Албит » Каһвәханә » Каһвә скрабы
4/02/2011

Каһвә скрабы

mylo

Үз кулларың белән эшләнгән әлеге скраб целлюлит белән көрәшергә ярдәм итә, тирене нәфисләндерә, өстәвенә, шактый акчаны янга калдыра!

Кирәк:
бер балалар сабыны;
каһвә түбе (каһвә машинасының фильтрыннан алып киптерәбез);
10 тамчы Е витамины;
бер аш кашыгы глицерин;
газсыз минераль су;
пластик шешә төбе;
кыргыч.
Эш барышы:

Сабынны кыргыч аша кырабыз, тирән савытка салып, сабын вагы капланганчы минераль су агызабыз. Төнгә караңгы урынга куеп калдырабыз.

Иртә белән йомшарган сабынга Е витамины һәм глицерин салабыз. Мул итеп каһвә түбе өстибез һәм катнашманы кул белән яхшылап изәбез. (Каһвә түбе урынына киптерелгән әфлисун кабыкларын да кулланып була. Аны порошок хәленә китермичә генә каһвә тарттыргычыннан чыгарабыз. Бу очракта 10–15 тамчы әфлисун эфир маен да тамызсагыз була.)
Пластик шешә төбен май белән сөртеп алабыз һәм катнашманы һава куышлары калдырмыйча, тыгызлап тутырабыз. (Шешә төбендәге түгәрәк төерләр массажер ролен үтиячәк.)
Бер-ике көн узгач, җайлап кына савыттан алабыз. Тагын берәр атна киптерәбез һәм куллана башлыйбыз.
Душта, мунчада «йомшак урын»га, терсәкләргә скраб белән массаж ясаганнан соң, майлы крем сөртергә онытмагыз.

Фото: Г. Хафизов.

Әлегә фикерләр юк

Фикерегез

Эзләү


Календарь

Март 2021
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031  

Рәсемнәр

svadba _0 dsc01391 1_3 t2 S9I_eIWQSRs

Сандык