Албит » Каһвәханә » Биш минутта кекс пешерәбез!
10/02/2011

Биш минутта кекс пешерәбез!

Чәйгә менә мондый кексны ясап кую бик җиңел!

Кирәк:
он – 4 аш кашыгы;
шикәр комы – 4 аш кашыгы;
какао – 2 аш кашыгы;
йомырка – 1 данә;
сөт – 3 аш кашыгы;
эретелгән ак май – 3 аш кашыгы;
керамик чынаяк;
микродулкынлы мич.

Савытка он, шикәр комы, какао, сөт салып болгатабыз. Йомырка һәм эретелгән май өстибез һәм яхшылап туглыйбыз. Катнашманы эче май белән сөртелгән чынаякка күчерәбез һәм максималь көченә (1000 Ватт) көйләнгән  микродулкынлы мичкә 3 минутка куябыз.

Катнашма чынаяк өстеннән күтәрелә башлаячак – аптырамагыз! Әзер кекска ванилин, шикәр пудрасы яки вакланган кокос сибәбез.

keks4
фото: Г. Хафизов.

2 комментария

  • ranil— 12.02.2011 22:22

    мммммммм…
    Киттем чэй эчеп килэм эле 🙂

  • Sombel— 12.02.2011 22:50

    буш чәй түгелдер бит? кекс яса)

Фикерегез

Эзләү


Календарь

Апрель 2021
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930  

Рәсемнәр

kyzyl-muensa SONY DSC sl-20 ejik s7 IMG_0190

Сандык