8facac tort h-maksudi kur7 s1

Сандык